30 ел авыру хатынын караучы Азат Шәкүров: «Бәгърем күземә карап ята»
Тәслия ханым 40 яше тулып китүгә авырый башлый.
Кайберәүләр гаиләгә сынау килгәч, авырлыклар алдында сыгылып төшә: күңел төшенкелегенә бирешә, спиртлы эчемлекләр белән дуслаша, физик мөмкинлекләре чикле баласын, гомер иткән авыру хатынын ташлап китә. Минзәлә районында яшәүче блогер Азат Шәкүров исә андыйларның капма-каршысы. Инде 30 ел буе ул авырсынмый, көрсенми хаста хатынын тәрбияли. Бик тә сабыр, ипле, җор телле кеше ул. Аның кешелеклегенә сокланмый мөмкин түгел. Социаль челтәрләрдә постлар куярга да вакыт таба әле ул. Шушы көннәрдә Азат абый белән сөйләшеп, хәлләрен белешеп алдым. Газетага язарга теләвемне әйткәч: «Мин бит инде герой түгел, фәкать хатыным алдындагы бурычымны гына үтим», – дип, салмак кына гомер йомгагын сүтә башлады.
Алар исә хатыны белән дусларының туенда очраша. Икесе дә кәләш белән кияүнең шаһитлары була.
«Шунда Тәслияне беренче тапкыр күрдем, бер күрүдә гашыйк булдым үзенә. Ул да мине ошаткандыр инде. Дуслашып йөргәннән соң гаилә кордык. Тормышыбыз кешеләрнеке кебек матур гына барды. Бер-беребезне хөрмәт итеп, аңлашып яшәдек. Бер кыз, бер ул үстердек. Әллә күз тиде, әллә язмыш сынады – хатыным кинәт авырып китте. Әмма бу минем аңа карата мәхәббәтемне суытырга сәбәп булмады. Мин аңа һәрвакыт терәк булырга тырышам. Үзен яратуларын тойсын дип, кулымнан килгәннең барысын да эшлим», – ди язмам герое.
Тәслия ханым 1993 елда, 40 яше тулып китүгә авырый башлый. Башта бер аягы аксый, аннары икенчесе. Тора-бара «ходунки» белән йөрүгә генә кала. Күренмәгән табиблары, бармаган әбиләре калмый. Әмма файдасы гына булмый, чир көчәйгәннән-көчәя генә. Тәслия апага «рассеянный склероз» дигән диагноз куялар.
«Баштагы мәлләрдә хатыным өйдәге эшләрне үзе башкарырга тырышты. Чәй дә кайнатып эчә иде, үзе ашый да иде. Инвалид коляскасы да алган идек, бераз анда да хәрәкәтләнде. Хәзер инде утырып та тора алмый, гәүдәсе сыгылып төшә. Ортопедик караватта ятып кына тора. Соңгы ун елда инде ул тулысынча кеше ярдәменә мохтаҗ, бәгърем күзгә генә карап ята. Шулай да зарланмый. Ашый да алмый, киендерергә, юындырырга, чәчләрен тарарга, хәтта тешен чистартырга да кеше ярдәме кирәк», – ди Азат абый.
Әйе, Тәслия чирләгәч, Шәкүровларның тормышы кискен үзгәрә. Чаллыдагы барлык уңайлыклары булган фатирларын сатып, Минзәлә районы Яңа Иркәнәш авылында өй сатып алалар. Йортка газ, су кертәләр. Мунчага өйдән чыкмый гына кереп була. Кыскасы, Азат абый хатынын тиешенчә тәрбияләү өчен барлык уңайлыкларны да тудыра.
Тәслия апа хәзер сөйләшә дә алмый икән. Ым, күз карашлары белән генә аңлашалар. Берара төнлә йоклатмый интектергән. Терапевт тынычландыра торган дару язып биргәч, йоклый башлаган.
«Хатынымны озакка үзен генә калдыра алмыйм. Кашык белән ашатам, чәйне трубкадан эчерәм. Памперсын алыштырам. Төнлә дә мин һәрчак уяу. 6-7 тапкыр әйләндереп яткырам. Ул – миңа ике бала тудырып, аларны акыллы итеп тәрбияләп үстерде. Димәк, мин аны кадерләп яшәргә тиеш. Аллаһы Тәгаләнең әмере шулай булгандыр инде. Балаларымны, үземне Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын», – ди Азат абый.
«Сезгә исән вакытта һәйкәл куярлык», – дим язмам героена. «Үскәнем, төрле кешеләр бар. Синең урында булсам, әллә кайчан ташлап киткән булыр идем инде», – дип тә әйттеләр. Мин андый кеше түгел, эшемне, шәһәрне ташладым, әмма кадерлем белән ахыргача бергә булачакмын. Гомеремне Тәслиямә багышлыйм. Аны карау авыр түгел бит. Барсына да өйрәндем инде. Гаделсезлекләргә генә кайвакыт җаным әрни. Дәүләт инвалидларны караучыларга 1200 сум пособие түли. Бу акчага яшәп буламы соң? Авыру караганда, эшкә дә чыгып булмый бит... Әле ярый умарталарым бар. Бал сатып, тулы канлы тормыш алып барабыз. Бөтен эшне үз көчебез белән башкарабыз», – ди ул.
Шәкүровлар хөкүмәттән памперслар гына ала икән. Анысы да җитәрлек булмый, ай саен өстәмә рәвештә сатып алырга да туры килә. Ярый әле балалары ярдәмгә килә.
Азат абый Чаллыда яшәүче кызы белән киявенә рәхмәтле.
«Атна саен кайтып, бар эшләрне башкарып китәләр. Кызым ашарга пешерә, өйләрне җыештыра, әнисен икәү күтәреп мунчага алып керәбез. Ул юындыра...Хәзер 2нче сыйныфта укучы оныгым Азалия дә кул астына керә башлады. Әбисен әйләндереп яткыра. Улым да гаиләсе белән кайтып булыша. Безнең иң зур байлыгыбыз – 6 онык. Алар кайткач, әбиләренең чәчләрен тарыйлар, шигырьләр сөйлиләр, җырлыйлар. Ничек булса да әбиләренең күңелен күрергә тырышалар. Берүк исән-сау булсыннар. Аллаһы Тәгалә безгә бала кайгысы күрсәтмәсен», – диде ул хушлашканда.
Фото шәхси архивтан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев