Хәят: «Фирдүс Тямаевта биш кенә көн эшләдем»
22 январьда Энтузиастлар бульварында узачак «Кышкы Пятачок»ка Хәят килә.
Күпләргә ул оста скрипкачы Гүзәл Хәкимуллина буларак таныш. Бүгенге көндә ул үз стилен булдырып, дәртле җырлары белән зур сәхнәгә адымнар ясый. Хәят белән очрашып әңгәмә кордык.
– Кәефләрең ничек, Хәят?
– Әйбәт. Яңа елдан соң әле ял да итмәдек. 2 январьда гастрольләргә чыгып киткән идек, әле генә кайтып кердек. Азнакай, Оренбург якларын урадык. Мин 9 ел Данир Сабиров төркемендә эшлим бит.
– Хәят, псевдонимың бик килешә. Үзең сайладыңмы?
– 2019 елда үз җырларым белән эстрадага кереп китәргә теләдем. Татар эстрадасының примадоннасы – Гүзәл Уразова. Икенче Гүзәл була алмый бит. Рус, чит ил эстрадасы җырчыларының интервьюларын карап, псевдоним алырга кирәклегенә инандым. «Как назовешь корабль, так он и поплывет», – диләр бит. Ни өчен Хәят? Шул исемдәге спектакль караганым бар иде. Аннан соң гастрольдә вакытта инглиз телендә «Хәят» дигән язуга да күз төшкән иде.
– Син бит оста скрипкачы да әле...
– Алты яшьтән бирле уйныйм. Иң элек хәреф түгел, ноталарны өйрәнә башладым мин. Кечкенә чакта Салават Фәтхетдинов концертларыннан Гөлнара исемле скрипкачыга сокланып кайта идем. Аның кебек Салаватта эшлисем килә иде. Хәзер исә, аның укучысында эшлим (елмая).
– Данир Сабиров күпкырлы талант иясе. Аннан да тәҗрибә туплыйсыңдыр...
– Әйе, сәхнәдә чыгыш ясаудан тыш, мин әле аңарда администратор да булып эшлим. Бөтен графикны, эш планын төзим, билет тарату да минем өстә. Җырлар иҗат итү, костюмнарны уйлау, съемкалар, сәхнә эше минем өчен эш сыман да түгел, мин аларны яратып башкарам. Ә оештыру эшләре бераз авыррак. Тик ул миңа киләчәктә барыбер кирәк булачак. Үз-үземә эшли калсам, бу өлкәдә тәҗрибәм бар.
– Син үзең Чаллыдан бит?
– Әйе, Чаллы кызы мин. Әти-әнием Зәй якларыннан. Атна саен бабай янына кайтып йөрибез. Ул да иҗатка гашыйк кеше. Моңы бар, җырлый. 86 яшьтә булса да, телевизор, радионы кушып җырлар тыңлый. Минем чыгышларны көтә инде ул.
– Бүгенге көндә эстрадада көндәшлек зур. Популярлашып китүе авырдыр...
– Уңышны бер тоеп алсаң, кайсы якка барырга икәнен барыбер аңлыйсың. Үз стилеңне булдыру авыр. Минем «Сине көтеп» дигән җырым чыкты әле менә. Башка җырларыма караганда, рейтинг буенча ул иң уңышлысы дип уйлыйм. Хәзер аның стилистикасын тотып алып, шул юнәлештә эшләп карарга кирәк. Бер җыр белән генә тукталып калырга ярамый.
– Үзең җырлар иҗат итәсеңме?
– Әйе. Бер җырымны Ришат Төхвәтуллин җырлый. «Ишет әле» дип атала. Сүзләрен Альбина Мортазина, көен мин яздым. Мин башта көй язам, шуннан гына шигырь яздырам. Киресенчә түгел.
– Сиңа чират торалардыр?
– «Миңа да берәр җыр булмасмы?» – дип шалтыратучылар да, язучылар да бар. Мин дөресен әйткәндә «штамповать» итмим. Ул минем өчен бизнес түгел, зур акчалар да алмыйм. Махсус утырып җырлар язмыйм. Хәзер бабай да: «Кешегә өләшмә инде, үзеңә булсын», – дип киңәш бирә. Шуңа күбрәк үземә акцент ясарга булдым.
– Виталий Агапов белән дә эшләгәнсең икән...
– Ул минем сәхнәдәге әтием дияргә була. 4 ел Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укыдым, эстрада бүлеген бетердем. Шул чакта Виталий Васильевич кастинг үткәрде. Аның алдында чыгыш ясау зур имтихан сыман булды. Дулкынландым. Сөйләшә торгач икебезнең дә туган көннәребез 1 июньдә булып чыкты. Шуннан дуслашып киттек. Хәзер дә элемтәдә торабыз.
– Тагын кемнәр белән хезмәттәшлек итең?
– Фирдүс Тямаевта биш көн эшләдем (көлә). Анда никтер килеп чыкмады. 19 яшьлек кенә идем. Фирдүс абый бит ул каты кеше. Ничек килгәнемне һәм киткәнемне аңламый да калдым. Аннары Фирдүс абый белән бер очраштык. Ул дусларча киңәшләрен биреп сөйләште.
– Бер мәлне йортсыз хайваннарны да урнаштырып йөрдең...
– Юлда очраган эт-песиләрне күрсәм, битараф кына үтеп китә алмыйм. Быел җәй 8 песи баласын урнаштырдык. Әни дә булышты. Әле менә бүген дә бер песи баласының күзе күрми иде, шуны каратып көнем узды. Сумкамда һәрвакыт азык йөри. Минем яшәү принцибым шундый. Өебездә дә өч песиебез, этебез бар. Этне урамнан табып алдык, хәлсез ята иде. Төзелештәге этләрне дә ашатабыз. Авыр эш, сүз дә юк. Әмма шуннан үземә рәхәтлек табам.
– Планнарың нинди?
– Максат – тукталмаска һәм иренмәскә, гел эзләнүдә булырга. Нәрсәгәдер барыбер ирешәсе килә бит. Данир Сабиров та: «Популярлашу авыр, әмма ул планканы тоту да тагын да авыррак», – ди. Хәзер менә скрипка белән яңа попурри әзерлим. Ул җыр белән үрелеп барачак. Аның аранжировкасы әзер дияргә була, яздырасы гына калды.
– Тиздән сине «Кышкы Пятачок»та ишетәчәкбез. Безнең чакыруыбызга гаҗәпләнеп калмадыңмы?
– Дөресен генә әйткәндә, җәйдән бирле инде әни белән көттек. Әни: «Нишләп сине чакырмыйлар микән?» – дип аптырый иде. Илнур Гомәровны да беләм. Күңел түрендә чакырырлар әле дигән уй бар иде. Уйлар чынга аша дип юкка әйтмиләр. Яхшы әйберләр турында уйларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев