Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Хәния Фәрхине дәвам итүчене атадылар

«Аның җырлавын тыңлаганда йөрәгем өзгәләнде, тамагыма төер тыгылды, күземә яшь тулды. Ул тавышы, тембры белән Хәниянең Чаллыдагы вакытына охшаган», - ди Зифа Нагаева.

Уфада «Юлдаш» радиосының "Чүмеч йолдыз» хит-парадның-25 еллыгы һәм проект авторы, алып баручы Азат Фазлиәхмәтовның  «Уйларга талган чагым" дип исемләнгән китабын тәкъдир итүгә багышланган концерт узды. 

«Чүмеч йолдыз» хит парады радиодагы яшь талантларны табып, халыкка чыгаруны максат итеп уйланылган проект. Анда җырларга яратучы яшьләр теләп катнаша. 

Быел Хәния Фәрхинең бертуган энесе Нурисламның кызы Миләүшә дә үзен сынап карарга булган. Ул төрле җыр бәйгеләрендә берничә тапкыр җиңгән иде инде. Бу юлы да сынатмаган, берничә турны уңышлы узып, беренче урын алган һәм шул концертта катнашу бәхетенә ирешкән.  Концертта «Син дип» дигән җыр башкарды. Милүшә моңлы тавышы, сәхнәдә үзен тотышы белән тамашачыларның көчле алкышларына күмелде. 

«Нурислам абыем аны тәпи йөреп киткәнче үк гармунда уйнап биетә, җырлатырга тырыша иде. Хәния апам Миләүшәне сәхнәдә күрсә, һичшиксез хәер-фатихасын бирер иде, чөнки Миләүшәбез чын артист», – ди сеңелесе белән ихлас горурланган Фирүзә Ибәтуллина.

Яшь җырчы Миләүшә Гыйлемханова чыгышына Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты, композитор Зифа Нагаева да югары бәя бирде: 

- Миләүшә Хәния апасының Чаллыдагы (Казанга күченгәч Хәниянең тавышы үзгәрде) минем җырларымны җырлаган чагын хәтерләтә. Сулыш алу, ш хәрефен әйтүе, моңы, кыяфәте, тембры белән дә ул Хәниягә бик нык охшаган.  Сәхнә артыннан карап йөрәгем өзгәләнде, күземә -яшь, тамагыма төер тыгылды. Бу баланың урыны сәхнәдә булырга, ул апасының моңын, җырларын халыкка тапшырырга, иҗаты белән апасының исемен яңгыратырга тиеш дип уйлыйм. 

Аннары «Вконтакте» төркемендә «Хәния Фәрхи. Вечная память» төркемендә бу балага, Хәния Фәрхи җырларын башкарган җырчыларга начар сүзләр язучылар йөрәгемне әрнетте. Беркем дә Хәния Фәрхи урынын яуларга җыенмый, аның кебек беркем дә җырлый да  алмый. Моны акыллы кешеләр аңлый. Артистлар, Хәниянең туганнары җырларын башкарып аның исемен яңгыратып торалар. Бу – аларның Хәния апаларына хөрмәт билгесе. Гүзәл Уразова, Азат Фазлыев, Булат Нигъмәтуллин һәм башкалар минем Хәниягә атап язган җырларымны башкарып, миңа рәхмәт әйтәләр, Хәния апаларын сагынып искә алалар, хәтерләрендә саклыйлар. Яшьләрнең популяр җырчы  Хәниягә ошыйсылары, аның кебек буласылары килә. Хәниянең сәхнәдәге тәҗрибәсен өйрәнеп камиллеккә омтылуның нинди начарлыгы бар? Хәния моңын аз гына булса да халыкка җиткерү шатлык, сөенеч булырга тиеш. Болар барысы да Хәниягә дога булып бара. Моң алиһәсе, тамашачыларның яраткан җырчысы Хәния Фәрхине оныттырмас өчен без һәрберебез үз юнәлешендә нидер эшләргә тиеш. 

Бу гаиләне якыннан белгән кеше буларак әйтәм: Хәния туганнары өчен җан атты. Социаль челтәрләрдә  туганнарына карата язган начар сүзләрне күрсә, иманым камил – ул язучыларны өзгәләп  атар иде. 

Хәниябезне яратабыз икән аның үткәнен, иҗатын, гаиләсен пычратмыйк, туганнарына начар сүзләр әйтмик. Мәрхүмнәрне яхшы яктан искә алырга яисә бөтенләй дәшмәскә кирәклеген истән чыгармыйк. Нахак сүзләр язучылар, бәндәдән  курыкмасагыз да, Алллаһы Тәгалә хөкеменнән сакланыгыз!

Ә сөйкемле Милүшәне мин моңдашыбыз, Хәния Фәрхинең моңнарын, җырларын дәвам итүче буларак күрәсем килә. Ул бар яктан да Хәния апасының лаеклы дәвамчысы. Уңышлар юлдаш булсын үзенә.

Фото Миләүшә Гыйльмханованың «Вконтакте» битеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

16

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәния фәрхи Зифа Нагаева Фируза ИБАТУЛЛИНА