Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Динә Латыйпова балачак хатирәсен искә алды

Әби белән сөйләшеп утырган балачак хатирәсе.

– Кызым, без бу җиргә мәңгелеккә килмәгәнбез. Бер китәрбез. Сез, бездән соң килүчеләр, сәдакадан, догадан калдырмагыз. Әрвах догага мохтаҗ булып ятмасын! Әгәр, кызым, үзең киткәннәр өчен, ата-бабаң рухына дога кылсаң, әҗере булыр. Чөнки без дога кылучының үзенә хәер-догада булырбыз. 

– Әби, син каян беләчәксең кем укыганны?– дип сорыйм. 

– Белербез, ин шә Аллаһ, балам, белербез. Кызым дога кылды, мине, безне, ата-бабаларын онытмый, дип сөенербез. 

Амин! Хәер-догада булсагыз иде. Жомга мөбарәк булсын! Әйдәгез, бер дога!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы