Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Яшьнәү кирәк үлемне дә җиңеп

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, «Шигърият» рубрикасының бүгенге кунагы шәһәрдәшебез, шагыйрь – Равил Гарәф улы Мостафин.

Ул 1956 елның 16 декабрендә Татарстан Республикасының Мамадыш районы Түбән Сон авылында туа. 1976 елдан тормышын «КАМАЗ»,Чаллы төзелеше белән бәйли. Шул елдан бирле шәһәр язучылар оешмасы каршында эшләп килүче «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенә йөри. Вакытлы матбугат битләрендә беренче язмалары 1980 еллардан ук урын алып килә. Бүгенге көндә ул җиде шигъри җыентык һәм бер афоризмнар китабы авторы. 2012 елдан Шәйхи Маннур премиясе лауреаты. Тиздән үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк каләм иясе әле дә актив иҗат итә. Аның шигъри тәлгәшләрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. 

Сөеп калыйк

Соң көн яшәгәндәй сөеп калыйк,
Бу дөньяны, аның гөлләрен.
Һәр тере зат туа, җирдән китә.
Мин үзем дә ике килмәмен.

Сорап тормый бездән, картлык килә,
Тамыр корый, сула яшәеш.
Кем гомере буе хәрәкәттә,
Йөрәгендә исән яшәреш!

Килдек икән, яшик дус-туганнар,
Сайрый-сайрый дәртле кошлардай.
Яшьнәү кирәк үлемне дә җиңеп,
Тынгы белми хәтта кышларда!


Сыный дөнья

Күзен ачып, тәпи китү белән
Сабый тоя зарын, шатлыгын.
Үсә төшкәч, ул аера башлый
Күңелләрнең кара, аклыгын.

Гомер узган саен өйрәнә ул
Үзен, чорны, тормыш, дөньяны.
Кешеләргә кирәклегең тоеп
Яшисе соң килмәс кем җаны?!

Кайчагында тормыш сынап кыйный,
Кайный җанда ачы күз яше.
Аһ-зарларда өстен кала белеп
Эзсез югалмасын көрәше.

Авырлык та, җиңеллек тә татый
Һәммәбез дә гомер буена.
Үз бәхетен кеше эзләгәндә
Ташны он итәр ул уенда.


Давыл көтәм

Тынгысызлык һәрчак бимазалый,
Төрле уйлар туа башкайда.
Тукталу юк, йөрәк типкән чакта
Ул тормышның җырын башкара.

Әрле-бирле бәргәләнәм кайчак,
Җан илереп меңгә теленә.
Нәрсә җитми? Хатыным бар, балам, өем.
Ник кердем соң сагыш иленә?

Тынычланып калу мөмкин түгел,
Хисләрендә миндәй тилегә.
Кабатланмас үз сукмагым эзләп,
Каршы атлыйм заман җиленә.

Гомер буе нидер җитеп бетми
Сафландырыр өчен күңелне.
Юк, почмакка посмам, давыл көтәм –
Давыл кочагында күңелле!


Балачагым йөри янымда

Бар да булган, үткән, беткән димим…
Яшәдемме мин эз калдырып?
Уйлар кайтып оча балачакта
Канатларын җилдә талдырып.

Күпме гомер инде артта калган,
Олыгайган төсле җаным да.
Ә шулай да, кешнәп колын булып,
Балачагым йөри янымда.

Китә белми, һаман җанда уйный,
Ефәк яллы колын – балачак.
Тәнем, йөзем сулып картайса да,
Балачакта күңел калачак!


Яшьлегемә кайткан кебек булам

Гүзәл кызлар күрсәм, яшьлегемә
Кайтып керәмдер лә, мөгаен.
Ап-ак йөзле, зәңгәр күлмәкле кыз
Хәтерләтә гөлле май аен.

Йомшак басып янәшәмнән узса,
Йөрәк урыныннан кузгала.
Мин елмаям! Юк хәтерем калмый –
Көлеп караса да кыз бала.

Узып киткәч, моңсу карап калам
Гүя, яшьлектәге кызларга.
Сагынганда ерак яшьлегемне
Йөрәк мәҗбүр сөеп сызларга.

Их, сез кызлар...Яшьлегем соң кайда?
Алып кайтыгызчы үзенә!
Сез, гүзәл, яшь, язның кочагында,
Ерак сезгә тормыш көзенә.

Ә мин инде урап кайта алмыйм,
Яшьлек таңым туган чакларга.
Йөрәк яна... Уй-сагышым сорый:
Үткәннәрем кайсы якларда?!


Җанда – давыл

Көн буена җил дулады,
Тышауларсыз тай кебек.
Яшеренеп, кояш чумды
Болыт эченә кереп.

Урамда – җил, җанда – давыл
Бер үк көч белән дулый.
Тыштагысы берчак тынар,
Җандагысы ни уйлый?

Әнә инде, сүлпәнләнеп
Кояш та баеп бара.
Иртәдән кичкә кадәрле
Үткән юлына кара!

Ул яулаган чакрымнарны
Поезд да үтә алмый.
Аргамаклар да артыннан
Юк, куып җитә алмый,

Кояш офыкка сыенды
Телен, иренен тешләп.
Болыннардагы атлар да
Чапмыйлар инде кешнәп.

Бар тереклек тынычланды,
Күңелдә шом нигәдер?
Шашып каккан йөрәгемә
Сыймый үземнең гомер…

Дулый җаным, җырлый җаным
Күренми дә күзләргә.
Гомер узды… Язгы тойгым
Сулмас хәтта көзләрдә.

Сагынулар җанга якын

Гомер буе уйларыма
Уелган авыл юлы.
Сагынганымны тоя да,
– Кайт – дип сайрый былбылы.

Ашкыныплар кайткан чакта
Уйнатып юл тузанын,
Балачакның үзе белән
Һәр сукмактан узамын.

Күрәм балачак эзләрен
Тау, чишмәләр каршында.
Җанга якын инешләрнең
Җемелдәгән ташы да.

Әле булса, су буенда
Бәпкә саклый сабый чак.
Үткәннәрне сагынулар –
Йөрәктә янган учак!

Чәчәк кебек хәтта һәр үләнең

(Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафинга)

Ягымлы да, иманлы да идең,
Кечелекле иде күңелең.
Үзең кебек нурлы кабереңнең
Синдәй күрәм якты һәр гөлен!

Үләннәр дә анда чәчәк төсле,
Таң калырлык гүзәл күренә.
Исән чагыңдагы күз карашың
Өнди-өнди тормыш үренә,
Шәфкать чәчә күңел түренә.

Кабереңдә үскән үләннәр дә
Мәхрүм түгел синең җылыдан.
Йөрәгемдә туа таң кояшы
Төп йортың да нурлы булудан.


Имгәткәннәр җанын сандугачның

Имгәткәннәр җанын сандугачның,
Рәнҗеткәннәр йөрәк җырын да.
Тирә-юньгә иңгән моң-аһәңе
Үксеп ята кояш нурында.

Тына икән сайрар сандугач та,
Алмагачын әгәр, киссәләр.
Канатлары дәртле талпынырмы
Шомлы җилләр каршы иссәләр?

Моңлы кошчык кай якларга китеп,
Кай тарафның күген кочадыр?
Зарын бәлки, аңлатырга теләп
Алмагачлар эзләп очадыр.

Күңелләрдә сагыш көе куба,
Яшәү җыры җанга ятышлы.
Кайчан, кайда, кемнәр өчен аның
Ишетелер икән тавышы?!


Җыр

Гүзәл җырны кем тудыра?
Иң-иң тәүдә – шагыйре.
Сүзе җылы, фикер төгәл,
Гүзәл булса шигыре.

Икенчесе – көй язучы,
Халыкчан аһәң белән.
Җанга якын җыр тудыра
Бары моңлана белгән.

Өченчесе – башкаручы,
Урамнан кергән түгел,
Талант кояшы назлаган,
Җыр өчен туган күңел.

Җыр шул чакта тәэсир итә,
Ертык, ямаулы булмый.
Халкына барып ирешә,
Һәм йөрәкләрдә сулмый!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырьләр