Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов: “Без аерылыштык!”

«Бу ике олы кешенең уйлап эшләнгән гамәле», - ди артист.

Татар эстрадасының танылган җырчысы Ришат Фазлыйәхмәтов шәхси аккаунтында тормыш иптәше Тәтишка белән мөнәсәбәтләренә нокта куелуы турында хәбәр итте. "Без аерылыштык" дигән ул. 

"Дуслар, журналистлар да сорап тора, сез дә күп язасыз: "Ришат син гаепле", "Эльмира дөрес эшләмәгән" ише фикерләр дә бик күп килә. Ләкин дөресен без икәү генә беләбез һәм халыкка ачып салырга да теләмибез, бу безнең шәхси эшебез, ике олы кешенең уйлап эшләнгән гамәле. Гаеплене эзләү дә дөрес булмас, чөнки без үз тормышыбызны яшибез, әллә нинди шаблоннарга туры китереп яшәргә дә тырышмыйбыз, ничек бар-шулай!

Хәзер гомумән бу тема турында сөйләү миңа авыр бирелә, мине аңларсыз дип уйлым. Дөресен, бәлки, вакыт узу белән сөйләрбез, сүз өчен түгел, ә киңәш итеп, тагын бер кат кабатлап китәсем килә: Мин  бу темага сөйләшергә теләмим! Аңларсыз дип ышанып калам", - дип язды социаль челтәрендә Ришат Фазлыйәхмәтовгән.

Фотолар җырчының шәхси аккаунтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар эстрадасы