Төзәлерме икән синең яраң, туган авылым?!
Берничә көн яуган яңгыр суларын җыеп куйдым. Үз йортыбыз белән торабыз югыйсә, скважинабыз да бар. Суга кытлык юк. Мин туып-үскән Тауасты Байлардагы сыман түгел. Авылдашларыма теләктәшлек белдерәсе килүме, су проблемасы канга сеңгәнме?! Чистайга кияүгә чыккач, андагыларның яңгыр суын җыймауларына аптырый идем мин. Исемдә: яңгырда чылана-чылана өй кыегыннан аккан суга чиләкләр тезәм. Алар исә юешләнгән тузан-туфракка батып, пычранып бетә. Кайвакыт шул чиләкне юарлык та су җыелмый. Дөрес анда да эссе коры җәйләрдә бераз суга тилмерәләр. Авыл уртасында Балтай чишмәләре бар. Аның суы да бик тәмле. Авылнын тарихы да шул чишмәдән башланган диләр. Коелары да шактый.
Без дә кечкенәдән кое-чишмә суларына йөреп үстек. Иске авылда торганда да су булмый торган вакытлар хәтердә. Көянтә-чиләк асып, чишмәдән су алып кайтканда, әнкәйнен: “Кызым, бераз артыңны боргаласаң, чиләген чайкалмас, суын түгелмәс,”- дигән сүзләре әле дә истә.
Сәлим абыйлар янындагы тар гына тыкрыктан Зәйнәп коесына суга бара идек. Тау төшәсе, тау менәсе. Кызыл балчыклы юлның бер ягы чыпчык сабынлы буа булса, икенче ягы карамалар үскән текә яр. Аягың тайса... беттең. Аллһа саклаган! Салкын чишмәдән дә ташыдык... Көненә, берне, икене бара идек. Өчне барган чаклар да булгалады.
Зәйнәп коесының бүрәнәләре җир белән тигез булып истә калган. Әле анда чират җыела. Без, бала-чага, олыларны алдан үткәрәбез. Кайвакыт коеда су да бетә иде. Боларыннан кала Зиннур абыйлар, Дәйра әбиләр коелары на да йөрдек. Соңгысы инде ишелә дә башлаган иде. Ничек төшеп китмәгәнбез?! Кышын да, җәйен дә аннан сукмак өзелмәде.
Су басу куркынычы яный, дип авылны башка урынга күчергәндә, әле бала гына булганмын. Хәтерлим: без иң соңгылардан булып күчтек. Әтиебезгә 45 яшьләр тирәсе, абый яңа гына армиядән кайткан, мин 8 классны бетереп, имтиханнар биреп йөрим. Кечкенә энебез Фәнис - башлангычта.
Күп кешеләр яңа авылга йорт салып күченде. Өйләре яңараклар йортларын шул килеш кенә күчерде. Аларны күтәртеп, эскерт ташый торган чана кертеп, 4-5 трактор берьюлы тартты. Йортларны нигезеннән каерып алып киткәндә, олылар ниләр кичергәндер, хәтта без, балаларның да, йөрәкләре әрнеп чымырдый иде. Берьяктан сөенеч - яңа авылга күчәбез. Мәктәп, кибете якын... Әмма туган авыл җанга аеруча кадерле шул! Аның газизлеген мәңге оныта торган түгел.
Менә дырт-дырт тракторлар безнең йортны да кузгатып алып китә. Бер кеше озын таяк белән түбәдә бара. Чөнки биек өй электр чыбыклары аша үтә алмый. Берничә кеше яныннан жәяү атлый, өй ишелә-нитә күрмәсен!
Йортлар шулай бер-бер артлы Мияш авылы юлыннан яңа авылга таба менеп китәләр дә, җиргә килеп урнашалар. Әти өйне дә, мунчаны да, абзарны да күчерде. Чөнки яңа гына салган иде. Бер кадагын да әрәм итмәде, түкми-чәчми күчерде ул аларны.
Коры җирдә берни дә үстерә алмасбыз кебек иде. Әти тиз арада тирә-якка юкәләр утыртып чыкты. Хәзер алар кышын җилдән саклый, җәен хуш исле күләгәсе белән сөендерәләр.
Зур алмагачны да кучереп алып мендек. Озак еллар алма бирмәгән агачкай күчәсе елны шау чәчәккә күмелде. “Мине калдырып китәсезмени?”- диюе булды микән?! Калдыра алмадык, кучереп алып мендек без аны! Бик күп еллар мул итеп җимеш бирде ул. Үткән-сүткән кешеләр: “Кай арада шулай үсте соң бу агач?”- дип аны таный һәм соклана иде.
...Күчкән елны, иске авылда Кәүсәрия апалар йортында ике гаилә торып торган идек. Аннары алар яңа йорт салып чыктылар. Моңаеп калган иске өйләре бик озак кына: “Бәлки кайтырлар?”- дигән төсле буш авыл урамын саклады...
Исемдә: тракторлар өйне алып менеп баралар. Турырак юл булсын дип, Ләүсирә апалар бакчасын үтеп, өйне яңа нигезгә алып кереп киттеләр. Килеп туктагач, өй әйтерсең: “Бу минем нигез түгел бит”, - дигәндәй дерт итеп сискәнде дә, калтырап алды. “Ишелә бит инде”, - дип, куркып, әнкәй кычкырып җибәрде. “Ишелсә, кызым, әтиең ничек яңадан өй төзер микән дип уйлаган идем?”- диде ул соңрак шул чакны искә алып.
Күчәсе өйләр шулай әкренләп күченеп бетте. Әтиебез абзарны күчерергә иң озын чананы эзләп табып, менгереп урнаштыргач, малларны да алып килдек. Күпмедер вакыт, яна авылда берара сыерларны өйрәнгәнче озата һәм каршылый идек. Кайвакыт көтү иртәрәк кайтса яисә үзең сонласаң, сыерлар (берничәсе) элекке юл белән туры иске авылга кайтып китә иде. Артларыннан эзләп иске урынга чабасың. Куып житкәч, малкайның буш ишек алдында аптырап басып торганын күрәсең. Керсәң ни хуҗа, ни абзар юк... Нигездә, кара балчыклы баз бераз ишелеп, тәндәге тирән яраны хәтерләтеп тора. Төзәлерме икән синең яраң, туган җирем, туган авылым?! Малкайны кире көту кайта торган җирдән яна авылга алып менеп китәбез.
Яңгыр суы белән башланган сүзем бик эчкә кереп китте бугай. Авылда су булмауның сәбәпләре тирәндәрәк ятмый микән?! Күп еллар элек ашыгыбрак сайланган урын, тау башы, чишмә чыкмау, кое казуның да файдасы юк... Су, чишмә – алар бит серле, ишеткәнем, күргәнем бар. Түбән Камада изгеләр чишмәсен төзекләндерәләр. Матур итеп ташлар өеп, тирә-якларны чистартып, ял итү урыны ясыйлар. Әмма чишмә икенче юл алып ага башлый. Ясаган таш кое буш, сусыз кала. Чишмә икенче юлдан китә. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң. Теләсә, бик тирән казыган коедан бер тамчы су да ала алмыйсың, теләсә, аяк белән катырак итеп кенә баскан урында да саф чишмә хасил итә.
Гөлфирә Зиннурова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев