Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Винарис Ильегет: «Ә хәзер минем сәхнәдән китәсе килә...»

Татарстанның атказанган артисты сәхнә, гаилә тормышы, бизнесы турында сөйләде.

«Пятачок»ның Казаннан килгән кунагы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Винарис Ильегетне тамашачылар өч сәгать буе сәхнә артында саклап тордылар – барысының да фотога төшәсе, «сөйкемле сөяге» булган эстрада артистын кочаклап карыйсы килде. Чара 18 сәгатьтә генә башланса да, 16.30да Җиңү паркы сәхнәсендә кунагыбыз репетиция ясап йөри иде инде. Вакыт табып, аның белән бераз сөйләшеп алдык. 

– Сез бик иртә килдегез, чараларга гел шулай алдан йөрисезме?
– Әйе, җаваплылык булырга тиеш бит. Һәрвакыт шулай, концерт алдыннан өч-дүрт сәгать алдан киләм мин. Сольныйга тагын да иртәрәк булырга мөмкин. Һәр җырга репетиция ясарга, аппаратураны көйләргә кирәк.

– Ничә костюм алып килдегез?
– Ике костюм алып килдем. Алмыштырырмынмы, юкмы – ситуациягә карармын. 

– Костюмнарыгыз ачык төсләрдә, дизайнын үзегез сайлыйсызмы?
– Костюмнар өстендә махсус дизайнерлар эшли, образлар тудыра. Рөстәм Исхаковта, Людмила Черновада, Казахстаннан Рәсүл Назаровта, Пермьдә 1-2 костюм тектердем. Мин үзем дә ачык кеше, костюмнар да ачык төсләрдә.

– Сез бит белемегез буенча режиссер да. Бу белемнәрне сәхнәдә кулланасызмы?
– Хәзер режиссер буларак бик эшләмим, нигездә, җыр һәм бизнеста. Әмма режиссер булу бизнеста да бик булыша, бизнесны да куярга кирәк. Тормышта да минем үз сценарием язылган.

– Сезне бай дип сөйлиләр... Боларның барысына да үзегез ирештегезме?
– Мин түбәннән башладым. Гаиләбез бай булды димәс идем, әмма хәерчелектә дә үсмәдек. Әни 44 ел, әти 45 ел заводта эшләде. Барысын да үз тырышлыклары белән таптылар. 19 яшемә машина алып бирделәр. Тормыш ак һәм кара төсләрдән тора, бизнеста да шулай. Әйбәт чаклар да була, бик үк әйбәт булмаган вакытлар да. Без Лилия белән киемнәр кибете ачкан идек бит, бик авыр бара, барыбер эшлибез. Хәзер распродажа ясыйбыз, ябабыз. Лилия бөтен киемне Арчага алып кайтты, шуннан өйдә сата. Лилия апаңа бик ошый, тырыша, но булмый. Минем бизнес түгел бу, общепитта, концертларда мин күбрәк аңлыйм. Минем Казанда ике банкет залы бар, бер лаундж-бар ачтым, Аллага шөкер. 

– Сезне сәхнәдә «пупсик», «с изюминкой» диләр. Тагын ничек атыйлар? Ошыймы бу сүзләр?
– «Пупсик», «милый», «пухляшка» диләр. Күбрәк «Винчик» дигәнне яратам, аны Лилия әйтә. Соңгы вакытта ул «Мелкий» ди. Мин аны «Хамка» диям. Ул минем телефонда «Моя змейка» дип сакланган. Мин «Мелкий» дип.

– Болай әйткәнгә үпкәләшмисезме? Еш талашасызмы? 
– Ике ел яшибез, бер дә талашмадык. Әрләшә башласак, йә ул темадан китә, йә мин. Ышанасыңмы, талашкан да юк. Без шундый яшьтә өйләнештек, хәзер миңа 47, Лилькага 53 яшь. Без уйлап килдек бу адымга. Безнең үткәнебез, исемебез бар. Аның да, минем дә үткән тормышыбыз бар. Без 25 ел дуслар идек, бер-беребезнең серләрен дә беләбез. 

– Ул серләр арага кермиме?
– Ул бит үткәндә булган. Казынмыйбыз. Безнең бергә һәрчак яңалык, яңа омтылышлар, уйлар. Кайчакта сәгатьләр буе бергә дәшмичә торабыз, шуннан да рәхәтлек алабыз. Элек мин боларны аңламый идем. Минем әни белән әти әйтә иде: «Улым, картайгач берәрсе белән утырып чәй эчсәң дә бәхет», – дип. Лилия белән кушылгач кына бу сүзләрнең мәгънәсенә төшендем. Концерттан кайткач, төнге 2-3ләрдә дә кухняда телевизор да кабызмыйбыз, чәй пешереп 1-2 сәгать сөйләшмичә утырабыз.

– Күз тиюдән, кеше сүзеннән курыкмыйсызмы?
– Элек курка идем. Хәзер чиркәүгә йөрим. Лилия мәчеткә бара.
– Кешеләр гаиләне соң төзегәндә психологларга йөри. Сезгә бу кирәк булмадымы?
– Юк, Лилиям шулхәтле акыллы минем, шуның белән горурланам. Безне кушылырга җырчы, композитор Гүзәлия этәрде. «Ник йөрисез тегендә-монда, нинди бәхет эзлисез?!» – дип. Үземнең юбилейда Гүзәлия дә утыра иде. Шунда тәкъдим ясадым. Лилия каршы булыр дип уйладым. Ул мине шаярта дип аңлаган: «Подыграть что ли?» – дип килеп сорады. Юк, мин чынлап дигәч, әйдә, карап карыйк, диде. Бу минем зур теләгем иде. Күбесе ул бит синнән олырак ди иде. Булсын, бу берни дә үзгәртми. 45 ел мин кеше сүзеннән куркып яшәдем. Лилия белән кушылгач, куркырга кирәкмәгәнен аңладым. Гадәттә хатын-кыз яклау эзли, ә монда мин үземә таяныч таптым.

– Бертуган апагыз Лилия апаны ничек кабул итте?
– Апам Пермьдә яши. Аңа 61 яшь. Ул Лилияне үлеп ярата, минем гаиләдә аны электән дә бик хөрмәт иттеләр. Ә бергә булганны белгәч, Лилиягә начар сүз әйтә күрмә дип кисәттеләр. Ә Лилия ягыннан туганнар кая гына барсак та, кияү дип кенә торалар. 

– Сез Лилия апаның әнисен дә хөрмәт иттегезме?
– Әйе, мин Кифая тещамны бик яраттым. Кызганыч, безнең туйдан соң озак яшәмәде. Лилиянең характеры гаиләдә формалашкан, аңа дөрес тәрбия биргәннәр. Кифая апа бик төпле хатын булган, эшләгән, балаларын үстергән. Лилия өч яшьтән әтисез үскән. Минем дә әти-әнием бик яхшы кешеләр иде. Алар безне тәрбияләделәр, белем бирделәр. Әтием Блехер Ефим яһүд булган. Мин паспортта Блехер Виталий Ефимович. Мулла кушкан исемем Винарис. Әти-әнидән күп нәрсә тора дип әйтәсе килә.

– Лилия апа белән бер генә дуэт җырыгыз бар. Киләчәктә иҗат өлкәсендә нинди планнарыгыз бар?
– Лилия бит алты ел әнисен карады, шул вакытта сәхнәдән китеп торды. Хәзер инде яңадан иҗат белән шөгыльләнә. Әмма хәзер минем сәхнәдән китәсе килә, тик китеп булмый. Яңа сезонга бик ныклап әзерлек бара. Лилия белән бергә бик күп дуэт җырлар яздырдык. Гүзәлия дә язды, Нурзадә дә, Фирзәр абый Мортазин да. Дуэт җырларыбыз шактый хәзер. Без Фирдүс, Илсөя кебек үк йөрмибез, тулы зал булмаса да, безнең үз тамашачыбыз. 

– Җырларыгыз нинди темаларга? Сез бит икегез ике төрле юнәлештә...
– Әйе, мин Лилиянең репертуарын юмористик якка борырга тырышсам, ул мине җитди темаларга бора. Темалар төрле – мәхәббәт темасы да булачак, туганнар, дуслык, юллар, аерылышу турында. Безнең әлеге программабыз белән 40тан соң, 50дән соң да бәхет табып булганын аңлатасы килә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев