Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Язмаларда - язмыш

«Права алу өчен җиде тапкыр имтихан бирдем»

Язмыш аңа җитди сынаулар әзерләгән.

Арабызда авыр тормыш юлы үтеп тә, көчле рухлы, максатына ирешкән кешеләр яши. Шәһәрдәшебез Наилә Лотфуллина шундыйларның берсе. Актаныш районы Иске Теләкәй авылында туып-үскән кыз яшьтәшләре кебек үк бәхетле тормышка өметләнгәндер. Әмма язмыш аңа җитди сынаулар әзерләгән.

Яшүсмер чагында туып-үскән йортыннан Нефтекама каласына чыгып киткән ул. Әнисе «Син ирләр кебек көчле. Көллияткә кереп, эретеп ябыштыручы һөнәренә укы», – дигән. Билгеле инде авыл баласы әнисе сүзенә каршы килмәгән. 8 сыйныфтан соң көллияткә укырга кереп, эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән. Хезмәт юлын да шул калада башлап җибәргән. Паромнар белән авылга кайтып йөрү кыенлашкач, Чаллыга кайтып урнашкан.

«Эретеп ябыштыручы булып 3 ел эшләгән булсам, лаеклы ялга иртәрәк чыга идем. Бераз гына калган иде. Яшь вакытта картлыкны уйламыйсың шул. Киңәш бирүче дә булмады», – ди ул көрсенеп.

Чаллыда тулай торакта вахтер булып эшләгән ул. Шулай итеп гаиләсен фатирлы иткән.  Аннары урам җыештыручы, 11 ел «Болгар-сыра» предприятиесендә авыр эш башкарган, сәламәтлеге какшау сәбәпле бер ел өйдә торырга да туры килгән үзенә.

Гаилә корып, 2 бала да үстергән Наилә апа. Ире гаиләдән киткән. Тормышны алып бару, балалар үстерү – бөтен авырлыклар шәһәрдәшебез җилкәсенә төшкән.  Боларны күреп үскән улы хәзер  аны кадерләп-хөрмәтләп кенә тота.
Икенче баласы турында сораша башлагач, Наилә ханымның күзләре яшьләнде.

«Кызым 16 яшендә безне мәңгелеккә ташлап китте. Авыргач хастаханәгә салган идек. Шунда безнең ризалыкны сорамыйча да миндалиналарын алганнар. Шуннан соң сәламәтлегендә җитди тайпылышлар башланды. Күзгә күренеп сүнде балам. Табибларга бардык, яман шеш таптылар. Казанга өч тапкыр химия терапиясенә бардык. Кызганыч, чир көчле булып чыкты. Улыма 5 яшь булганда кызым мәңгелеккә күзләрен йомды. Чирнең җитдилеген аңласам да, хәсрәттән аяк астымда җир убылгандай булды. Аллаһы Тәгалә беркемгә дә бала хәсрәте күрсәтмәсен.  Әмма елап утырып дөнья бармый, улымны үстереп, кеше итәсе бар иде. Бар көчемне җыеп, Аллаһы Тәгалә биргән авыр сынауны кабул итеп, алга бардым», – диде ул.

Наилә ханым үзен тулысынча улына багышлый. Шөкер, улы акыллы булып үсә. Мәктәптә яхшы укый, тәртибе дә тел-теш тидерерлек булмый. Сәүдә-технология көллиятен тәмамлап, пешекче белгечлеге ала. Армия сафларында хәрби бурычын үти. Анда да күпләргә үрнәк була. Командирларыннан әнисенә рәхмәт хатлары килеп тора.

Наилә апа Чаллыда яшәсә дә туган авылындагы бакчасында бәрәңге, яшелчәсен утырта. Анда кайтып йөрергә транспорт кирәк булгач, 57 яшендә машина йөртү таныклыгы алырга укый.

«Бу адымга юлдагы бер вакыйга этәргеч булды. Берсендә авылдан Чаллыга кайтканда 3 сәгать юлда тордым. Өшеп беттем. Ярый әле бәхеткә бер шофер туктап, алып кайтты. «Салкын тимәсен өчен 100 г аракы эчерәм үзеңә», – диде бу мине кызганып. Әлбәттә мин баш тарттым. Әмма шуннан соң машина йөртү таныклыгы алу өчен укырга кирәк дигән карарга килдем. Улым: «Әнием, син булдырасың», – дип һәрвакыт илһамландырып торды. Имтихан бирү җиңел булмады инде. Берничә тапкыр имтиханга барырга туры килде. Әмма төшенкелеккә бирелмәдем. Барыбер права алам дидем. Җиденче тапкыр баргач, тәки тапшырдым. Улым үзенең «Ока» машинасын бирде. Башта шуның белән йөрдем. Бүгенге көндә «Лада Калина»да йөрим.  Билгеле инде башта руль артына утыру куркытты, яшем дә аз түгел, тәҗрибә дә юк. Хәзер рәхәтләнеп йөрим», – ди Наилә апа.

Наилә апа татар концертларына, сәяхәтләргә йөрергә дә ярата. Төркиядә, Абхазиядә булып кайткан. «Казанга, аэропортка кадәр машинамда барам да, самолетка утырып китмәм. Иптәш булмаса, үзем генә барам. Аэропортта каршы алып, отельгә урнаштыралар. Киткәндә озатып җибәрәләр. Куркып торасы юк. Мөмкинлек булганда диңгездә коенып, диңгез һавасын сулап, дөньяның матур, истәлекле урыннарын күреп кайтырга кирәк, гомер бер генә бирелә», – ди ул.

Авылга кайтканда бакча мәшәкатьләреннән бушаган арада балык тотарга да йөри ул. «Эләксә күңелле инде, эләкмәсә дә борчылмыйм. Табигать тавышларын тыңлап, туган ягыбызның матурлыгына хозурланып кайтам. Улым «Челны-Бройлер»да эшләгәндә мине дә Зәйгә үзләре белән ял итәргә алып барган иде. Шунда да балык тоттык. «Професисональ балыкчыга» дип язылган статуэтка да бүләк иттеләр», – ди шәһәрдәшебез.

Бүгенге көндә Наилә ханымның иң зур хыялы – онык сөю. «Улымның баласы туса, аны үстерешергә булышыр идем. Берүк улымның бәхете булсын», – ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек югалту язмыш