Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Нурзадә нәрсәгә шаккаткан?

Җырчы Нурзадә үзе белән булган кызыклы вакыйга турында сөйләде.

- Кулны авырттырдым әле бераз. Кичә шулай машинаны парковать иттем дә, җәяү бер офиска бара идем. Ишегалдыннан керәсе инде. Ә хәзер ишегалларын, үзегез беләсез, кар басты. Карыйм, бер машина баткан, чыга алмый интегә. Мин инде, аптырап, ничек ярдәм итәргә, әллә машинамдагы көрәкне алып килергә микән, дип уйлаган чакта, узып баручы бер егет, әйдәгез, этеп карыйм әле, ди теге шоферга. Ну, мин карап тора алмыйм бит инде. Этештем. Шофер егет миңа әйтә, может, рульгә утырырсыз, ди, ә аның – автомат-коробка. Мин бит механика гына йөртә беләм. Кеше машинасына утырып, хатын-кыз башым белән белер- белмәс әллә кай җирләренә басармын тагын, дим. Этәбез, минсиңайтим. Эх, көч җитеп бетми бит.
Бер машина кереп бара, килеп җитте, утыра бу, көтеп. Ну бит инде бу егетнең машинасын чыгармыйча, ул уза алмый берничек тә! Утыра бу. Карап! Бардым. Минем хәтле бер 5 гәүдәле ир-ат. Зинһар, бераз гына ярдәм итегез әле, дим. Юк, ди! Юк! Ир- ат башы белән! Ярар, этәргә дә ярамыйдыр, бәлки, ләкин бит рульгә утыра ала! Артка чигеп, кире чыгып китте! Әй, этәбез тегене, үч иткәндәй, эт тә юк. Менә әздән генә калып бара инде, бер көпчәген чыгара алмыйбыз гына бит! Иии, шунда карыйбыз – бер машина кереп бара. Мин әйтәм, хәзер попрошу помочь, дим. Теге егетләр әйтәләр, ой, вряд ли. Кеше инде кешенең яхшылык эшләренә, булышуына өметләнми, ә?! Ә монысы булышты! Раз-два-и давааай, дидек тә... Ну кул да шунда бераз «ычкынган». Ярааар, тозәлә ул кул, Алла боерса.

Кайберәүләрегез әйтер әле, кысылып йөрергә кирәк идеме сиңа хатын- кыз башың белән, дип. Мин бу очракта хатын- кыз буларак түгел, ә руль артында йөрүче шофер идем. Минем дә батып утырган бар. Бер белмәгән кешеләр килеп ярдәм итә бит! Бер-беребезгә карата шулкадәр битараф булмыйк инде, жәмәгать! - дип яза җырчы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы