Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Хәмид Мәткәримов: «Баянымны тартып алып елатканнар иде»

«Шәһри Чаллы»дан – Кышкы «Пятачок»та бу юлы автор-башкаручы Хәмид Мәткәримов сәхнә тотты.

Әлмәт кунагы үзе иҗат иткән дәртле, заманча аранжировкалы җырларын алып килгән иде. Халык,  салкын булуга карамастан, аңа куышлып җырлады, тыпырдатып биеде, һәр чыгышын көчле алкышларга күмде. Ул үзе дә тамашачыларга, ярымшаяртып, әмма сокланып: «Энергетикагыз көчле, парлар күтәрелә хәтта», – диде. Бәйрәм алдыннан аның белән тормышы һәм иҗаты турында сөйләшеп алдык.
– Сезнең әтиегез – үзбәк, әниегез – татар. Аларның танышу, гаиләгезнең Татарстанга кайту тарихын сөйләгез әле? 
– Әнием Жария Алексеевск районы Урманасты Шонталасы авылыннан. Ул Мәскәү өлкәсе Иваново шәһәренә укырга кергән, аннары юллама белән Ташкентка эшкә киткән, самолет төзү заводында инженер булган. Алдынгы хезмәткәр буларак «Азат хатын» журналында аның космонавт Алексей Леонов белән төшкән фотосын да бастырганнар. Шунда әтием Рәхимбай белән танышканнар, гаилә корганнар. Без өч бала үстек – сеңлем, энем бар. 1991 елда, мин 6нчы сыйныфта укыганда Татарстанга күченеп кайттык. Әтием гомер буе физика-математика укытты, бабам да мөгаллим булган. Хәзерге көндә әти-әнием лаеклы ялда, авылның мулласы белән абыстае. 

– Телне ничек өйрәндегез?
– Монда кайткач, күбрәк үзбәк телендә сөйләшә идем, ә ул нигездә, Тукай теле. Мине ни сәбәпледер, «вә», «дивар» кебек сүзләрне кулланганга ачулана иделәр. Инде шигырь яза башлагач, җырларым дөнья күргәч, ул сүзләр үз урынын тапты.

– Читтән килгән дип, кыерсытмадылармы?
– Төрлесе булды инде, телне белмәгәч, «кыргый» дип әйтүчеләр дә булды. Тик 9нчы сыйныфка җиткәндә инде мин районкүләм җыр бәйгеләрендә беренчелекне ала башладым. Мөнәсәбәт тә үзгәрде, үзем дә шук идем, әтигә охшаптыр, кызу канлырак мин, кыерсыттырмадым, дусларны да тиз таптым.

– Искә алырлык шуклыклар да булгандыр алайса?
– Печән урлау (көлә)... Татар авылларындагы бер традиция инде ул. Без яшьләр кызык таптык, өлкәннәр сүксә дә артык олыга җибәрмәде. Машина номерларын буяп, төнлә клубтан соң печән «баса» идек. Каян килгән ул кадәр көч?! Аны бит төнлә берәр аланга «бәрәсең», иртән кояш чыккач, барып таратырга кирәк, юкса яна, төш җиткәч, әйләндерәсең.  

– Җыр-моңга сәләтегез кемнән килә?
– Әнием яшь чагында матур җырлаган, тик ул чорда әти-әнисе аңа рөхсәт итмәгән. Әтием үзбәк музыка уен коралларында уйный.

– Сез дә уйный идегезме?
– Әле Үзбәкстанда яшәгәндә үк әнием «Малыш» дигән кечкенә баян алып биргәнен хәтерлим. «2-3 көндә инде шунда көй чыгара башладың», –дип исе китеп сөйли ул. 10 яшьләр тирәсе булгандыр, беркем дә өйрәтүче булмады. Аның белән бәйле хәтирәм дә бар. Үзбәк әбием бакчада урак белән малларга печән җыя, ә мин шул баянда уйнап утыра идем. Урамнан үтеп баручы олырак малайлар әби күрмәгәндә посып кына килеп, кулымнан аны тартып алмасынмы... Урлап чабалар болар, мин елаганны күреп, туганнарым алар артыннан чапты. Тегеләр баянны сылтап аткан иде, ул урталай ярылды! Шул хәтле үксеп-үксеп еладым... Аннары әни миңа бүтәнне алып бирде.

 – Музыкага тартылганыгызны күргәч, әти-әниегез каршы килмәдеме?
– Башта уйнасын инде, диебрәк карадылар. Чынлап мавыгып китәрмен дип уйламадылар ахры. Аннары тора-бара Казандагы бәйгеләргә җибәрделәр, башкала артистлары белән аралаша башладым. Анда инде җитдигә киткәнне аңладылар.  Казан музыка училищесына укырга кердем, Татарстанның халык артисты, җырчы Ания Туишевада белем алдым. Укуны тәмамлагач, Түбән Камага, композитор, җырчы Илһам Хисмәтуллин төркеменә эшкә кердем. Беренче җырларымны шунда яза башладым. 

– Әлмәткә ни өчен киттегез?
– Түбән Камада студия ябылгач,  нефтьчеләр шәһәре буларак перспективалы Әлмәткә барып урнашырга киңәш иттеләр, иҗатыңа трамплин булачак, диделәр. Анда өйләндем, ике балабыз туды. 

– Сез көйләр генә язасызмы?
– Сүзләрен дә. Кайвакыт текст җибәреп көй язарга сорыйлар, кайбер җырчылар «Сүзен дә үзең язсаң, отышлырак, матуррак чыга», – диләр.

– Иң элек кайсысын иҗат итәсез - көйнеме, текстнымы?
– Күңел халәтенә карап. Мәгънәле шигырь булса, кәефкә тәэсир итсә, аңа таянып көй языла, киресенчә дә булырга мөмкин. Җыр тууның формуласы бар. Юк, дисәләр дә, мин аны таптым.

– Яңа җырның язмышын ничек хәл итәсез?
– Яшь чагында фантазия көчле, һәр яңалык үзенә тарта, иҗат чишмәсе бәреп тора иде, җырларымны рәттән тараттым. Еллар барган саен үзгәрдем. Хәзер уйлап кына, сайлап кына бирәм. Шунысы да бар, төпле җырларны бик алмыйлар. Күбрәк ялтыравык, шоу кирәк, тамашачыны ничек шаккаттырырга белмиләр. Композиторлар халыкның зәвыгын тәрбияләргә тиеш диләр. Ә дөресе шул – бездән тормый. Бар минем мәгънәле җырларым – кирәксенмиләр, чөнки алар акча китерми. Андыйны туйда да, юбилейда да җырлап булмый ич. 

– Андыйларын нишләтәсез?
– Үземдә саклыйм. Алучылар да бар, тик аларның киң катлам тамашачыга җиткерү мөмкинлеге юк. 
– Язылышы үзенчәлекле булган җырларыгыз турында сөйләп үтегез әле.

– Габделфәт Сафин башкаруындагы «Бөек татар» дигән җырымны төнлә утырып яздым. Эчтә хисләр кайный, йоклап китеп булмый гына бит! Сикереп тордым – сүзләре үзеннән-үзе чыга, кәгазьгә төшерә барам, шул кәефкә мотивы да ияреп бара. Телефонымны алып, тавыш белән яздыргач кына ятып йокладым. Икенче көнне студиямдә тавышны яздырдым да Габделфәт абыйга җибәрдем. Ул аны бер атна дигәндә яздырып, клип та төшереп куйды. 

– Җырга заказ биргәндә нәрсәләрне истә тотуыгызны сорыйлар?
– Бик күп факторларны игътибарга алам – беренче чиратта кешенең сәхнә образын истә тоту мөһим. Тавыш тембры, диапазон, мелизматикаларын да уйлап, махсус утырып язам. Таныш булмаганнарыннан видеоларын сорап алам. 

– Бүгенге көндә ничә җырыгыз бар?
– 800дән артык.

– Иҗат, илһам өчен нәрсә кирәк?
– Миңа беренче чиратта ирек кирәк. Беркайчан да күрсәтмә буенча эшли алмадым.

– Ясалма интеллект ярдәмендә көй язуга ничек карыйсыз?
– Мин моңа каршы. Әйтик җырчы мондый көйне башта 50 меңгә сатып ала,  аннары ярты миллионга тавыш яздырып, аранжировка ясатып, ротациягә бирә. Соңыннан 200-300 меңгә клип ясата. Шул рәвешле бер җырга гына миллион сум акча китә. Киләчәктә ясалма интеллектны тыйсалар, яисә авторлык хокукын  бу нейрон программаны төзегән компаниягә кайтарсалар ни булыр? 

– Иҗат өлкәсендә акча эшләп буламы? Ир-атка бит гаиләсен дә кайгыртырга кирәк.
– Мин 26 ел иҗатта. Шушы еллар эчендә күп кенә эстрада йолдызлары, сәхнәдә танылып килгән артистлар һәм хәтта студентлар да мине композитор буларак белә, шуңа эш җитәрлек. Аллаһка шөкер, гаиләмне туендырырга да, үземә дә акча җитә, зарланырлык түгел. Шунысы да бар, акча кешегә беркайчан да җитми ул.

– Пятачок турында ишеткәнегез бар идеме?
– Гөлдания апа Хәйруллина белән күп кенә Россия шәһәрләрендә Сабан туйларда эшләдек, ул  «Пятачок»ларны күңелле итеп сөйли иде. Оештыручыларга рәхмәт, инде мин дә монда чакырулы булдым. Чаллы тамашачысына таныласым килә, чөнки концертлар белән килергә исәбем бар. 

Фотолар шәхси архивтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөлдания Хәйруллина Эх Чаллы пятачоклары Хәмит Мәткәримов Габделфәт Сафин