Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Зифа Кадыйрованың яңа китабы геройлары кемнәр алар?

Кыш үтермә, җәй үтер, ач үтермә, тук үтер... .

Халыкның яраткан язучысы Зифа Кадыйрованың «Урланган яшьлек» китабыннан өзек.

– Ул булмагач безгә почтальон пенсиясен бирми, алып кайтам маманы.

Хәлим шунда сүзгә кушылды.

– Зөһрә, авыр бит сиңа, бала белән дә беркая бара алмыйсың.– Шуннан соң, хатынның җиңеннән тартып, үзенә борды, – син йолкыш, аңлыйсыңмы, мамаңның аягы йөрми, бот төбеннән сынган дигәнне. Аны әйләндерергә, юындырырга, ашатырга кирәк. Күрәсеңме, ул монда чип-чиста киемнән ак әби булып утыра. Ә син аны бер кат күлмәктән урамга чыгарып җибәргән идең. Эчеп, миең калмаган бит. Синме соң кеше карый торган адәм?

Хәтирә карчык Зөһрәгә кулын сузды, ялварып:

– Бирмә, балам, мин озак яшәмәм. Бирмә, – диде тыны буылып.

Юк, юк, бирмим, өчәү яшибез, тынычлан, – дип Зөһрә карчыкның иңнәреннән кочаклап алды, йомшак кына аркасыннан сыйпап, тынычландырырга тырышты.
Рәхмәт, балам, – диде дә башы бер кырыйга авышып китте. Зөһрә кулы астындагы гәүдәнең кинәт тартылып киткәнен сизде, карчыкның җаны тәненнән аерылганны тойгандай  булды. Үзе селкенергә дә куркып, елап җибәрде:
И, Аллам, әбекәем китәсең бит. – Хәлим, әби янына килеп, иелеп карады да акрын гына Зөһрәне читкә тартты.
Комачаулама, тынычлап җан бирсен, – дип, карчыкның башын мендәргә җайлап куйды. Зөһрә камыр кебек сыгылып төште, күзләрен яшь каплады. Өстәлдәге ашалып бетмәгән манный тәлинкәсенә карагач, үксеп елап җибәрде. Кыш үтермә, җәй үтер, ач үтермә, тук үтер – Хәтирә әбинең теләге кабул булды, туң эреп бетмәсә дә, җирләр кардан арчылган иде. Кемне кемгә җирләргә насыйп булган бит. Кемнеңдер бер якыны бөтенләй чит кулларда кадер-хөрмәттә китте. Разый бул, Хәтирәттәй..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа китап Зифа Кадыйрова