Шәһәрдә үтәчәк чаралар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Яшь гаиләләр өчен түләүсез мастер-класс оештырыла
25 апрельдә "Орион" яшьләр үзәгендә шәһәребезнең яшь гаиләләре өчен түләүсез мастер-класс оештырыла. Аның кысаларында белгечләр бала тәрбияләү, сәламәт тормыш рәвеше алып бару, социаль ипотека белән бәйле сорауларга җавап бирәчәкләр. Чарага яшьләр үзәгенең интернет сайты аша алдан язылу мөһим.
-
Хәләллек ул – яшәү рәвеше
Чаллы шәһәре мөхтәсибәте мәчетләрдә хәләл һәм хәрамне аңлату буенча дәресләр башлады. Укуларга якшәмбе мәдрәсәләре мөгаллимнәре, укучылары - барлык кызыксынучылар җәлеп ителә. Мондый дәресләр ГЭС, "Нур-Ихлас", "Туфан" мәчетләрендә узды инде. Дәресләрне имам-мөхтәсиб урынбасары, Татарстан Диния нәзарәте каршындагы Хәләл комитетының белгечләр төркеме җитәкчесе Фоат хәзрәт Мөхәммәтов (рәсемдә) алып бара. "Кызганычка каршы, әле...
-
Бушлай юридик ярдәм
20 мартта "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсендә (Яңа шәһәр, 3/18) халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтелә. Биредә 8-17 сәгатьләрдә халыкны борчыган сорауларга адвокатлар, нотариуслар, прокуратура һәм пенсия фонды хезмәткәрләре җавап бирә. Язылу өчен 37-45-69 телефонына шалтыратырга кирәк.
-
Чаллыда вакансияләр ярминкәсе булачак
19 мартта Чаллының хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе була. Анда "АС-Кама", "Штурман Кредо+", "Домкор Индустрия", "Камский бекон" һәм башка предприятие вәкилләре катнаша. Бу предприятиеләргә эретеп ябыштыручылар, шәфкать туташлары, хисапчылар, пешекчеләр, программистлар, җыештыручылар кирәк.