"Соравымны сезгә хәбәр итәргә дә уңайсызрак. Шулай да, күңелемне тырнап торгач, сорыйм инде. Кайбер көннәрдә баш авыртып, я кәеф булмыйча ирем белән җенси мөнәсәбәткә керүдән баш тартам. Ул исә: «Менә гөнаһлы булдың, фәрештәләр сине каһәрләп тора инде хәзер», - дип куя. Бу сүзләрен элегрәк шаяруы гынадыр, кирәгенә ирешмәгәч, сөйләнүе генәдер дип бик чынга алмый йөрсәм дә, соңгы араларда уйлана калдым. Әллә ул чынлап та хаклымы соң? Мин дөрестән дә ялгыш эшлимме? Шул четерекле мәсьәләне аңлатыгызчы».
"Җенси мөнәсәбәт - ир белән хатынның изге бурычы"
Сорауга Түбән Кама районы һәм шәһәре мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин җавап бирә:
- Әссәләмү галәйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!
Аллаһының ир һәм хатынга никах аша биргән зур нигъмәте - җенси мөнәсәбәт бер-берсенә булган бүләге генә түгел, бәлки изге бурычлары булып тора.
Пәйгамбәребез: «Әгәр ир хатынын ятакка чакырып, хатыны килмәсә һәм ире аңа ачулы булып йокласа, фәрештәләр иртәнгә кадәр ул хатынны каргап торырлар», - диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).
Хатынның, гозере булмаса (күрем вакыты, авыру), иренең чакыруыннан баш тартырга хакы юк. Кәефе юклыгы, бераз арып китүе иреннән баш тартуга сәбәп булмый.
Ир дә гаилә хуҗасы буларак, гаиләсенә ризык, акча эзләргә, хезмәт итәргә бурычлы. Ул: «Минем кәефем юк», - дип кенә гаиләсен ашатудан, тәрбия кылудан баш тарта алмый.
Җенси бурычны үтәү ир өстендә дә изге бурыч булып тора. Ләкин ирдә дә, хатында да ниндидер сәбәп белән юкка чыккан дәртне «Хәдистә кушылган бит», - дип кенә булдырырга тырышу дөрес түгел. Җенси дәрт үзара мәхәббәткә һәм дуслыкка нигезләнергә тиеш. Моның өчен бер-береңә карата яхшы мөгамәлә кылып, ярдәмләшеп яшәү кирәк.
Нет комментариев