Хәния Фәрхинең сеңелесе могҗиза турында сөйләде.
«Мин Кояшым белән безнең арада уртак җепләр йөрегәнен һәм миңа ярдәм кирәк чакта ярдәм кулын сузганына өйрәнеп киләм», - ди ул.
Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апа дүрт баласын соңгы юлга озатты. Бүгенге көндә ул төпчеге Фирүзәсе Ибәтуллина гаиләсендә, кадер-хөрмәттә яши. Улы Салаваты да гел хәлен белеп тора.
Фирүзә мөмкинлеге булган саен газиз әнисен апасы Хәния музеена алып бара. Бергәләп авылдашларын, балачакларын, авылның күренекле кешеләрен искә төшерәләр. Фирүзә могҗиза турында сөйләде:
– Элек без кечкенә чакта календарьдагы кызыл төс белән генә язылган көннәрне бәйрәмгә саный идек, ә хәзер көн дә бәйрәм, өлгер генә. Төшке ашка кайткач, Инәүемнең уйчан карашы белән күзләр очрашты. «Инәү, әллә бер тагын җилләнеп кайтыйкмы», – дим. Әй шатланганын күрсәгез. «Әмма, мин әйткән киемнәрне киясең, Хәния кызыңның бүләкләрен», – дим. (Кояшым, гелән генә әни-әтине, безне матур бүләкләр,затлы киемнәр белән шатландырырга ярата иде.) Йөгереп кенә, өй түбәсе астына эленгән тунын, чәчәкләр белән чигелгән киез итеген, мамык шәлен алып төштем.
«Юк, кимим, бик авырлар болар, үземнең җиңел курткамны гына киям», – ди. «Инәү, буген рәхмәт көне икән, әйдә апау Кояшыма, синең бәбекәеңә рәхмәт әйтеп, аның рухын шатландырып, сиңа кадерләп бүләккә алып кайтканнарны киябез», – дим. Яктылык, нур көткән күзләрен миңа тутырып карады да: «Әйдә сезнеңчә булсын», –ди. «Сезнеңчә яки апаң да телидер», – дигән кебек.
Тышта бик салкын, әмма безнең «тимер ат» һәрвакыт әзер. Мин Кояшым белән безнең арада уртак җепләр йөрегәнен һәм миңа ярдәм кирәк чакта ярдәм кулын сузганына өйрәнеп киләм. Бүген бу могҗизага тагын инандым.
Музей янына килеп туктаганчы: «Инәүне, артымый, екмый гына ничек алып керим», – дип уйлыйм. Уйлап та бетермәдем Хәния апамның җырын җырлатып Салават абыем машинасы белән минем янга килеп туктамасынмы? «Тышта салкын, Альбина кызымны эшкә алып килдем», – ди. Күрәсеңме абыем, Хәния апау безне күкләрдән дә күзәтеп тора бит», – дим.
Очраклы очрашуга санамыйм, Кояшым шулай тели күрәсең, «Рәхмәт, рәхмәт», дидем инде абыкаема Әй, Инәү рәхәтләнде. Догаларын кылды, күлмәкләрен куллары белән сыпырып үтте. Хәниясенең өстәлендә, аның кебек шифалы үләннәр белән чәй эчте, тарих-туган як музей ягына кереп, балачагын, яшьлеген хәтерләткән бодай, арыш, солы көлтәләрен кулларында тотып, яшьле күзләрен бик озак төбәп торды.
Аннары музейның сәнгать кешеләре һәм музыка кораллары почмагына алып килдем. Кулыма бер авылда, гомер буена ут күршеләр булып яшәгән, тальян ясау буенча оста, узе үзәкләргә үтеп тальянда уйнаган Раиф абый Сәлимгәрәевның тальянын алдым. «Инәү, кара нинди кадерле тальян бар монда, күршең Раиф абыйныкы», – дим. Әле генә дымлы күзләре очкынланып: «Әй күршекәем, синдә монда мени, менә миндә килдем әле», – дип тальян белән сөйләшә. Күңелне горурлык хисе биләде. 20 генә йортлык туган авылыбыз Салаелгада да тарих битләренә алтын хәрефләр белән язырлык җырчы Хәниясе, тальян ясау остасы Раифларының истәлекләрен саклаган музейлар булганда аларның якты истәлеге сакланыр, онытылмас. Рәхмәт, туган төбәгемдә искиткеч музей булдырган якташларыма, кулга-кул, иңгә-иң куеп бергә эшләгән хезмәттәшләремә. Аллаһы тагын да, газиз анама баласының төсен, йөзен саклаган музейга килергә насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев