Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Яшәүнең алтын кагыйдәсе (коучтан киңәш)

Һәр көнегезне түбәндә язылып киткән киңәшләрдән, сүзләрдән башласагыз, һичшиксез, бәхет елмаячак. Яшәүнең алтын кагыйдәсе нәрсәдә? Моны коуч-психолог Илүзә Әминовадан белештек.

- Иртәләрегезне: "Тормышымда иң бәхетле карар кабул иттем: «Һәркемгә минем хакта ничек телиләр, нәрсә телиләр, уйларга рөхсәт итәм!». Чөнки ул аларның башлары, уйлары, фикерләре, сарыф иткән вакытлары... Монда минем бер катнашым да юк...Һәм шушы карардан соң үземне шундый ирекле итеп хис иттем, күз алдына китермисез", - дип башларга киңәш итәм. 

Моннан соң мин кемнедер борчырмын, күңелен китәрмен, яисә төшерермен дип курыкмаячакмын. Мин кадерле вакытымны сүз көрәштереп сарыф итмәячәкмен... Кирәкмәгән дискуссияләр алып бармаячакмын... Үземнең хаклы икәнемне исбатлаямачакмын... 
Чөнки мин бүгеннән ИРЕНӘМ! 

Мина бераз көлке – ИРЕНМӘГӘН чакларым. 

Моңа кадәр теләмәгән кешеләр белән авыз ерып буш сүз сөйләшергә ИРЕНМИ идем... 
Эчтән ЮК кайнап чыкса да,  ЯХШЫ, ЯРАР, ӘЙЕ дияргә иренми идем... 
Үз фикеремнең, адымымның, гамәленең хак икәнен исбатларга ИРЕНМИ идем... 

Хәзер мин ИРЕНӘМ... һәм бу сыйфатымны тормышымдагы иң кадерле, мөһим кешеләрем өчен уңай якка куллана башлыйм. 
Вакытымны һәм көчемне чыннан моңа лаеклы дип санаган кешеләргә, эшләргә генә тотам. Мине «җене» сөймәгән, тик шуңа карамастан минем тормышыма кысылырга һәм кызыксынып яшәргә маташканнарны иреккә җибәрәм.  Тормышымда минем кешеләрем генә калуга юл һәм мөмкинлек ачам. Чөнки кеше тормышын эчтән дә, тыштан да җимерүче фактор – ул башка кеше фикерен үзеңә якын җибәрү. Һәм мин алардан үземне АЗАТ итәм. 
Яратыйк үзебезне!

Башкаларның эмоциональ фонын көйләүгә үзебезнең көчне сарыф итмик, әгәр ул безгә кирәк кеше түгел икән. Ничек телиләр шулай уйласыннар... 

Ә без ИРЕНИК! Нидер аңлатырга, исбатларга. ПРОСТО ЯШИК! 

Илүзә Әминова, 
коуч-психолог. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X