Чишмәбез – киләчәк буынга амәнәт
Күзкәй авылында онытылып яткан чишмәне төзекләндереп, зурлап бәйрәм оештырдылар.
Сагыну... Җирсү... Адәм балаларына гына хас мөкатдәс хис бу. Күр инде, без салкын сулы челтер чишмәләребезне сагынып яшибез икән бит. Чишмә буена килгәч, күңел үкси, бәгырьләр актарыла. Элек-электән халык чишмәне изге урын дип исәпли. Чит җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз, туган якларына кайткач, иң беренче чишмә янына бара. Чөнки туган ил, туган нигез, туган авыл нәкъ менә шул чишмә буйларыннан башлана да инде.
Һәр якның, һәр авылның тәмле, шифалы сулы чишмәләре була. Чөнки бабаларыбыз авылларны елга, күл, чишмә буйларына салганнар. Су булган урында тереклек җанлана, тормыш кайнап тора. Авылыбыз өлкәннәренең исендәдер әле, Күзкәй авылын да төрле яклап чишмәләр уратып алган булган: Типтәр чишмәсе, Салкын чишмә, Миннегол чишмәсе, Түбәноч чишмәсе, Ат чишмәсе, Илсур чишмәсе... Әлеге саналган чишмәләр, инешкә буа ясалу аркасында еллар үтү белән ләмгә күмелеп юкка чыккан, таллар баскан. Аннары урамга, һәр өйгә су керү сәбәпле күп чишмәләр онытылды, кипте.
Күзкәй авылында онытылып яткан чишмәне терелтеп, төзекләндереп, бизәп, кабат авыл халкына бүләк, алай гына да түгел, изге әманәт итеп тапшырдык. Аны Чишмә бәйрәме, Яңа чишмә ачу тантанасы итеп үткәрдек. Бәйрәмебезгә ерак араларны якын итеп бик күп кунаклар, авылдашлар кайткан иде.
– Бу чишмәгә мин белгәне генә 55 ел инде, – дип сөйләде шушы чишмәне төзекләндергән Нәгыйм Нәҗип улы. – Мәктәптә укыган елларны да, яшь вакытта да монда урам малайлары белән төшкәли идек. Агач та утырткан идек бер елны. Ләкин гаилә корып, балалар үстереп, дөнья мәшәкатенә уралып 30 еллап онытылып торды бу чишмә. Пенсиягә чыккач, вакыт та була башлагач, тагын чишмә буйларын урадым. Кычыткан баскан, чокыр, сазлык, агачлык. Чишмә менә үләм, менә үләм дип агып ята. Шуннан соң вакыт булган саен әкрен генә чистарта башладым, үз тракторым белән юллар салдым. Ә соңгы ике елда ныклап, авылдашлар ярдәме белән чокырына казан урнаштырдык, кысасын варить итеп куйдык.
Инде түбәсен ябып, чишмә янына төшәр өчен тимер баскыч ясарга каян акча табарга микән дип уйланып йөргәндә, узган ел районда «Көмеш чишмә» смотр-конкурсы игълан ителде. Мин «Нәгыйм чишмәсе»нең проектын төзеп районга тапшырдым. Менә быел бу эшкә авыл җирлеге җитәкчесе Эдуард Гәрәев та алынды һәм үзара салым акчасына чишмә буен җиренә җиткереп төзекләндереп бетерделәр. Шулай итеп, башланган эш беткән эш дигәндәй, ниһаять, чишмәгә җан өрелде.
Бу матур чарага сагынышып кайткан авылдашлар күрешеп-сөйләшеп, бер-берсенең хәлен белеп чишмә суыннан авыз иттеләр. Бәйрәмгә килгән кунак – «Су анасы» белән истәлеккә фотога төштеләр. Кайнар чәй, коймак-пылау белән сыйландылар, авыл үзешчәннәре концертын карадылар.
Авыл кешесе, гомумән, авыл сусыз яши алмый. Иген иксә – яңгыр кирәк, терлек караса – су кирәк. Иң борчыганы – эчә торган су. Халкыбызның эчә торган су чыганаклары – чишмәләр яшәсен. Шуңа күрә, чишмәләребезгә һәркайсыбыз һәрвакыт сакчыл карарга, һәр нәрсәсен урынына куярга, тирә-юнен чиста калдырып китәргә онытмасак икән. Балаларыбызга да, шәһәрдән кайткан оныкларыбызга да чишмәбезнең яшәү чыганагы, һәркем өчен тәмле чәй суы бирүче, ата-бабадан калган изге урын икәнен онытмыйк!
Тәнзилә Шәйхнурова.
Күзкәй авылы.
Фото Тәнзилә Шәйхнуровадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев