Янына барып: « Аяк киемеңне чистартырга кирәк инде», — дип әйтәсе килә.
Аяк киемнәре ремонтлаучы Рәмзия Галимардановадан киңәшләр.
Йортка терәлеп төзелгән, элеккеге чәчтарашханә бинасында күн исе, буяулар, аяк киемнәре, сумкалар төзелеп тора. Зур җиһазлар.. бу аяк киемнәрен төзәтү бүлмәсе. Шундый шыксыз тоелган урында ягымлы ханым - Рәмзия Галимарданова эшли. Ул бу эшен яратып башкара, моңа 15 ел гомерен башкара.

«Энәләр дә кадала иде, чүкеч белән дә бәрә идем»
— Рәмзия Әсхатовна, үзегезнең кызыклы һөнәрегез турында сөйләгез әле. Бу эш белән шөгыльләнүегезгә күпме вакыт булды?
— Минем бер дус кызым эшли иде, ул үз вакытында аяк киеме тегү белән шөгыльләнде. Элек Чаллыда, совет заманнарында аяк киеме тегү фабрикалары бар иде бит. Барысы да таркалды, шул тегү эшендә булганнар аяк киеме ремонтлау эшен башлап җибәрде. Мин иҗади кеше, үз кулларым белән нәрсәдер эшләргә яратам. Дус кызым мине чакырды, чөнки мастерскойда осталар җитми иде. Осталар башта кемгәдер эшлиләр, аннары үзләре үсәләр дә, үз юллары белән китәргә телиләр. Аларда да шулай булды — кешеләр үзләре өчен эшли башладылар, куллар җитмәде. Мин нульдән килдем.
— Авыр булмадымы? Анда бит гел кул белән эшләргә кирәк. Куллар пычранадыр, сөялләр, энәләр...
— Әйе, барысы да булды. Энәләр дә кадала иде, чүкеч белән дә бәрә идем, барысын да күрдем. Башта авыр иде. Сроклар кыса. Ничек кенә булмасын, сыйфатлы гына түгел, тизрәк тә эшләргә кирәк бит.
—Авыр булуга карамастан, эш ошадымы?
— Әйе. Өйдәгеләр: «Бәлки, ташларсың?» — дип тә карадылар. Чөнки керем зур түгел иде. Мин килгән вакытта резин итекләр модага керде, күз алдыгызга китерегез! Нинди ремонт булсын инде? Аннары арзан аяк киемнәре кибетләре чыкты, сатып алалар да, тузгач ташлап аталар иде. Ремонтлау аяк киеменең үзеннән кыйммәтрәккә төшә. Ләкин миңа күн белән эшләргә ошый иде, аның исе ошый иде. Аннары Интернет чыкты, 2018 елларда набойкалар кую яки кремлау гына җитми икәнен аңладым. Кешеләр дә башка сораулар белән мөрәҗәгать итә башлады: «Замшаны ничек чистартырга? Ничек яңартырга? Сызылган җирен ничек бетерергә?» Чөнки барысын да крем белән генә төзәтеп булмый. Барысына да өйрәнәм, өйрәндем һәм өйрәнәчәкмен, чөнки бу чәчтараш һөнәре кебек. Гел яңа трендлар чыга, яңарып тора. Аяк киемнәрен атып бәрәләр, саклап кимиләр, бозалар, аннары алып киләләр: «Моны төзәтеп буламы?» — дип сорыйлар. Нәрсәнедер була, нәрсәнедер юк инде. Әгәр кайнар суда кайнатмасалар — төзәтеп була. Кер юу машинасына салып, кайнар су белән юсалар — вәссәлам. Коллаген пешә дә - бетте, натураль күн бит.
«Брендлы яхшы аяк киемнәре килүдән туктагач, күпләр искеләрен чыгарып, ремонтларга кирәклеген аңладылар»
— Сезнең клиентларыгыз кемнәр?
— Яхшы аяк киеме киючеләр. Сыйфатлы, яхшы әйберне яратучылар. Яшьләр чистартырга, химчисткага алып килә. Безнең яшьләр арасында да кыйммәтле аяк киеме алучылар, аның кадерен белүчеләр бар. Хәзер вакыт җитми, барысы да ашыга, үзләре карарга теләми. Ә аяк киеме күп, аннары замшаның бик тиз кыяфәтен югалтуын аңлыйлар. Олылар саклап кия. Хәзер, бигрәк тә 2022 елда санкцияләр аркасында брендлы яхшы аяк киемнәре килүдән туктагач, күпләр искеләрен чыгарып, ремонтларга кирәклеген аңладылар. Без бу эш белән конкрет шөгыльләнә башлаганга нибары 3–4 ел гына.
— Шәһәрдә реставраторлар күпме?
— Шәһәрдә химчистка, реставрация белән шөгыльләнүчеләр бик аз. Бармак белән генә санарлык. 3–4 кешедер, бер-беребезгә көндәш түгел. Һәркемнең үз нишасы. Кемгәдер миңа килеп сөйләшеп утыру ошый, кочаклашып та алабыз — мин шундый кеше.
— Сез брендларны аңлыйсыздыр, бәяләрен дә чамалыйсыздыр? Клиентлар сезгә: «Саграк эшләгез, бу бик кыйммәт!» — димиләрме?
— Мин һәр аяк киеменә сак карыйм, алай дип әйтмиләр. Кемнәрдер мактанырга ярата инде, бәясе турында әйтеп, минем игътибарны арттырырга телиләр. Нигездә, кешеләр мине тәкъдим иткәннәр өчен, ышанып киләләр. Гадәттә, беренче тапкыр алып килгәндә бик «үтерелгән» әйберләр китерәләр. Әйе, аяк киемен бозган вакытлар да булды, үземә сатып алырга туры килгәне дә булды.
— Сез ремонтлаган иң кыйммәтле аяк киеме нинди иде?
— Гомумән, мастерскойда берьюлы биш пар аяк киеме ятты, аларның бәясе 700–800 мең сум тирәсе иде. Чөнки һәр пары 180 мең тирәсе иде. Бу брендлар. Шанель, Лабутеннар. Бик кызыклы аяк киемнәре, гади туфлилар гына түгел, туфлидан колготкага күчә торганы да бар иде.
— Ремонт якынча күпмегә төшә?
— Максималь бәя —ботинканың подкладкасын (эчке ягын) алыштырырга кирәк булса. Алты меңнән ун меңгә кадәр булырга мөмкин. Тик бу һәр аяк киеме өчен түгел. Мәсәлән, кызлар туфли борыннарын төзәтергә китерәләр. Әгәр ул кара төстә булса, мең ярым тирәсе булырга мөмкин. Калганы инде эшнең катлаулылыгына карап өстәлә... Барысын да кул белән эшлисең. Наждак кәгазьләре белән һәр җирен кул белән тигезләп утырам.

«Аяк киемен кабул иткәндә кешенең ничек атлавын да аңлыйм»
— Кайда укыдыгыз?
— Мин Ижевскига да бардым, онлайн да укыдым, Мәскәү, Питер да булды. Кемгә күбрәк ышанасың, шуларга мөрәҗәгать итәсең. Онлайн укулар бик күп. База булгач, ә минем ул база инде бар, калганын онлайн сатып алып була. Укулар, хәтта онлайн булса да, 30 меңнән башлана. Шулкадәр акча керткәч, эшне арзанга эшләп булмый. Тагын бер нәрсә борчый: безнең һөнәргә кешеләрнең мөнәсәбәте гаҗәпләндерә. Барысы да никтер без арзанга эшләргә тиеш дип уйлый. Үзләренә яхшы эш, яхшы хезмәт хакы эзлиләр, ә без ике тиенгә эшләргә тиеш имеш.
— Сездә һөнәри чирләр бармы? Мисал өчен, гел аяк киеменә игътибар итү кебек.
— Әйе. Телисеңме-юкмы, күз төшә, һәм аяк киеменә генә дә түгел — сумкага, курткага да. Әгәр әйбер начар хәлдә булса, янына барып: «Чистартырга кирәк инде», — дип әйтәсе килә. Безнең барлыгыбызны белгертәсе, «вакыты җиткән» дип әйтәсе килә. Алай да, мин үземне тыям, чөнки бу һәркемгә дә ошап җитмәскә мөмкин. Әгәр берәрсе белән танышып, сөйләшеп китсәк, мин инде оста икәнемне әйтә алам, визиткамны бирәм.
— Аяк киеменнән кешенең характерын билгеләп буламы?
— Мин бу нәрсәгә артык тирән мәгънә бирмим. Шулкадәр игътибарлы кешеләр бар — алар өчен аяк киеменең күренеше бик мөһим, гәрчә күпләр сезнең аягыгызда нәрсә икәнен күрмиләр дә. Ә кайберәүләр исә: «Берәрсе күрер дә, ни уйлар», — дип бик борчыла. Чиста аяк киемен күргәч, кешенең пөхтәлеген, бәлки, педант булуын аңлап була. Ир-атлар да килә. Аяк киемен кабул иткәндә кешенең ничек атлавын да аңлыйм. Табанның ничек ашалуыннан кемнең «аю табаны» (косолапит) яки кайсы якка басып йөрүен күрергә була. Гадәттә, мондый очракта ортопедка барырга киңәш итәм.
— Ә сез блог алып барасызмы?
— Телеграм-каналым бар, ул «яшь» әле. Анда күбрәк гомуми белем бирү максатыннан мәгълүматлар кертәм: карау ысуллары, кремнар турында. Бу күбрәк сорауларга җавап бирү өчен уңайлы, һәрберсенә аерым аңлатып торып өлгермим.

«Клиентларга: «Юмагыз, сез юа белмисез», — дип әйтәм»
— Аяк киемен өйдә карау өчен нинди база әйберләре булырга тиеш?
— Күнне тукландыра торган аяк киеме кремы. Төссез кремнар күбрәк төрле төстәге аяк киемнәре өчен, ә кара яки көрән өчен үз төсендәге крем кирәк. Кремнар йомшак тюбикларда яки пыяла банкаларда була. Иң мөһиме — составында силикон булмасын. Силиконлы губкалар кулланырга ярамый, бу аяк киеме өчен яхшы түгел. Чөнки силикон элпә (плёнка) ясый һәм күзәнәкләрне яба, ә күн суларга тиеш.
— Киресенчә, ул су этәргеч бит...
— Бары тик 5 секундка гына. Урамга чыгуга, бөтен тузан аяк киеменә куначак. Шул майлы нигез бөтен тузанны үзенә җыячак. Аннары сез губканы алып, шул тузанны күн буенча ышкый башлыйсыз — бу исә микро-сызыклар, кечкенә ярыклар барлыкка китерә. Кремны юка катлам белән сылагыз, 2-3 минут торсын — бу җитә. Аннары йомшак чүпрәк яки щетка белән ышкыгыз. Әгәр аяк киеме су үткәрмәсен дисәгез, крем өстеннән су этәргеч чаралар яки воск (балавыз) кулланырга кирәк. Кышын аяк киемен реагентлардан саклау өчен су этәргеч пропиткалар кирәк. Аларны кичтән сиптерү яхшырак, чөнки ул структурага кереп, саклау катламы ясарга тиеш. Нанопропиткалар да бар, алар тизрәк эшли — аларны чыгып китәр алдыннан бер сәгать кала сиптерергә була. Аяк киеменең эченә һәрвакыт нәрсәдер тыгып куярга кирәк. Форма саклагычлар (калыплар) сатып алсагыз яхшы, яисә кәгазь тыгыгыз. Бу җыерчыклар (заломы) барлыкка килүдән саклый.
— Аяк киемен җәйгә алып куйганда шулай эшләргә кирәкме?
— Җәйгә генә түгел, көн саен кулланганда да шулай эшләргә кирәк. Сез кайтып аяк киемен салгач, ул кибә башлый. Без йөргәндә аякларыбыз тирли, күн дымлана, җылына. Аяк киемен салгач, ул формасын югалтырга яки бөрешергә мөмкин, һәм шулай кибеп кала. Күннең үзенчәлеге шундый: ул дымлы вакытта теләсә нинди форманы ала һәм нинди хәлдә кипсә, шулай кала. Әгәр сез эченә форма саклагыч тыгып куйсагыз, ул тигезләнеп, дөрес формада кибәчәк. Шуннан соң гына аны кремнар белән тукландырырга кирәк.
— Ә ничек киптерергә?
— Бары тик бүлмә температурасында. Бернинди җылыткычлар, батареялар кирәкми. Аннары щетка белән пычракны тулысынча чистартабыз. Катырак басып ышкыгыз, төсе үзгәрер, яңарыр. Аяк киемендә реагентлар бар, аларны чыгарырга кирәк. Менә шулай тузаннан һәм пычрактан арындыргач, су этәргеч пропитка яки нанопропитка сиптерәсез. Теләсә нинди пычрак күн структурасына кереп катып кала. Киләләр дә: «Буяп буламы?» — дип сорыйлар. Мин әйтәм: «Әйдәгез башта чистартып карыйк». Чынлыкта, тузан замшага шулкадәр тирән сеңә ки, әйбернең төсе бөтенләй югала. Кайчак зәңгәр төс яшелгә яки көрәнгә әйләнгән кебек тоела, кеше «төсе үзгәрде» дип уйлый. Аны яхшылап чистартып, тукландыргач, төсе кайта. Беләсезме, өй шартларында замшаны тирән чистарту бик кыен. Мин өйдә кулланыла торган «пенка»ларны киңәш итмим, чөнки аларны куллана белергә кирәк. Замшаны артык чылатырга ярамый. Әгәр ул урын-урын белән генә чыланса, кипкәч буяу катламында таплар калачак. Дым тигез таралырга тиеш. Шунлыктан пенкалар белән сак булыгыз. Кешеләр бозылган аяк киеме белән миңа киләләр: «Төзәтеп буламы?» — диләр. Мин лакмус кәгазе белән тикшереп карыйм — составында чиста селте (щёлочь). Ә селте замша өчен бик зарарлы.
— Пычрак аяк киемен кабул итмисездер инде?
— Юк, мин киресенчә, клиентларга: «Юмагыз, сез юа белмисез», — дип әйтәм. Чөнки дөрес юмау аркасында аяк киемен тагын да ныграк бозалар. «Берни эшләмәгез», — дим. Аларга уңайсыз, «пычрак бит» диләр, ләкин мин үзем сорыйм. Чөнки пычрак табанны юганда, аны сөртеп кенә алмыйлар, ә бөтен җиргә сылап бетерәләр — пычрак замшага да, күнгә дә сеңә. Мин моннан оялмыйм, бу — минем һөнәрем. Кеше бозганны төзәткәнче, башта ук үзем дөрес итеп ясасам яхшырак. Чөнки бозсалар, аны төзәтү кыйммәтрәккә төшәчәк. Пычрак тапларын чыгару — ул инде тирәнрәк чистартуны, күбрәк вакытны таләп итә. Мин һәрвакыт әйтәм: сезон алдыннан китерегез, кремнар белән эшкәртербез, сез тартмаларга салып куярсыз да, сезоны җиткәч, әзер килеш киеп чыгарсыз.
— Тартмаларда сакларга киңәш итәсезме?
— Әйе, тартмаларда, ләкин анда һава йөрсен өчен һичшиксез тишекләр булырга тиеш. Аяк киемен балконнарда саклау киңәш ителми, балкон бик нык кызып яки суынып китми торган булса гына сакларга мөмкин. Иң яхшысы — салкынча һәм караңгы урын. Кояш төшәргә, күн артык кибергә тиеш түгел. Пластик контейнерлар кебек һава бөтенләй керми торган савытлар ярамый. Иң мөһиме: аяк киеме чиста булсын һәм крем белән эшкәртелгән булсын.
— Еш кына: «Безнең совет заманында сыйфат бөтенләй башка иде, хәзер алай түгел», — дип әйтергә яраталар. Сез моны сизәсезме?
— Мин аяк киеме ремонтлау остаханәсендә эшләгәндә, совет заманында яшәгән кешеләр килә иде, андый сүзләрне еш ишеттек. 2012–2013 елларда 1980 елда чыгарылган аяк киемнәрен алып килә иделәр, күз алдына китерәсезме? Күне бик яхшы хәлдә, ә менә табаны (подошвасы) инде таркала башлаган — химик составын югалткан, уалып кына төшә иде. Без табанын алыштыра идек тә, кеше алга таба кия иде. Ләкин, беләсезме, совет заманында да безнең әйберләрне бик алырга теләмиләр иде. Барысы да алман (немец), чех аяк киемнәрен эзләп йөрде. Алманнарның «Саламандр» (Salamander) маркасы — ул вакытта бик зур дәрәҗә иде. Ә Италия аяк киеме һәрвакыт югары бәяләнде. Алар Европа стандартларына туры килгән технологияләр кулланып тегәләр, күннәре дә шуңа
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев