Зифа Нагаева: «Хәлем бик авыр иде, клиник үлем кичердем»
Танылган композиторның беренче җыры хастаханәдә язылган.
Чаллыда Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Зифа Нагаева концерты булды. Ихласлыгы, мәгънәле шигырьләре, фикерле җырлары өчен тамашачы яратты аны. Концерт тәмамлангач та шактый вакыт сәхнәдән җибәрми тордылар. «Мин халык җырчысы исемен йөртәм икән, залда күпме тамашачы булуга карамастан, халкымны иҗатым белән сөендереп яшәячәкмен», – диде ул. Зифа ханым редакциябездә турыдан-туры эфирда катнашты. Форсаттан файдаланып, аның белән әңгәмә кордык.
– Кечкенә генә Зифадан каян шуның кадәр матур шигырьләр, җырлар туа?
– Болар барысы да тәрбиядән килә. Мин – дөрес тәрбия алган бала. Тәрбиячем дә, әтием дә, әнием дә, беренче укытучым да әнием иде. Без әни кушкан эшләрне эшләмичә, дәресләрне әзерләмичә урамга уйнарга чыкмый идек. Әниемнең үҗәтлеге, таләпчәнлеге, дөрес тәрбиясе – еллар узган саен күңелемнән чыгып, җырларыма илһам бирә торган нигез ул.
– Сезне композитор итеп таныткан җырыгыз турында сөйләгез әле?
– Мин бәләкәйдән шигырьләр язганмын. Алар мәктәптә стена газеталарында урын алды. Мине татар теленә әдәбият укытучысы Шәфыйга Исмәгыйлева гашыйк итте, татар телен кечкенәдән яраттым. Шигырьләремне сыйныфларда укып, көйләп йөргәнмен. Беренче җырым «Капка төпләрендә яшел чирәм» миңа бик авыр чагымда, 30 яшемдә Уфада хастаханәдә язылды. Хәлем бик авыр иде, клиник үлем кичердем. Бер кулымда капельница, башымда туган нигез турында уй. Шунда «Мөлдерәмә тулы күзләрем» шигыре туды. Хастаханәдә ятканда: «Синең кайтуыңны көтмәдек инде. Әнинең йөрәге авырткач, өйне колхозга сатарга карар кылдык», – диделәр. Аннары мин туган авылымда бәләкәй генә йорт төзедем. Анда оныкларым үсте. Балалар: «Яшең дә бар, сатыйк ул өйне» дигәч аны да сүттеләр. Шул ук елны энем дә вафат булды. Бу вакыйгалар минем иҗат юлымны тагын да киңәйттеләр. «Капка төпләрендә яшел чирәм» җырын Хәния Фәрхи, Зәйнәп Фәрхетдинова тамашачыларга танытты.
– Бу һөнәргә ничек килдегез?
– Мин – укытучылар нәселеннән. Әнием, абыйлар, җиңгиләр барысы да укытучылар. Андый гаиләләрдә намус, вөҗдан, тәртипле булу беренче урында. Әбием Корьәнне яттан белә иде. Олыгайгач әнием дә ураза тотты, догалар өйрәнде. Безгә, балаларына, оныкларына гел изге теләктә булды. Мин исә үземнекеләргә охшамаганрак бала булганмын. Энемә – 5, миңа 6 яшьтә әни безнең сәләтне күреп, бик кыйммәт бәядән өр-яңа «Чайка» хромкасы алып кайтты. Без шунда уйнарга өйрәндек. Аннары баян алдык. Әнинең тырышлыгы белән мин талантымны үстердем. Язмышым иҗат белән бәйләнмәсә, мин укытучы булыр идем. Кечкенәдән укытучы булып уйный идем. Мәктәптә гел бишлегә укыдым. Әнинең мәктәп директоры булып эшләүче энесе: «10нчы сыйныфка барасың, табиб буласың. Синнән әйбәт табиб чыгачак», – ди. Әнинең укытучы итәсе килә. Безнең өйдә Татарстанда һәм Башкортостанда чыга торган татар газеталары күп иде. «Кызыл таң» газетасында «Музыка педагогия училищесына студентлар кабул итәбез» дигән белдерү күрдем. Өйдәгеләргә шунда барачагымны әйттем. Алар: «Барсын, гармунын тотар да кире кайтыр», – дип ризалаштылар. Үземнән дә зур чемоданны күтәреп чыгып киттем, укырга кереп кайттым. Музыка укытучысы, музыка мәктәбе директоры булып эшләдем. Аннары язмыш «Шәрык», «Юлдаш» радиоларына алып баручы итеп китерде. «Юлдаш»та шактый еллар эшләдем. Инде радионың 25 еллыгына әзерләнбез.Биредә җыр, иҗат дөньясында кайнадым. Тапшырулар арасында бик күп җырлар яздым. Хәзер «Туган тел» каналында «Күзгә-күз карашып» тапшыруын алып барам, җырлар язуымны дәвам итәм.
– Аларны җырчыларга үзегез бирә идегезме?
– Җырларымны беркемгә дә тәкъдим иткәнем юк, җырчылар эзләп киләләр. Мәдәни чараларга гармун белән чакыра иделәр. Үзем уйнап җырлый идем. Бервакыт «Моң» студиясендә баянчы Сара апа Мөхәммәтҗанова: «Җырларың халыкка китәчәк. Аларны аудиотасмага яздыр», – диде. 1991 елда 12 җырымны туплап, үзем уйнап, җырлап беренче аудиоҗыентыкны чыгардым. Бу минем радиода мөхәррир булып эшләгән вакытларым иде. Хәния Фәрхи белән ире Габделхәй, Чаллы базарына баргач, минем «Беребез өчен беребез кирәк» җырымны ишеткәннәр. Сатучы янына барып минем белән кызыксынганнар. Сатучы мине бик мактап, «Шәрык» радиосында эшләгенемне әйткән. Хәнияләр кассетаны сатып алганнар. Аннары мине эзләп Уфага килгәннәр. Өйдә халаттан гына гына коймак пешереп торганда ишекне шакыдылар. Барып ачсам, кулларына чәчәк һәм торт тотып Хәния белән Габделхәй басып тора. Мин шаккаттым. Сөйләшеп киттек. Хәния 12 җырның алтысын берьюлы алып китте. Кайту белән барысын да чыгарды. Аннары ел саен программасына 6-7 җырымны кертә иде. «Сезнең якта нинди җилләр исә», «Уйна, гармун», «Капка төпләрендә яшел чирәм», «Бәхет теләгез безгә», «Беребез өчен беребез кирәк», «Дусларга» һәм башка җырларым барсы да хит булып киттеләр.
– «Беребез өчен беребез кирәк»не Башкортостанның беренче президенты Мортаза Рәхимов та яраткан диләр.
– Радиода, котлаулар тапшыруында минем Хәния башкаруындагы җырларны бирүне сорап алтышар хат килә иде. Беренче исемне биргәндә, документлар тапшырырга баргач, Мортаза Рәхимовның: «Кем ул Зифа Нагаева?» дигән соравына директорыбыз: «Көненә алтышар тапкыр яңгырый торган сез яраткан «Беребез өчен беребез» җырын язучы дигән. Президент мактаулы исемгә документларга шунда ук кул куйган. «Шәрык» радиосының дүртъеллыгында зур концерт залында «Беребез өчен беребез кирәк»не баян белән җырладым. Ике яклап икешәр рәт чәчәкләр тоткан кешеләр чираты төзелде. Зал уртасында зур куллары белән Мортаза Рәхимов алкышлый. Шуннан популярлашып киттем. Җырларымны җырчылар үзләре килеп алдылар. Аннары заказга яздыра башладылар.
– Темаларны каян аласыз?
– Халкымнан. Бер концерттан соң бер ханым: «Парлылар турындагы җырларыгыз матур, ялгызлар турында да языгыз әле», – диде. Шуннан соң ялгызлар турында өч җыр яздым. Тамаша залында парлыларга мәдхия генә көтмиләр, анда зарлы, кайгылы кешеләр дә бар. Ә әнкәйләрне зурлау, әткәйләрне хөрмәтләү кебек социаль темалар миңа әнием тәрбиясеннән һәм радиода эшләгәндә халык белән очрашуларда килде.
– Җырымны бу җырчыга нигә бирдем икән дигән уй туганы булдымы?
– Булды... Мин түгел, халык: «Эх, җырны харап итте», – диде. Җырны язганчы тавышын, диапазонын, мөмкинлеген тыңларга кирәк. Бер җырчыга язган җыр икенчесенә ярамый.
– Җырларыгызның хит булу сере нидә?
– Минем җырларымның башта сүзләре туа, сүз үзенә көй эзли. Мәгънәле сүз һәм җырны тиешенчә башкаручыны таба алсаң, җырың хит булып китә. Мин кешенең мөмкинлеген истә тотып җырлар язам. Җырларым белән йолдыз булып атылган җырчылар күп булды.
– Илсөя Бәдретдинова белән Фирдүс Тямаевка нигә җыр язмыйсыз?
– Мин барлык җырчыларга рәхмәтле булып яшим. Хәния җырларымны Татарстанга кертте. Фән Вәлиәхмәтов: «Җырларыңны беләләр, үзеңне белмиләр», – дип мине автор-башкаручы буларак Татарстанга танытты. Мине аның кадәр зурлап, илһам биргән кеше юк. Зөһрә Шәрифуллина, Зөлфия- Җәвит Шакировлар, Зәйнәп Фәрхетдинова дәрәҗәле елларымда мине тагын да күтәрделәр. Илсөя белән без бик дуслар. Ләкин формат дигән нәрсә бар. Минем формат аныкына сыймый. «Бер вакыт кына» җырын Зөһрә Шәрифуллинадан курка-курка гына алган иде. Халык яратты. Мәхәббәт турында минеке генә булырлык җыр кирәк дип язды. Шигыре булды, көе дә минемчә кирәк бит. Мин аңа җибәр бу җырны дим, юк сүзләрен генә бир, ди. Фирдүсне дә якын күрәм. Ул бик ярдәмчел. Аның тавышының моңын үзе генә җырлаганда ишетеп була. Сәхнәгә чыгып «Бирегез адреналин!» дип кычкыра башлый да... бетте. «Ялгыз торнасы»н тыңлаганда үлеп, терелеп бетәм. Ул тормышчан җыр кирәк дигәч, түбәндәге шигырь туды.
«...Үзеңнең язмышың уңмаса,
Үзеңнең язмышың уңса да,
Калдырыйк кешелек күңелендә
Мең түгел, бер чәчәк булса да».
Фирдүс шул шигырьне җыр итәм дип йөри. Болар икесе дә импульслы, көчле энергетикалы, үзсүзле, искитәрлек сәләтле җырчылар.
– Тамашачыларга, балаларыгыз, оныкларыгызга теләкләрегез?
– Яңа көн туган саен балаларыма, оныкларыма – һәркемгә аш һәм эш бәхете телим. Илләребезгә тынычлык килсен. Тамашачыларымны тагын да матур, мәгънәле җырлар белән сөендереп яшәргә насыйп булсын.
Фото Зифа Нагаеваның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев