Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Винера Ганиеваны кем рәнҗеткән?

Татарстанның халык артисты Винера Ганиева инстаграмда үзенең битен актив алып бара. Яраткан ире Камил Фәйзерахманов кинәт вафат булгач, ул, гадәттә, көнен аны искә алудан башлый. Бу кайберәүләрнең ачуын китерә.

Күптән түгел инстаграмда аны мәрхүм тормыш иптәшенә бәйле комментарийлар язып рәнҗеткәннәр. Билгеле инде Винера ханым аларны җавапсыз калдырмады. 

«Винера сеңлем, алдан ук гафу үтенәм. Минем тормыш иптәшем бакыйлыкка күчкәнгә 25 ел булды. Мин ике бала белән 37 яшьтә ялгыз утырып калдым. Син шундый зур сарайда яшәп ятасың, үзең мескен булып кыланасың. Мин бер кешедән ярдәм сорамадым, 44 ел заводта эшләдем», –  дип язган бер тамашачысына җырчы: «Нинди сүз бу? Сез кем? Нинди хакыгыз бар миңа шулай язарга? Бу сүзләрне кайгы кичергән хатын-кыз язамы? Ычкыныгыз минем аккаунттан. Минем гүзәл халкым болай язмаска тиеш», –  дигән. 
Җырчыны яклаучылар да күп. Берсе: «Ул бит беркемнән дә ярдәм сорамый. Хис-тойгылары белән генә уртаклаша», – дигән. Икенчесе: «Сез ике бала белән калгансыз, шуңа күрә сезгә җиңелрәктер. Яраткан иреңне югалтып, бөтенләй ялгыз калу авыррак бит ул», – дигән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы