Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Таныш булыйк

Лилия Бикмаева-Мортазина: «Сәхнәгә чыгып исәнләшү белән бөтен авыртулар үзеннән-үзе юкка чыга».

Сәхнә арты мәшәкатьләре, матур булу серләре хакында Лилия белән әңгәмә

Сабан туе, Республика көне, Яңа ел, һөнәри бәйрәм тантаналары, Казаннан зур кунаклар каршы алу, Дәүләт бүләкләре тапшыру... Бу чараларның берсен дә алып баручы Лилия Мортазина-Бикмаевадан башка күз алдына да китереп булмый. Илнур Гомәров белән бергәләп алар шәһәрнең иң затлы алып баручылары дисәк тә ялгыш булмас. Сәхнә арты мәшәкатьләре, алып баручыларның хезмәт хакы, матур булу серләре хакында Лилия белән әңгәмә корып алдык.

– Лилия, ничек бу эшкә алындың?

– Мин белемем буенча музыка укытучысы, вокал дәресләре алып бардым, үзем дә җырладым. 14нче өстәмә белем бирү үзәгендә эшләгәндә бер чара алып бардым. Ошаттылар, шулай чакыра башладылар. Бу инде 18 ел элек булган хәлләр. Аннары «Чишмә»  халыклар дуслыгы йортына эшкә кердем. Шунда мәдәният идарәсе башлыгы шалтыратып: «Лилия, Сабан туенда кунакларны ничек сәламләр идең?» –  дип сорады. Минем җавабым аңа ошады, алабыз диде. Шуннан китте инде, шәһәр күләмендәге зур чараларны алып бара башладым.

– Сабан туе дигәннән, гел бер чаралар туйдырмыймы?

– Гел бер дип әйтә алмыйм, программа төрле була, режиссерлар да алмашына. Сценарийлар төрле, атмосфера да үзгәрә. Сабантуйның рәсми өлеше дә бар, аңа кадәр кабатлаулар. Барысын да килешергә кирәк. Спорт чаралары башлангач без вип-палаткаларга килгән кунакларны каршы алырга барабыз. Ә кич концерт башлана, анда инде сценарий юк, программа буенча гына, ирекле формат.

– Төрле чаклар буладыр? Фамилияләрне әйткәндә дөрес басым куймау, кешеләрне бутау кебек....

–  Басымны дөрес куймау – ул әле чәчәге генә (көлә). Төрле форс-мажорлар була, гел сценарий буенча гына барып булмый бит. Быел Сабантуйда көчле яңгыр булды, бөтен программа буталып бетте, артистлар көтеп торды. Кыскартырга, урыннарын алмаштырырга туры килде. Берсендә Республика көне иде бугай, Чаллыга Олег Газмановны көттек. Аларның төркеме самолетка соңга калган иде, ә күпме кеше көтеп тора бит. Оештыручылар: «15 минут вакытны берәр ничек сузыгыз», –  диде. Тамашачылар белән сөйләштек, төрле интерактивлар уйлап чыгардык. Әле бит бу хәлнең күпмегә сузыласын да белмисең, шул арада сәхнә артына күз төшереп аласың. Адреналин инде.

– Партнердан да күп нәрсә торадыр, сиңа кем белән алып бару ышанычлырак?

– Илнур Гомәров белән без бер-беребезне ярты сүздән, ярты караштан аңлыйбыз. Кайчакта партнер да буталып китәргә мөмкин, бу очракта ярдәм итеп җибәрәсең. Ритм, динамика да туры килергә тиеш. Илнур белән миңа рәхәт, кайчакта бер-беребезне ял иттерәбез. Чаллыда алып баручылар бик әз бит. Күңел ачу чараларын артистлар да алып бара, ә менә рәсмиләренә чыгучыларны бармак белән генә санарлык, чөнки аерым түләмиләр.

– Түләү чаралар саныннан тормыймени?

– Юк, без «Чишмә» халыклар дуслыгы хезмәткәрләре буларак хезмәт хакы алабыз. Хатын-кызлар бигрәк тә бу эшкә килми, чөнки тышкы кыяфәткә таләпләр зур. Ир-ат бер костюм алып аны бөтен чарага кия ала. Ә хатын-кыз киеменә карата дресс-код кырыс. Мисал өчен, рәсми чарага пиджак, юбка яки чалбар кирәк. Протокол чарада да,  үлгәннән соң орден тапшырганда бер төрле киенсәң, дәүләт бүләкләре тапшырганда икенче төрлесе кирәк. Әле кайбер чараларны алып барыр алдыннан документларны куркынычсызлык хезмәте тикшерә, аның аша узмаучылар да бар.

– Киемнәрең һәрчак төрле, матур. Аларны каян аласың?

– Үзем сатып алам. Менә Мәскәү Сабан туена шәһәр хисабыннан махсус тектерделәр. Мин кыйммәтле кием алып, шуның белән горурланып йөрүчеләрдән түгел. Алып баручы булып эшләр өчен, үземне карап, киенеп йөрер өчен мин 5 эштә эшлим. Завод эшчеләрен җырларга өйрәтәм, «Болгар» бию ансамблендә алып баручы, «Чишмә» халыклар дуслыгында эшлим, репетиторлык белән шөгыльләнәм. Прическаны үзем ясарга өйрәндем, иң озагы ярты сәгать вакыт җитә. Мастерларга йөрергә вакытым да юк, акча да күп китә. Кайчакта көненә берничә чара алып барырга туры килә. Прическалар да ясатып йөрсәң...

– Төрле шәһәрләргә дә барырга туры килә бит, юлларда хатын-кызга җайсызрактыр?

– Алып баручыларга авыр. Чөнки без чараның башыннан ахырына кадәр торабыз. Мәскәү Сабан туенда да автобустан төшү белән кунакханәгә йөгердек, аннан кабатлаулар башланды. Оештыручылар белән барысын да килешергә кирәк: кемнәр чыгыш ясый, кем килә алмый? Иң беренче килеп иң ахырдан кайтып китәбез. Башкалар Мәскәү карап йөргәндә безгә ашарга да вакыт җитми.

– Арыган чакларда сәхнәгә ничек чыгасың?

– Елмаям да чыгам. Чынлыкта исә, сәхнәгә чыгып исәнләшү белән бөтен авыртулар үзеннән-үзе юкка чыга. Сәхнәдән төшүгә янәдән хәл авырая. Миңа сәхнә ошый. Һәрчак хәрәкәт, бәлки гадәткә дә кергәндер. Кайчакта туйдырган кебек, бераз ял аласың. Аннары төрле чаралар барганын күреп: «Нишләп мине чакырмадылар икән? Оныттылар ахрысы», –  дип кайгырасың.

– Иң күңелеңә яткан мактау сүзе нинди?

– Ни өчендер мин гел Наил Мәһдиев булган чараларда каушыйм. Ул ахырдан «Лилия, рәхмәт», – дисә, күңелләрем була инде. Рәис катнашындагы чараларда да алай ук дулкынланмыйм. Ә болай, ничә ел эшләсәм дә, сәхнәгә чыгар алдыннан каушата, чыгып баскач барысы да уза.

– Нинди чараларны алып барырга ризалашмыйсың?

– Үлгәннән соң бүләкләү, күмгән вакытлар... мин мондыйлардан баш тартам. Чөнки тавыш калтырый, күздән яшь ага.  9 майда да быел гел еладым да  еладым, көчкә тынычландым. Мин бер мәлне «Чаллы ТВ» телеканалында яңалыклар да алып бардым. Анда да кайбер яңалыкларны уку авыр иде.  Ә гомумән, телевидение мине ныгытты, яхшы тәҗрибә бирде.

– Сиңа ниндидер мәсьәләне хәл итү өчен үзеңнең исемеңне кулланырга туры килгән чаклар булдымы?

– Мин алай булдыра алмыйм. Бәйрәмнәрдә мәйданга машина белән үтеп кергәндә генә автоинспекторларга: «Үткәрегез зинһар, миңа алып барырга кирәк», –  дип әйтәм.

– Син бит җырчы да, быел үзеңнең концертыңны куясыңмы?

– Концерт көзен булачак. Мин анда чит телләрдә дә җырларга ниятлим, төрекчә, кытайча җырлар өйрәндем, кызык булырга тиеш.

– Педагог буларак, завод эшчеләрен дә җырларга өйрәтәсең, аларның да концертларыңда чыгыш ясаганы бармы?

– Мин күп еллар «КАМАЗ» ГАҖ белән хезмәттәшлек итәм. Аларны ел саен «Безнең заман» республика бәйгесенә әзерлим. Эшчеләрнең музыка өлкәсендә һөнәри белемнәре юк, әмма талантлары бар. Завод җитәкчелеге дә ярдәм итеп тора, костюмнар тектерә, эштән азат итә.

– Гаиләдә синең эшеңне ничек кабул итәләр?

– Алар моңа өйрәнгән инде. Әни горурлана, кызым бераз кызыксына. Аның дуслары да мине социаль челтәрләрдән күзәтеп бара. Улым бөтенләй икенче өлкә белән мавыга. Ирем исә табиб. «Син – бәйрәм, ә мин юк», –  ди. Барысын да тыныч кабул итә.

– Үзеңне ничек карыйсың?

– 40 яшьтән  соң бигрәк тә үземнең тышкы кыяфәткә игътибар артты. Бу акча, вакыт сорый. Спортзалга даими йөрим, нәрсәдәндер баш тартырга, нәрсәнедер чикләргә туры килә. Миңа хәзер 42, моңа кадәр барысы да табигать биргән матурлык, генетика булса, хәзер тырышлык кирәк. Сәхнә кешесен баштан тышкы кыяфәт буенча кабул итәләр. Аннары гына күңелеңә карыйлар.

– Лилия, кызыклы җавапларың өчен рәхмәт, алга таба да уңышлар сиңа!

Әңгәмәдәш – Гүзәл Шиһапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев