Милли хисләр белән канатланып
Милләтебез соңгы елда зур сынаулар кичерә.
Юк, бөек татар халкы әле тиз генә бирешмәс! Милли хисләр белән янып, рухый байлыгыбызны саклау өчен җан атучы фидакарь җаннарыбыз җитәрлек. Чаллының “Шатлык “ яшьләр үзәгендә татар егет-кызларын барлап, аларны җыеп төрле чаралар оештыручы Илүсә Азат кызы Әүхәдиева әнә шуларның берсе. “Серле сандык”, “Халкым чишмәсе” кебек кичәләр, бәйге-ярышлар милли рух белән сугарылган.
Ә инде республикакүләм “Татар егете бәйгесе” һәр елны бәйрәм төсмерен алып күтәренке шартларда уза. Быел да шулай булды. Татарстанның төрле район-калаларыннан килгән җиде егет “Энергетик” мәдәният сарае сәхнәсендә үзләренең уңган-булганлыкларын, осталыкларын, җитез-көчле һәм талантлы булуларын күрсәттеләр.
Шоу-тамаша гына түгел иде бу: үсмерләр туган телебезне, милли кыйммәтләребезне саклау өчен киләчәктә тырышып хезмәт куярга сүз бирделәр. Һәрберсе үзе белән таныштырганда гыйлемле булулары белән бергә ир-егетләргә генә хас булган сыйфатларын да ачып салдылар. Шунысы үзенчәлекле, татар халкы бит болын чәчәкләре төсле төрле этник төремнәрдән тора, биредә мишәр, типтәр, Казан арты сөйләшләре яңгырады. Ә бу бәйгене тагы да кызыклы итте. Җиде егетнең берсен-берсе уздырып чыгыш ясаулары гаҗәеп бер күркәм манзара булды. Кемдер җырлады, кемдер биеп осталыгын күрсәтте, шигырь сөйләп телебезнең матурлыгын раслаучылар да булды. Азат Фәссахов исемле егет хәтта чәк-чәк пешереп күрсәтте.
Тик шунысы бераз күңелне төшерде: Чаллыбыздан нибарысы 3 егет кенә катнашты. Ә бит шәһәребездә татар мәктәпләре, гимназияләре шактый. Жюри әгъзасы Булат Сәлахов ачынып болай диде: “Телебезне укытуны кысу сәясәте бик күп мәктәпләрдә, ата-аналарда хәтта укытучыларда битарафлыкны уятты. Башка елларны “Татар егете” бәйгесендә катнашырга 30-40 үсмердән зур кыенлык белән финалга җидесен сайлап ала идек. Быел нибарысы унике егеттән генә сайладык”.
Ничек булса да “Энергетик” мәдәният сарае залы җанатарлар белән тулы иде. Үсмерләр интеллектуаль бәйгедә дә үзләрен сынадылар, кул көрәшендә дә көчләрен күрсәттеләр. Кул көрәшендә армспорт буенча дөнья чемпионы Энҗе Хәмидуллина хөкемдарлык итте. Чистай районыннан килгән Инсаф Нуруллинның егетләр арасында иң көчлесе икәне ачыкланды.
Катнашучыларга иң беренче куелган таләп татар телендә саф, матур итеп сөйләшү иде. Чаллының Паташов исемендәге көллият студенты Динар Дәүләтшиннан да шәп сөйләүче булмады кебек, егетне радиода сөйләүче итеп бүген үк эшкә кабул итәргә була!
Шәһәребезнең 29 нчы һәм 54 гимназияләре үз егетләрен бәйгегә шәп әзерләгәннәр: күмәк номерлар тамаша-конкурсның үзгә бер бизәге булды. 29 санлы татар гимназиясенең заманча алымнар куллануы, мәктәп ансамбле белән берлектә сюжетлы чыгышын мактап китми булмый. 54 нче гимназиядән Данил Нәҗмиев өчен бөтен мәктәп коллективы җан атарга килгән, алай гына да түгел бу гимназия бию коллективы искиткеч матур чыгыш ясады.
Ә инде кул эшләрен тәкъдим иткәндә Әлмәт районы Чупай авылыннан килгән Раил Идрисовның умартачы булып киенеп сәхнәгә чыгуы үзе бер матур күркәм күренеш булды. Раил умарталар тота икән, аны бу һөнәргә бабасы өйрәткән. Кәрәзле бал белән дә сыйлады ул жюри әгъзаларын.
Ку эшләре төрле-төрле иде, кемдер агачтан юынып нидер эшләсә, кемдер калайдан самовар торбасына кадәр ясый, шулай ук егетләр санык ясап алып килгәннәр, уйнау җайланмалары да тамашачыларда кызыксыну тудырды.
Ә жюрига җиңүчене билгеләгәндә озак бәхәсләшергә туры килде. Чөнки егетләрнең һәммәсе дә кайсыдыр яктан уңнан-булган. Аларның барсына да номинация белән күркәм сыйфатларына туры килә торган дипломнар һәм бүләкләр бирергә уйладылар.
Ә җиңүчене билгеләү бик кыен булды, тавыш бирү юлы белән “Татар егете-
Бәйгедә катнашкан егетләр һәммәсе дә истәлекле бүләкләр һәм бизәкле кәләпүшләр алдылар.
“Татар егете-
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев