Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда “Погонлы Кыш бабай” акциясе башланды

Аның кысаларында Яңа ел костюмнары кигән полиция хезмәткәрләре автокалада яшәүче ике гаиләдә булды инде. Аларның берсендә 9 бала үссә, икенчесендә әбиләре ике кечкенә оныгын тәрбияли. 36нчы комплекста яшәүче күпбалалы гаиләне полиция Кыш бабае чыршы һәм тәм-томнар белән куандырды. 5 яшьлек Тимур һәм 7 яшьлек Роман әкияти кунакны инде көздән бирле...

Аның кысаларында Яңа ел костюмнары кигән полиция хезмәткәрләре автокалада яшәүче ике гаиләдә булды инде. Аларның берсендә 9 бала үссә, икенчесендә әбиләре ике кечкенә оныгын тәрбияли.

36нчы комплекста яшәүче күпбалалы гаиләне полиция Кыш бабае чыршы һәм тәм-томнар белән куандырды. 5 яшьлек Тимур һәм 7 яшьлек Роман әкияти кунакны инде көздән бирле көтә, алар сугыш сәнгате сериясеннән "Лего" конструкторын бүләк итүен сорап, Кыш бабайга хат та язган. Һәм менә аларның хыялы чынга ашты. 13нче комплекста яшәүче әлеге гаиләдә полиция Кыш бабаеның дуслары - "Безнең мирас" Хәйрия фонды активистлары булып киткән иде инде, алар ике катлы карават урнаштырды. Сүз уңаеннан, полиция Кыш бабае ролен 50нче мәктәп укучысы 15 яшьлек Эльчин Бәйрәмалиев башкарды.

Яңа ел акциясе 18 гыйнварга кадәр дәвам итә. Шушы вакыт эчендә погонлы Кыш бабай Чаллыдагы 600гә якын гаиләдә булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X