Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Айгөл Бариева шок хәлендә: аның фотолары белән интернетта әйберләр саталар

«Җитмәсә, бөтен продукцияләр астына исемемне дә язганнар», - ди җырчы.

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева OZON интернет-кибетен карап утырганда гаҗәп хәлгә тап булган. Кемдер җырчының гаиләсе (әти-әнисе һәм үзе) фотоларын кулланып, төрле продукцияләр сата икән.  

– Моңа гел көтмәгәндә тап булдым. Баштан көлеп тә алдым... Аннары, социаль челтәрләрдәге язылучыларым ярдәме белән, моңа җентекләбрәк карарга булдым. Иң гаҗәпләндергәне: бу фотоларда мин генә түгел, әти-әнием дә сурәтләнгән. Алар күптән гүр ияләре! Аларның фотолары белән шешә, компьютер мышкасы, коврикларга хәтле сатып яталар! Ничек алай була инде?! Минем суд юлында йөрергә бернинди дә хәлем юк... Әмма болай гына да калдырып булмас! Әти-әниемнең яхшы исемен саклап каласым килә! 

OZONда шундый әйберләр сатып ятканнары турында белмәдем, чын әйтәм! Шуңа да шокта бит! Минем артта тагын нинди эшләр майтарып яталардыр –  әйтә дә алмыйм! Хәзер мин дөреслек яклы! Безнең гаиләне теләсә-нинди җирдә кулланалар, ә мин белмичә дә ятам! Моның белән килешмим! Җитмәсә, минем исемне бренд буларак та кулланалар – бөтен продукция астында Айгөл Бариева дип язылган, – дигән җырчы.  

Айгөл Бариева хәзер подписчиклары арасында юристлар эзли. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев