Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Рәдиф Зарипов: «25 метр тирәнлеккә төштем»

Артистның күптәнге хыялы тормышка ашкан.

Рәдиф Зарипов - Уфада яшәп иҗат итүче татар җырчысы. Тамашачыларга ул "Яннарымнан китмә", "Кемнәр керде арага", "Син кирәксең миңа", "Адашты уйларым", "Бергә типсен йөрәкләр" кебек җырлары аша таныш. Клипларын еш кына татар музыкаль телеканалларда күрергә, җырларын радиодан ишетергә була. 

Рәдиф Зарипов хәзерге вакытта 12 яшьлек улы белән җылы якта - Кызыл диңгез буенда ял итә. Социаль челтәрләрдә ул күптәнге хыялының тормышка ашуы турында язды. Рәдифнең үзе белән элемтәгә чыктык.  

"Беркөнне 25 метр тирәнлеккә төшеп, су асты матурлыгы белән хозурланып йөрдем. Киемнәр бик үк уңайлы булмаса да, беренче тапкыр өчен яхшы гына йөзеп мендем. Аннары килү белән чак кына аякны да җәрәхәтләгән идем. Ул да бераз комачаулап торды. Әмма шуңа игътибар иттем: көннәр буе диңгездә яткангамы, монда яралар тиз төзәлә икән. Хәзер инде бөтенләй төзәлеп бетте", - ди ул. 

Җырчы ялларның шәп һәм бик тиз үтеп китүчән булуын искәртте. Яңа көч туплап кайткач, Рәдиф кабат эшкә тотынырга, иҗат итәргә планлаштыра. 

"Төрле авторлар белән эшлим. Соңгы арада Татарстаннан Алинә Сиднеева белән хезмәттәшлек итәм. Тиздән берьюлы берничә җыр дөнья күрәчәк", - ди җырчы. Сәхнәдән тыш, Рәдиф Зарипов мәҗлесләр алып бару белән дә шөгыльләнә.

Искәртергә кирәк, яшь җырчы "Шәһри Чаллы"дан - Пятачок" концертында катнашырга теләк белдерде.

Фотолар Рәдиф Зариповтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев