Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы яңа зур автобуслар сатып алачак

Бу хакта шәһәр мэры Наиль Мәһдиев хәбәр итте.

Шәһәр хакимияте җәйгә 20дән артык зур автобус сатып алырга планлаштыра. Алай гына да түгел, максаты - муниципаль автотранспорт предприятиесе  булдыру. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте. Бүген ул Мәскәү проспекты дәвамы төзелеше белән танышты. Яңа юл "Притяжение" микрорайоны аша узачак. Аны кулланылышка августта тапшырырга уйлыйлар. Биредә зур мәктәп төзелеп килә. Ул да сентябрьдә ишекләрен ачачак. Шуңа күрә транспорт мәсьәләсен хәл итү бурычы куела.

- "Притяжение" микрорайонына автобуслар җибәрәчәкбез, укучыларга, әти-әниләренә, гомумән биредә яшәүчеләргә уңайлы булсын,  - ди мэр. 

Зур автобуслар сатып алуга шәһәр бюджетыннан 30 миллион сум акча бүленеп биреләчәк. Бу хакта шәһәр советы даими комиссиясе утырышында сөйләделәр. Муниципаль автотранспорт предприятиесе кайчан булыр? Монысы билгесез.  

-    Әлегә ул планда гына. Ничек булыр – белмибез. Предприятие булдыру өчен финанслар кирәк. Алар әлегә юк. Ике ел элек Мәскәү проспекты дәвамын төзү дә планда гына иде. Ул вакытта да акча булырмы-юкмы икәнен белми идем. Шуңа күрә башта максат куярга, соңыннан аңа ирешү юлларын эзләргә кирәк”, - диде мэр. 

Мәскәү проспекты дәвамы төзелеше, яңа автобуслар һәм "Притяжение" микрорайонында төзелеп килүче яңа мәктәп турында тулырак "Шәһри Чаллы" газетасыннан укый аласыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмәгать транспорты бушлай