Чаллыда авыл мәктәпләрен үстерү темасына халыкара конференция узачак
«Авыл территорияләрендә мәгариф: тәҗрибә һәм үсеш юнәлешләре» халыкара катнашу белән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе 15 ноябрьдә Чаллы дәүләт педагогика университеты, шулай ук Мамадыш районы Красная Горка урта мәктәбе һәм Мамадыш шәһәренең «Квантум» балалар һәм яшүсмерләр йорты» базасында узачак.