Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Наил Мәһдиев: “Чаллыга хоккей командасы кирәк. Без аны саклап калабыз”

Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев "Чаллы" хоккей клубы попечительләре һәм президенты белән очрашты. Очрашуда команданы финанс савыктыру турында сүз барды. Бүген команданың хезмәт хакы, салымнар буенча бурычлары җыелган. Шул сәбәпле, күчмә уеннарны финанслау буенча проблемалар туган, кайбер уенчылар башка командаларга күчкән. Башкарма комитет җитәкчесе попечительләргә команданы сакларга кирәк, дип...

Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев "Чаллы" хоккей клубы попечительләре һәм президенты белән очрашты.
Очрашуда команданы финанс савыктыру турында сүз барды. Бүген команданың хезмәт хакы, салымнар буенча бурычлары җыелган. Шул сәбәпле, күчмә уеннарны финанслау буенча проблемалар туган, кайбер уенчылар башка командаларга күчкән. Башкарма комитет җитәкчесе попечительләргә команданы сакларга кирәк, дип белдерде.
"Шәһәргә, Чаллы яшьләренә хоккей кирәк. Әйдәгез, киләчәктә ничек эш итү турында бергәләп уйлыйк", - диде ул. Попечительләр, кайберләре 10 ел дәвамында клуб ярдәмчеләре дә, алар шулай ук клуб ниндидер дәрәҗәдә шәһәр бренды булып тора, ул үсәргә тиеш, дип ассызыкладылар. Клуб президенты Игорь Крюков чын-чынлап команда, һәр уенчы турында кайгырта торган кеше, дип белдерделәр.
Бүген киңәшмәдә өч компания җитәкчесе хоккей клубына өстәмә ярдәм күрсәтергә әзер булуларын белдерделәр. Наил Мәһдиев бу мәсьәлә буенча Чаллы предприятиеләре җитәкчеләре белән шәхсән очрашу үткәрәчәген белдерде. Уен 18.00 сәгатьтә Боз сараенда узачак, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X