Татар телчеләренең салкын карашы
Туган тел! Бу турыда күпме шигырьләр язылган, җырлар җырланган....Габдулла Тукайның: “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!”- дигән шигырь юлларын татар милләтеннән булган һәрбер кеше беләдер, мөгаен. Ләкин бу сүзләр соңгы елларда әниләрнең бишек җырлары белән балаларның йөрәгенә түренә сеңәме икән? Татар милләтенең бүгенге хәлен беләсегез килсә шәһәр китапханәләренә барып бәяләп карагыз!