Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Таныш булыйк

Алмас Идрисов – Чаллының яңа архитекторы

Шәһәр баш­кар­ма ко­ми­теты җи­тәк­че­се На­ил Мәһ­ди­ев бо­е­ры­гы бе­лән Чал­лы­ның баш ар­хи­тек­то­ры, шә­һәр тө­зе­ле­ше һәм то­рак үсе­ше ида­рә­се баш­лы­гы итеп Ал­мас Ид­ри­сов бил­ге­лән­де. Ха­ки­ми­ят­нең мат­бу­гат хез­мә­те хә­бәр итү­ен­чә, Ал­мас Әх­тәм улы 1973 ел­да "Ар­хи­тек­ту­ра" бел­геч­ле­ге бу­ен­ча Ка­зан ин­же­нер-тө­зү­че­ләр ин­с­ти­ту­тын­ тәмамлаган. Ан­на­ры КИ­СИ­да ар­хи­тек­тура-про­ект­лаш­ты­ру ка­фед­ра­сы ас­сис­тен­ты бу­лып эш­ли баш­лый. 1976-78 ел­лар­да "ТАТ­НИ­ПИ­НЕФТЬ"...

Шәһәр баш­кар­ма ко­ми­теты җи­тәк­че­се На­ил Мәһ­ди­ев бо­е­ры­гы бе­лән Чал­лы­ның баш ар­хи­тек­то­ры, шә­һәр тө­зе­ле­ше һәм то­рак үсе­ше ида­рә­се баш­лы­гы итеп Ал­мас Ид­ри­сов бил­ге­лән­де. Ха­ки­ми­ят­нең мат­бу­гат хез­мә­те хә­бәр итү­ен­чә, Ал­мас Әх­тәм улы 1973 ел­да "Ар­хи­тек­ту­ра" бел­геч­ле­ге бу­ен­ча Ка­зан ин­же­нер-тө­зү­че­ләр ин­с­ти­ту­тын­ тәмамлаган. Ан­на­ры КИ­СИ­да ар­хи­тек­тура-про­ект­лаш­ты­ру ка­фед­ра­сы ас­сис­тен­ты бу­лып эш­ли баш­лый.

1976-78 ел­лар­да "ТАТ­НИ­ПИ­НЕФТЬ" ин­с­ти­ту­ты­ның проект төр­ке­мен җи­тәк­ли.

1978-90 ел­лар­да - Бө­гел­мә­нең, ә 1990-92 ел­лар­да Лени­но­горс­ки­ның баш ар­хи­тек­то­ры бу­лып эш­ли.

1992-95 ел­лар­да Тү­бән Нов­го­род­та те­ле­ү­зәк фи­ли­а­лы тө­зе­ле­ше­нең баш ар­хи­тек­то­ры бу­ла.

1995 ел­да Ка­зан дә­ү­ләт ар­хи­тек­ту­ра-тө­зе­леш ака­де­мия­се­нең те­о­рия, ар­хи­тек­ту­ра та­ри­хы ка­фед­ра­сы­на өл­кән укы­ту­чы итеп ча­кы­ры­ла.

1999 ел­ның 30 ию­лен­нән - Әл­мәт­нең ар­хи­тек­ту­ра һәм шә­һәр тө­зе­ле­ше бү­ле­ге мө­ди­ре, бү­лек үз­гәр­гәч, шул исем­дә­ге ида­рә­не җи­тәк­ли.

Ал­мас Ид­ри­сов - Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган ар­хи­тек­то­ры, фән һәм тех­ни­ка өл­кә­сен­дә Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның дә­ү­ләт пре­ми­я­се лау­ре­а­ты, Рос­сия баш ар­хи­тек­тор­ла­ры бер­ле­ге­нең "Кен­тавр" бил­ге­се лау­ре­а­ты. Шә­һәр тө­зе­ле­ше, ар­хи­тек­ту­ра һәм ди­зайн өл­кә­сен­дә­ге ка­за­нышлары өчен 2009 ел­да "Ди­зайн үсе­шен­дә­ге ка­за­ныш­ла­ры өчен" мак­тау­лы бил­ге­се бе­лән бү­ләк­лә­нә.

Баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се На­ил Мәһ­ди­ев әле­ге бил­ге­лә­нү уңа­ен­нан аң­лат­ма бир­де:

- Тор­мыш­та бер­нәр­сә дә мәң­ге­лек тү­гел. Кем­дер ла­еклы ял­га чы­га, кем­дер үзен баш­ка өл­кә­дә сы­нап ка­рарга те­ли. Бу - га­дә­ти кү­ре­неш. Оль­га Ни­ки­ти­на - юга­ры квалифи­ка­ци­я­ле ар­хи­тек­тор. Әм­ма Чал­лы ар­хи­тек­ту­расына яңа ка­раш ки­рәк. Шу­ңа кү­рә мин Ал­мас Әх­тәм улын ча­кыр­дым. Тиз­дән ул үзе­нең тәҗ­ри­бә­ле ко­ман­да­сы белән эш­кә ке­ре­шә.

Соң­гы ел­лар­да Әл­мәт та­ны­мас­лык бу­лып үз­гәр­де. Бу - баш ар­хи­тек­тор­ның хез­мә­те нә­ти­җә­се. Ул "Тат­нефть" ком­па­ни­я­се яр­дә­ме бе­лән шә­һәр­не тор­мыш өчен уңай­лы һәм Та­тар­стан­ның иң ма­тур ка­ла­ла­ры­ның бер­се дә­рә­җә­се­нә кү­тәр­де. Без­нең мак­сат - Ид­ри­сов­ның бай тәҗ­рибәсен ис­тә то­тып, шә­һә­ре­без­нең үз йө­зен бул­ды­ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев