Йөземне күрә алмыйм
Йөземне яратмыйм. Ә виноградны яратам, анысын килограммлап ашый алам. Кешеләр гаҗәпләнәләр: «Ничек була соң ул? Йөзем шул ук виноград бит инде, кипкәне генә», диләр.
Ничек инде виноград белән йөзем бер үк әйбер булсын? Икесе ике нәрсә бит ул, минемчә.
Минем телем бик иртә ачылган. Әни сөйләвенчә, урамдагы бөтен кеше чиста, ачык сөйләмемә гаҗәпләнгән. Миңа ике яшь булганда әнием бала тудыру йортына китә, ә мине әти белән калдыра. «Мин киткәндә чип-чиста, татарча искиткеч матур сөйләшеп калган бала, кайтуыма бер авыз сүз әйтә алмыйча басып тора», – дип искә ала әни.
Тотлыга башлаганмын икән. Әти куркыткан. Аягын сындырган да аңа гипс салганнар. Өйдә костыль белән йөргән булган, өстәвенә, аек та булмаган, икенче кызы туу шатлыгыннан әзрәк бәйрәм иткән, күрәсең. Менә шул костыль белән куркыныч йөрүләре миңа шундый яра салган. Мин бөтенләй сөйләшә алмас дәрәҗәгә җиткәнмен.
Әни ниләр генә эшләмәде шул чакта, мине кайларга һәм кемнәргә генә күрсәтмәгән. Бер нәрсәнең дә файдасы булмаган.
5 яшьтә балалар бакчасына киттем. Тәрбиячеләр белән исәнләшә алмыйча, ишек артында тотлыгып торганымны әле дә хәтерлим. Шуннан әни өшкертелгән йөзем ашата башлады. Хәзер төгәл хәтерләмим, ничә ай яисә ел ашаганымны, тик шул вакыттан бирле йөземне күрә алмыйм.
Әйтәсем килә, аны ашап кына тотлыгуым барыбер бетмәде. Мәктәпне яхшы хәтерләмим, ә югары уку йортында укыган вакытта шигырьләр сөйли алмаганым әле дә исемдә. Бөтен сыйныф алдында чыгыш ясый алмыйм, каушыйм да тотлыга башлый идем.
Табибларга да мөрәҗәгать итеп карадым, алар миңа ашыкмыйча гына, сөйләмне җырлаган сыман башларга тәкъдим итте.
Тора бара шулай итә торгач, тотлыгуым кими башлады. Хәзер инде миңа 40 яшьтән артык. Сирәк кенә җөмләләрне әйтә башлаганда тотлыгам, тик алай куркыныч түгел.
Йөземне генә һаман да ашый алмыйм.
Гөлсинә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев