Вадим Захаров тамашачылары алдында чыгыш ясамаган
Шоу-бизнес

Вадим Захаров тамашачылары алдында чыгыш ясамаган

Артистка ни булган?

Татарстанның халык артисты Вадим Захаров, тавышы бетү сәбәпле, Кукмарадагы концертын күчерергә булган.

–  Безне аңлавыгызны сорыйм. Концерт куя алмыйбыз. Килгәнегезгә бик зур рәхмәт. Кукмарадагы концертны 3 декабрьгә күчерергә туры килде, туганнар.... Менә-менә тавышым ачылыр, концерт куярмын дип йөрдем. Булмады! Алдыгызда башымны иям, – дигән җырчы. 

Вадим Захаров тамашачылары алдында гафу үтенгән. Фонограммага җырларга тәкъдим итсәләр дә, кискен рәвештә баш тарткан.

«Юк-юк, мин фонограммага җырламыйм. Исән-сау өйләрегезгә кайтып җитегез. Без дә әйбәт кенә кайтып җитик. Хәерле юллар теләгез", – дигән Вадим сәхнәдән.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев