Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Әбдрәкыйпов: «Мин гашыйк булганда ул кияүдә иде әле»

«Безнең гаилә тарихын җырчылар Ришат Фазлыйәхмәтов, Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов белә иде», - диде ул.

Җырчы Вәсилә Фәттахованың арабыздан китүенә сигез ел тулды. Шуннан бирле аның ире Илгиз Әбдрәкыйпов балалары белән ялгыз яшәде. Аның кызы тумыштан балалар параличы белән авырый. Улына 13 яшь. Балаларны моңа кадәр Илгиз үзе һәм әти-әнисе тәрбияләде. Быел җәй продюсер Илгиз Әбдрәкыйпов тормышында сөенечле вакыйгалар булды. Аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде. Һәм ул ниһаять өйләнде. Үзенең сөйгәненә багышлап ул социаль челтәрдә пост урнаштырды. «Мин язмышыма синең белән очраштырганы өчен рәхмәтле. Син минем тормышымны бизәдең һәм бу дөньяны матурлыйсың», – дигән ул. Илгизне бәхетле иткән кеше кем ул, аны балалары ничек кабул иткән? Бәхетле гаилә белән очрашып әңгәмә кордым. 
– Сез бер-берегезне күптән күптәннән беләсезме? Кайда таныштыгыз?
Илгиз:
– Без 2019 елда таныштык. Майда – туган көнем якынайган көннәрдә битемә яшәртү процедурасы ясатырга уйладым. Социаль челтәрдән табиб-косметолог эзләргә керештем. Лия килеп чыкты. «Консультация бушлай» дигән. Мин ике дә уйлап тормыйча аңа язылдым. Билгеләнгән вакытка бардым. Карады, киңәш бирде. «Сезнең битегез тәртиптә. Бераз гына эшлисе бар», – диде. Мин икенче тапкыр процедурага килдем. Без инде бер-беребез белән аралаштык, клиникада чәй эчә-эчә тормышларыбыз, артистлар турында сөйләштек. Шул вакытта Уфага эш белән җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов килгән иде. Ильмирасы да янында. «Минем таныш табиб-косметолог бар, бәлки барып сторис яздырырсың», – дидем. Аның бит язылучылары күп, Лиягә реклама булыр дип уйладым. Ришат барды, аңа ниндидер процедура ясаганнар. Ришат шуннан соң бергә кафеда кичке аш ашарга тәкъдим итте. Лия исә: «Илгиз чакырса, мин барам», – диде. Без дүртәү ашап чыктык. Ришат безнең танышуыбызның беренче шаһиты булды. Һәм ул безнең туйга килеп, үзенең матур җырларын бүләк итте. 
Лия: 
– Без башта танышлар буларак кына аралаштык. Чөнки мин кияүдә идем. 

– Шулай да дуслашып йөрдегезме?
Илгиз:
– Юк. Без аерылыштык. Ул кияүдә. Ә миңа үземнең тормышымны корырга вакыт җитте. Лия белән бергә булу өметләре өзелде. Мин аерылышырга карар кылдым.
Лия: 
– Ул карар кабул итте. Ә мин моны аңламадым. Юкса мин аңа: «Безнең гаиләдә һәркем үз урынын алды, чикләр барлыкка килде», – дип үземнең тел төбемне аңлатып та карадым. Ул үпкәләде бугай.
Илгиз:
– Үпкәләдем, чөнки баштанаяк гашыйк булган идем. Кеше ирекле түгел, бер-беребезне интектермәскә, очрашмаска кирәк дип уйладым. 

– Өч елдан соң язмыш сезне кабат очраштырган?
Лия: 
– Бу вакытта мин иремнән аерылган идем инде. 
Илгиз: 
– Аннары Лия миңа: «Сәлам. Хәлләр ничек? Илгиз, синең миңа карата җылы мөнәсәбәтләреңне хәтерлим. Өйләнмәгән булсаң, чәй эчәргә кил», – дип язды. Бу ифтар ашлары уздыра торган вакытлар иде. Өйдә Корьән укытырга теләдем. «Минем ничек яшәгәнемне күрерсең» дип, Лияне дә мәҗлескә чакырдым. Ул күчтәнәчләр белән килде. Әниләр, балалар белән танышты. Чәйләр эчеп сөйләшеп утырдык. Минем әти-әнием аны җылы кабул итте. 
Лия: 
– Без очрашканда гел кунаклар күп булды. 
Илгиз:
– Лия чәй эчәргә тәкъдим иткәч тә, мин аны пылау пешереп, мунча ягып өйгә чакырдым. Дуслар да килгән иде. Шуннан соң без аерылышмадык инде.

– Лияне Кәрим ничек кабул итте?
– Яратты. Һәр көнне: «Лия апа кайда? Кайчан килә», – дип сорады. Хәзер Лия белән генә түгел, аның әнисе Роза Тимергалиевна белән дә дуслашты. Аның килгәнен көтеп тора. Бергә шахмат уйныйлар. Чөнки минем әни хәзер чирли, балалар белән уйный алмый. Аларга үзләре өчен яшәргә куштым. Гомерләре буена заводта авыр эштә эшләделәр. Аннары минем балаларны карадылар. Үзләрен тулысынча балаларына, оныкларына багышладылар. Соңгы елларда нык бирештеләр. Хәзер хастаханәләргә йөриләр. Әти йөрәгенә операция ясатырга әзерләнә. Камиләбезне кеше яллап каратам.

– Лия, сезнең балаларыгыз бармы?
– Кызларым Эльмира белән Алсуга 19 һәм 20 яшь. Алар медицина институтының икенче курсында укыйлар. Шамилгә 12 тулды. Аллаһка шөкер, улым Кәрим белән бик дус. Буш вакытларын бергә үткәрәләр.

– Илгиз, кайда яшисез?
– Минем өйдә. 

– Лия, Илгизнең авыру баласы булуы куркытмадымы?
– Юк. Без бит инде зур кешеләр. Алсу күзлекләрне салып, тормышыбызны бергә матур итеп алып барырга карар кылдык. Илгиз Камилә өчен барлык шартларны тудырган. Ул безнең принцесса кебек.

– Илгиз, Камиләнең хәле ничек? Кытайга алып барырга җыенган идегез бит.
– Камиләгә 8 яшь тулды. Белүегезчә, ул тумыштан балалар церебраль параличы белән авырый. Сәламәтлегендә алга китеш юк. Телевизордан Вәсиләнең җырлаганын күрсә, «әннә» ди. Без аны Казан, Мәскәүдәге тернәкләндерү курсларына йөрттек. Кытайга алып барырга да җыенган идек. Пандемия башланды да, бара алмый калдык. 

– Туегыз 2024 ел вакыйгасы буларак узды. Нинди генә артистлар юк иде.
– Мин артистларны никахыбызга гаилә дусларым итеп кенә чакырган идем. Алар барысы да килеп, кунакларыбызга матур җырларын бүләк иттеләр. Сүз уңаеннан, өч ел элек Ришат Фазлыйәхмәтов кына түгел, мин Гүзәл Уразованы да Лия белән таныштырган идем. Уфага килгәч Гүзәлгә: «Косметологик процедуралар кирәксә, Лиягә барыгыз», – дидем. Алар танышканнар. Безнең мөнәсәбәтләребез тарихын Илдар белән Гүзәл дә белә иде. Җәй көне алар белән дә бергәләп кичке аш ашадык. Алар да Лияне ошаттылар. Аларның да гаиләсе безнеке кебек: яшь аермалары ике ел. Гүзәл белән Лия 1982 елгы, без Илдар белән 1980 елгы. Аларның да туе безнеке кебек чәршәмбе көнне булган. Аллаһка шөкер, туебыз бик матур узды.

– Гомерегез дә туегыз кебек матур узсын. Бер-берегезнең тормышын бизәп, бәхетле гомер кичерегез. 
/ Фото Илгиз Әбдрәкыйповтан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

23

0

0

2

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гүзәл Уразова Ришат Фазлиахметов Вәсилә Фәттахова Илгиз Абдракипов