Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкыннарда

Дөнья учларында ни генә юк!

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезне шәһәребездә яшәп иҗат итүче каләм осталарының иҗаты белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Сәхифәбезнең бүгенге кунагы - Лилия Фәттахова.

Лилия Рәфхәт кызы Фәттахова 1972 елның 22 октябрендә Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында дөньяга килә. Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлап, Яңа Чишмә гимназиясендә татар теле һәм тарих укыта. 
2009-2013 елларда район мәгариф бүлегенең методик-мәгълүмати үзәгендә милли мәгариф буенча методист булып эшли; районның тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары берләшмәсен җитәкли. 2017 нче елга кадәр  Яңа Чишмә урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укыта. Югары категорияле укытучы, ТРның «Иң яхшы укытучы», «Педагог-остаз», Яңа Чишмә районы башлыгы грантлары иясе, «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
2017 елда Чаллыга килә. 2017-2018 елларда «Шәһри Чаллы» газетасында бүлек мөхәррире булып эшли. Бүгенге көндә “Көмеш кыңгырау” республика балалар һәм яшүсмерләр газетасында мөхәррир урынбасары. 
«Танырсыңмы?» (2015), «Ишет мине!..» (2019) шигырь китаплары, «Карурман миләүшәсе» (2019) хикәяләр җыентыгы басылып чыкты. 2019 елдан ТР Язучылар берлеге әгъзасы.
Шигырь һәм мәкаләләре, хикәяләре «Яңа Чишмә хәбәрләре», «Мәдәни җомга», «Безнең  гәҗит», «Яңарыш» (Удмуртия) газеталарында, «Казан утлары», «Сөембикә», «Идел», «Тулпар» (Башкортстан), «Ялкын», «Сабантуй» журналларында, күмәк җыентыкларда («Илһам  чишмәләре», «Авылым, мин синең тәлгәшең», «Туган  яктан илһам алып» һ.б.)
2019 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Дөнья учларында ни генә юк!
Дөнья учларында ни генә юк!
Үрел әйдә! –
Сиңа нәрсә кирәк?
Кирәгеңнең-теләгеңнең төше
Салкын акыл микән? Ярсу йөрәк??

Дөнья учларында ни генә юк!
Төче нигъмәт анда,
Ачы нигъмәт...
Язмышыңа үпкәлисе түгел –
Язылганны ачалмасаң ипләп.

Дөнья учларында ни генә юк!
Синең өлеш – алтын, әллә көмеш??
Әллә бакырга да разыйсыңмы
Күңел күзең
сукыр калган килеш?

Дөнья учларында ни генә юк!
Үрел әйдә! –
Сиңа нәрсә кирәк?
Ихлас теләкләрдән юл сапканда –
Юл табылыр, дип пышылдый
йөрәк...

Сиңа нәрсә кирәк?..

***

Син күргәнне мин дә күрмиммени?
Күргән – йөрәккәйне телмимени??
Тик...мин җирнең ул кояшсыз ягын
Әйләнебрәк үтәр юллар эзлим.

Авыр уйлар төксе чырай кебек –
юатмыйлар гел елмаеп-көлеп.
Без соң елатырга килдекмени
Гел чаң сугып, гел караны күреп?

Уятырга дисең...Уянырга
теләк юкта кемнәр ишетер ул?
Бөркетләрне бөркет, көртлекләрне
Көртлек кенә тиңләп иш итәр ул...

Мин бу җирнең кояшлырак ягын
Эзләп йөрим бүген. Анда җылы.
Күшеккәннең күңеле моңлы да ул,
Тик бәхетсез аның гомер җыры...


Түм-түгәрәк дөнья

Түм-түгәрәк дөнья.
Ярым-ярты өмет...
Сискәнәсең кайчак
Шундый хәлне күреп.

Нигә ярты соң ул?
Нигә бөтен түгел?
Өмет киселерлек
Кителгәнме күңел??

Дөнья – түм-түгәрәк! 
Ишет әле, адәм!
Әрле-зарлы мәлең –
Хак күзендә – әрәм...

Юк-бар уйлар башта,
Барлы-юклы гамәл...
Өзелгәнче таңың –
Табу кирәк әмәл.

Дөнья – түм-түгәрәк!
Өмет – мәңге тере –
Гади генә юкса
Яшәүләрнең сере.

Күкләр нәсихәте
Гади кебек юкса:
Дөньяң түгәрәк ул
Җанда өмет булса.


Әни догасының ышыгында

Без дә бүген 
Әни янына дип
Ашыга-ашыга
кайткан булыр идек...
Көтәр кешең – Әни булган чакта – 
Кайтуларның рәхәтлеген белдек.

Көтәр кеше – 
Әни булган чакта,
Без дә һаман бала идек әле,
Әни догасының ышыгында
Гомер буйлап бара идек әле...

Әни догасының ышыгында
Көннәре дә кояшлырак иде,
Тарткан йөгең – җиңелерәк иде,
Кочар дөньяң – колачлырак иде...

Әни янына дип,
Без дә бүген
Күчтәнәчләр төяп кайтыр идек...
Рәхмәт тулы бер сөенеч шунда
Мең сөенеч булып артыр иде.

...Туган нигез һаман шулай көтә,
Әни генә хәзер юк шул анда.
Күчте Әни, 
Яши Әни хәзер
Безнең догаларның ышыгында...


Кемнәрнеңдер...

Кысыр хисләр кысыр хәсрәт
арбасыннан эткән чакта,
кемнәрнеңдер йөрәгенә 
чып-чын кайгы ташы ята...
Кемнәрнеңдер күзләреннән
сытылып чыга соңгы яше
һәм ул... яши!
Зарланмыйча, уфтанмыйча,
Язмыш җилен каһәрләми...
Яши Җирдә Кеше булып –
усалланмый, зәһәрләнми...
Кысыр хәсрәт шәлен ябып
йөргәннәрдән тора читтә.
Җир йөзендә Кешеләр күп! – 
Юллар ишне ишкә илтә...
(Аңларсың бер ... гомер җитсә...)


Таныш без...

Мин бит сине
Бик күптәннән беләм.
Төрле чагың беләм,
Сер капчыгы!
Тик һаман да әле
белмим кебек:
көн тууга 
тагын ни ачылыр?!

Башка беркем белән
бу кадәрле
таныш түгел,
тынышалсам да мин.
Сиңа карышуы авырырак,
чит кубызга – 
карышалсам да мин...

Уйларыңның 
иңен-буен беләм,
тирәнлеген беләм –
белми, димә!..
Хисләреңнең пәрәвезе генә
ниләр тартачагын
белмим менә.

Алтын табам кайчак,
Кайчак – чүп-чар
пәрәвезнең 
елтыр челтәреннән.
«Минме соң бу?!» дим дә...
танып алам...
Үзем шул бу...
Беләм бик күптәннән.


Кайчакта...

Кайчакта без –
бик көтелгән кунак,
кайчакта – юк.
Кайчакта без –
ифрат ипле, тыйнак, 
кайчакта – юк...

Кайчакта без – 
җор теллеләр, шуклар, 
кайчакта – юк.
Кайчакта без – 
тын алабыз туктап, 
кайчакта – юк...

Йөгерәбез, 
укталабыз алга –
өлгерме без?..
Без бит кайчак 
артык ашыкканга – 
өлгермибез!

Өлгермибез 
хәлен сорашырга 
якыннарның,
һәм дус күреп
җан утыңа синең 
тартылганның...

Кул сузарга 
өлгермибез кайчак 
хыялларга.
Ә бит кеше 
бәхетле бу җирдә 
хыял барга!..

...Кайчакта без –
бик акыллы, зирәк.
Кайчакта – юк...
Ә иң – кирәк!
Ныклы терәк кирәк
Бар чакта ук...

Уйламаган борылышлар 

Уйламаган борылышлар...
Көтелмәгән шатлык...
Чал Чулманның тын ярында
Без дә учак яктык.

Янып бетсен әрнү-сагыш,
Тик... янмасын  йөрәк.
Көлләрдә дә гөл күрүче
Уяу җаннар сирәк...

Уйламаган борылышлар...
Көтелмәгән шатлык...
Чал Чулманның тын күгендә –
Каурый-каурый аклык...

Шәһәрне дә яратырга кирәк
Шәһәрне дә яратырга кирәк.
Таш булса да йөзе.
Таш булса да.
Һәр карышы Җир-Анадан аерып,
Каерып алган өлеш-аш булса да.

Яратырга кирәк. Таш өстендә
Гөлләр шытсын өчен
Берәм-берәм.
Ул гөлләрне мин –
кичерү сорап –
тамган күз яшьләре итеп күрәм.

Яратырга кирәк. Таш дисәң дә,
Ташлар да бит алар тере. Тере!
Син ташлардан сора:
күпме анда
кешеләрнең чәчкән,
түккән сере.

Шәһәрне дә яратырга кирәк.
Таш булса да үзе.
Таш булса да.
Җир-Ананың
төпчек улы сыман,
нигез-йортка гүя баш булса да.

Яратырга кирәк. Яратудан
Йомшара ул
хәтта каткан бәгырь.
Таш калалар түгел,
Яратуга
Мохтаҗ булып бара
безнең дәвер.


Хак (мәсәл)
– Миннән яхшырагы юк ич инде,
(Һич тынгы юк кавышканнан бирле!) –
Нигә шулкадәрле сөймисең,
Һаман читкә таба сөйрисең? –

Күн Муенчак шулай дигән Эткә.
Ә Эт шунда элеп алып киткән:

– Алтынмы син, көмешме син,
Күнме син, –
Син бит бәйдә тору хакын белмисең.
Ни кысса да муеныңны – барыбер,
Чын тугрылык – тик иреккә барәбәр.

Ps. Затлы каеш түгел бәхет үлчәме,
Җирдә бәхет хөрлек белән үлчәнә.
Хәер, аңлый алмас моны Муенчак –
Ул бит инде «эшкәртелгән уенчык».

Мәдхия (мәсәл)
Көяз Әтәч, тавыкларын җыеп, нотык сөйли;
Башын артка чөеп, ләззәт белән көйли-көйли:
– Мин шәплектән – аталасыз сез дә «шәпнекеләр!» диеп,
Азык кайгыгыз юк, тамагыгыз туя, биләмәгез – көйле.

Мин булмасам, сез бу рәхәтлекне күрер идегезме?
Читкә чәчелеп, кадерегез белми йөрер идегезме?!

Мәдхияләр ява тавыклардан аңа татлы-тәмле:
– Солтаныбыз, булдыклыбыз ла син, мәңге яшә, яме...
«Шәпнекеләр!» дигән дан күтәрү кемгә тигән әле!
Син булганда, кыт-кытаклап йөрү – үзе дөнья яме!

...Чуар тавык исә – раслап бугай «мие сыек»лыгын, 
Акрын гына яшел чирәм үскән урам якка кыеклаган.

Ps.Кемдер, бәлки, хикмәт монда иңдә түгел, буйда, дияр.
Гамәлләрнең төп асылы – күмәк җыруга кермәгән уйда, дияр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев