Җырла, Гөлназ!
Сәхнәдән кала, Гөлназ Сираева күп вакытын кеше психологиясен өйрәнүгә багышлый.
Эзләнүчән журналист буларак, аның белән күптәннән танышасым килеп йөри иде. Күрше Күзкәй авылы кызы бит. «Кайтабыз да китәбез» дигән җырның чыккан гына вакыты. Радио-телевидениедән еш яңгырый. Гөлназ популяр. Интернет заманасы. Социаль челтәрләр аша ара-тирә бер-беребезнең фотографияләре астына языштыргалыйбыз. Котлыйбыз, мактыйбыз, сокланабыз. Иң кызыгы, без таныш түгел. «Алмаң бармы? Авылда алма күп, китереп китәм әле, син өеңдәгеме?» – диеп җырчы кыздан смс килде. Бераз аптырап калдым. Минем аның белән кызыксынуымны кайдан белгән ул?!
Кичке якта машинасында җилдереп, Күзкәйдән Калмашка үзе дә килеп төште. Ике зур чиләк алма тутырган. Бер бәрелгәне, кортлысы юк. Зур кып- кызыл алмалар. Капканы ачып булышмакчы идем. Чиләкләрен күтәрешергә дә бирми, үзе алып керде. Чибәр. Якыннан танышып китүебез шул көнне чәй өстәле артында булды. Гел елмаеп тора. Ирен өстендәге миңе, җилкәләренә төшеп торган озын кара чәчләре, матур йөз чалымнары, сөрмә күзләре белән hинд актерларын хәтерләтә. Ачылып китәргә ашыкмыйча, беркавым миннән яуган сорауларга гына җавап бирде. Аннан үзе дә сүз башлады. Сөйләшергә рәхәт кеше булып чыкты.
Район, аның кешеләре, таныш-белешләр хакында гапләшеп алдык. Ипле. Кешене тыңлый hәм ишетә белә. Мин кешеләрдәге шул сыйфатны үз итәм. Танылган җырчы булса да hаваланмый. Шунда ук җырлап та җибәрде. «...Үпкәләп калсаң да, әнкәй, син рәнҗеп калма инде...» Тирән караш, моңсу hәм моңлы күзләр яшь белән мөлдерәмә тулды. Елмаерга тырыша. Яшьли анасын югалткан бала бит ул! Аның эчке кичерешләре, күңел халәте кыяфәтенә чыкты. Аллага шөкер, әнием исән-сау диеп уйлап куйдым. Тамакка төер тыгыла, тын кысыла. Юатырдай сүзләр дә табу мөмкин түгел. Сүзне икенчегә борам.
Бу очрашу җылы hәм бик уңай тәэсир калдырды. Яратып калдым. Гөлназны күрүгә хәзер үзәкне өзеп шушы җырны искә алам. Аның күз карашын онытып булмый. Бөтен тормышын, әнисез яшьлеген, өзелеп сагынуын күңеле аша уздырадыр кебек. Әйтерсең, әнисен югалту кайгысы сагыш белән үрелеп, күңелендә моңга әверелгән. Кызының җырчы булуын да ул теләгән бит. Кечкенәдән музыка мәктәбенә дә җитәкләп үзе йөрткән. Бу мизгелләр изге хатирә булып гомерлеккә уелып калган Гөлназ хәтерендә. Эх... Күрсен иде ул хәзер кызын! Ничек горурланыр иде, ә?! Кызганыч. Илереп еласаң да кире күкләрдән кайтарып булмый шул. Җырлары аңа юлдаш да, юаныч та...
Шул еллардан бирле җырчы райондашым белән аралашып яшим. Тырыш кеше. Үз тормышын үзе ясаган. Булсын диеп яшәүчеләрдән. Кешегә ялыну, соранып йөрүне белми. Эчке тәрбиялелеге бар. Әнә, Казанда иркен, матур йортын да салып куйган. Әтисен дә янына күчерсә, күңеле беркавым тыныч булыр иде. Тик Гайсә абый гына кызының үгетләвенә бирешми. Туган авылын, газиз нигезен ничек ташлап китсен ул?! Күзкәйдә ялгызы гомер итә. Тормыш иптәше үлгәнгә дә шактый еллар узган. Башка гаилә кормаган. Әллә яралы күңелен юатырдай кеше очратмаган. Әллә югалту шулай тәэсир иткән. Анысын бәян итәргә алынмыйм. Үз хисләре, кичерешләре белән матур гына яши бирә. Хәзер инде пенсия яшендә. Шәhәр тормышына да үз карашы бар аның. Нишләп ятмак кирәк анда? Авылда hавасы да башка. Бакчасын, каралты-куралтасын караштырып тора. Монда авылдашлары, күрше-күлән, сөйләшер кеше бетмәгән. Беркатлы, эчкерсез, намуслы Гайсә абыйны алай тиз генә авыл мохитеннән күчерәм димә. Бармый ул калага!
«Телефонын алмаса борчылып юлга чыгам. Я тавышын сүндергән була, я зарядкасы беткән. Казан – Күзкәй арасын нинди хисләр белән үткәнемне үзем генә беләм», – ди тормышта яшьли ике иң якын кешесен – әнисен hәм бертуган энесен югалткан Гөлназ Сираева. «Әти күңеле баланыкы кебек. Шулай кабул итәргә кирәк. Димәк, кайтып килергә вакыт җиткән булган диеп үземне тынычландырам».
Тормыш җай гына үз көенә бара. Сәхнәдән кала, Гөлназ күп вакытын кеше психологиясен өйрәнүгә багышлый. Үзендә килеп туган сорауларга нәкъ шунда җавабын да таба ул. Күңеленә тынычлыкны да. Гозерләре булганнарга психологиядән алган белемнәрен кулланып кирәкле киңәшләрен бирә. Күп укый, сәяхәтләргә йөри. Авылга кайтып, ашарга пешереп, өен, мунчасын да җыештырып, юып китәргә дә җитешә. Әле Гайсә абыйның кызыклы гадәте бар: кызы кайткач, аның янына машинага утырып, Минзәләгә барып кайтырга, аның урамнарын карап узарга ярата. Кибетләрне дә йөреп кайта шулай. Рәхәт итеп. Гөлназы белән горурланып.
Шушы көз айларында Тукай кызы Гөлназ Сираева үзенең туган көнен билгеләп үтә. Гомер кыйбласына әйләнгән сәхнә аңа куанычлар, рәхмәтле тамашачылар белән очрашулар, яңа иҗади ачышлар hәм табышлар насыйп итсен!
Автор: Лилия Хәмидуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев