Сәбәбе нидә?
Популяр җырчы Алсу бу хакта журналистларга Казанда бара торган «Яңа дулкын – 2026» халыкара популяр музыка яшь башкаручылар конкурсының кызыл келәмендә әйтте.
«Спорт белән шөгыльләнгәч үзеңне яхшы хис итәсең. Спорт белән шөгыльләнгәндә, минем энергиям арта, кәефем яхшырак һәм активрак булам. Дөнья да ачык төстәге матур буяулар белән уйный башлый. Күбрәк эшлисем килә. Яхшырак күренәсең, көзгедә дә үзеңә ошыйсың», – диде ул.
Җырчы тренер белән үткән дәресләр нигезендә мөстәкыйль шөгыльләнүен әйтте.
Фото «Татар-информ»нан алынды.
Нет комментариев