Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

«Хәния, син киткәнгәме, матур тормышның бер ягы кителде кебек...»

Язучы Хәния Фәрхине сагынуын китапка язган.

Буада яшәп иҗат итүче язучы Гөлнур Айзатуллина тормыш яме, шәхесләр турында «Саф чишмә» исемле китабын чыгарды. 

Анда ул ахирәт дусты, Татарстанның халык артисты, вакытсыз үлеме белән татар дөньясын тетрәндергән Хәния Фәрхи турында да язган. 

– Хәния! Син арабыздан киткәнгәме, шундый матур тормышның бер ягы кителде кебек... Мин һәрчак иртән биштә уянам. Янымда яшәвемнең мәгънәсен табарга юл күрсәткән ирем, Аллаһка шөкер, исән! Син генә китеп бардың! Мин аңа синең инде мәңгелеккә күчүең, синле төшләрем турында сөйлим. Ул, җавап бирми генә баш кагып, хәйран вә вәйран булуын белдерә, гүя ул да синең шулай кинәт кенә бакыйлыкка күчүеңә аптырый.

Бүген тагын Сиринәбезне (җырчы Сиринә Зәйнетдинованы) тыңлыйм. «Яшәү яме» дигән җырыбызны халыкка алып чыгуы өчен, мең кат рәхмәтләр укыйм, колагымда синең сүзләрең кабат ишетелеп киткәндәй була: «Менә безне кемнәр алыштырыр... Менә безне кемнәр алыштырыр». 

Фото Гөлнур Айзаттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язучы Хәния Фәрхи Әнвәр Нургалиев Ился Бәдретдинова Фируза ИБАТУЛЛИНА Гөлнур Айзат