Винарис Илъегет елаган
Кем елаткан?
Татарстанның атказанган артисты Винарис Илъегет хатыны Лилия Хәмитова белән Казанда концерт үткәрде.
Концертта Винарис өчен көтелмәгән хәл килеп чыккан. Аңа Хәмдүнә Тимергалиеваның күршесе Рушания ханым җырчының сәхнә күлмәген бүләк итте.
«Хәмдүнә апа вафат булгач, иң беренче килеп җитүче дә, ярдәм итүче дә Винарис иде. Күлмәк синдә саклансын!» – диде ул.
Җырчының бу мизгелдә күләренә яшь килде.
«Хәмдүнә апа икенче әнием кебек иде. Әлеге күлмәкне миңа мирас итеп тапшырдылар. Бик зур рәхмәт Хәмдүнә апаның якыннарына, күршесе Рушания апага. Ул миңа күлмәкне бүләк итте. Шундый хис-кичерешләргә бирелдем. Концертны ничек дәвам итәргә дә белмәдем. Әмма үземне кулга алдым. Бу шундый истәлек, бу тарих, бу минем өчен бик мөһим», – дип ул күлмәкне кадерләп саклаячагын әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев