Ни өчен банк кертемнәре бүгенге көнгә кадәр шулай киң кулланыла?
Банк кертемнәре, акчаны мендәр астында саклауга караганда отышлырак. Моннан тыш, кертемне ачу өчен махсус икътисади белем кирәкми, ә акчаны югалту куркынычы бөтенләй юкка чыга. Кыска вакытлы кертемнәрнең үзенчәлекләре турында - «Татар-информ» МА материалында.
Банк кертемнәре тотрыклы табыш алырга мөмкинлек бирә. Июль аенда Россия Үзәк банкы төп ставканы елына 6,5% ка кадәр арттырды. Мондый карар депозитлар буенча ставкаларны арттырырга ярдәм итәчәк, шулай ук инфляцияне киметәчәк һәм клиентларның салынган акчалары кыйммәте төшүдән саклаячак. Күп кенә банклар акча кертүче максималь өстенлекле кертемнәр буенча отышлы процент ставкалары тәкъдим итәргә тырыша.