Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Таныш булыйк

Наил Мәһдиев идарә компанияләре җитәкчеләрен рәсми төстә тәкъдим итте

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә муниципаль идарә компанияләре җитәкчеләрен рәсми төстә тәкъдим итте. Алар: Комсомол районында - Егор Катков, Үзәк районда - Илшат Гыйләҗев, Автозавод районында - Чулпан Әгъләмова. Наил Гамбәр улы фикеренчә, муниципаль идарә компаниясе ул - бүгенге көндәге кимчелекләрне бетерү юлы. Шәхси компанияләр торак-коммуналь...

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә муниципаль идарә компанияләре җитәкчеләрен рәсми төстә тәкъдим итте. Алар: Комсомол районында - Егор Катков, Үзәк районда - Илшат Гыйләҗев, Автозавод районында - Чулпан Әгъләмова.

Наил Гамбәр улы фикеренчә, муниципаль идарә компаниясе ул - бүгенге көндәге кимчелекләрне бетерү юлы. Шәхси компанияләр торак-коммуналь хезмәтләрне тиешле дәрәҗәдә күрсәтми икән, муниципаль хакимият бу очракта дәшми кала алмый. "Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр советының хисап сессиясендә моңа үзенең фикерен белдерде. "Без торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә шәхси компанияләргә каршы түгел, шелтәбез күп акча җыеп, начар хезмәт күрсәтүчеләргә диде Президент", - ди башкарма комитет җитәкчесе.

Наил Мәһдиев муниципаль идарә компанияләре карамагына күчәргә теләүчеләр барлыгын да белдерде.

30 мартта исә барлык шәһәрдәшләр идарә итү компанияләренең 2014 елдагы эшчәнлеге буенча финанс документларын алачак. "Халык акчаның кая китүен белергә тиеш", - ди башкарма комитет җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X