Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Таныш булыйк

Мәдәният идарәсен кем җитәкләр?

Чаллының мәдәният хезмәткәрләре узган елдагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар. Калабызның өч театрындагы бер урынга 1000 кеше туры килә. Узган елда спектакльләрне 135 мең тамашачы караган. Чаллыда елына бер кеше мәдәният чараларына 102 сумлык билет алган. Түбән Камада бу максатлар өчен елына бер кешегә 37 сум гына акча тотыла икән. Мәдәният хезмәткәрләренең...

Чаллының мәдәният хезмәткәрләре узган елдагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар.

Калабызның өч театрындагы бер урынга 1000 кеше туры килә. Узган елда спектакльләрне 135 мең тамашачы караган.

Чаллыда елына бер кеше мәдәният чараларына 102 сумлык билет алган. Түбән Камада бу максатлар өчен елына бер кешегә 37 сум гына акча тотыла икән.

Мәдәният хезмәткәрләренең эш хакы шәһәр бюджеты һәм үзләренең коммерция эшчәнлегеннән кергән акча хисабына формалаша. Узган елда 53,9 миллион сум акча эшләгәннәр, шуның яртысы хезмәт хакына киткән. 2014 елда мәдәният хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 17982 сум тәшкил иткән.

12 мартта башкарма комитетның мәдәният идарәсе башлыгы Рушания Кулакованың үз теләге белән эштән китәргә гариза язуы да мәгълүм булды. Башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләгәне өчен аңа рәхмәт белдерде. "Рушания Кәшифовна бу тармакта калачак, аның тәҗрибәсе, белеме, оештыру осталыгы шәһәргә кирәк", - дип белдерде Наил Гамбәрович.

Яңа җитәкче билгеләнгәнче, бу вазифаны идарәнең оештыру-масса эшләре бүлеге башлыгы Алсу Галиева башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X