Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Абонент временно недоступен»

Аның Фәхите ниндидер бичә белән... Бу сүзләр башына сыймады...

Идәннең буеннан-буена баштүбән каплап тезелгән кыяр, помидор, борыч тулы банкаларга Рәхилә сокланып карап торды. Менә бит, җәй буена сулар сибеп үстергән яшелчәләрдән нихәтле тәмлүшкә эшләп ташлады ул. И-и, маладис инде үзе! Кыш буена балаларына да бирер, үзләре дә рәхәтләнеп ашарлар! Шатлыклы ризыклар итсен инде Ходаем!

Чая да, уңган да хатынның шимбәсе шулай үтте дә китте... Әнә бит, көн кичкә дә авышкан инде... Ире – Фәхите генә кайда йөридер?! Өйләреннән өч чакрымнар чамасы ераклыкта бакчалары бар аларның. Иртүк барып, шуннан яшелчәләрне җыеп кайтарды да, эшем бар дип чыгып шылды. Төш вакытлары җиткәч, Рәхилә телефоннан шалтыратып карады-каравын, тик теге марҗаның һаман да «Абонент временно недоступен» дип торуына ачуы килепме, башка шалтыратмаска булды. Кайтыр... Мал да ашаган җиренә кайта!

Хатын кичке аш әзерләргә кереште. Эчкече булмаса да, «яка артына» сала торган гадәте бар шул ирнең. Ял көне җиттеме, гаражына китеп югала да, кичен салметдин булып кайтып керә. Бу гадәте бигрәк тә соңгы вакытларда ешайды. Хатын инде ачуланып та карый, яхшылап та сөйләшә, тик бер файда да юк.
Рәхиләнең уйларын бүлеп телефон шалтырады... Фәхитедер инде дип, тиз генә телефонын барып алса, дусты Зөһрә икән. Күптән аралашып яшиләр алар, бакчалары да янәшә генә, яшәгән җирләре дә бер тирәдә. Хәзер Зөһрәнең тәмләп-тәмләп барлык хәбәрләрне сөйләячәген белгән Рәхилә телефонын тотып олы бүлмәгә үтте, иркенләп диванга барып утырды. «Слухай, – диде Зөхрә, – син кайда соң ул?.. Фәхитең монда бакчада, тик берүзе түгел... Бер бичәкәй белән...» Зөһрәнең бу сүзләреннән Рәхилә аптырап калды. Ни сөйли бу Зөһрә?!. Бер бичә белән диме?.. Телефоннан тагын иренә шылтыратып карады. Ләкин әлеге дә баягы «Абонент временно недоступен!» Аның Фәхите ниндидер бичә белән... Бу сүзләр башына сыймады. Ни эшләргә инде? Барып фаш итәргәме, әллә инде бу түбәнлектән югары булып калыргамы? Зөһрәнең соңгы вакыт бик ешь кына: «Иргә ышану Иделгә таяну ул, дустым», – дип кабатлавы юкка булмаган күрәсең. Нинди мәсхәрә! Ир юллап йөрергәме? Шушы яшькә җитеп мондый оят хәлгә калганы юк иде. Җор сүзле, шаян да, чая да булган бу чибәр хатыннан ире үзе гомере буе көнләште. Бер дә юкка авыр сүз әйтеп рәнҗеткән чаклары аз булмады аның. Соңыннан «Эчкән баштан әйтелгән» дип гафу үтенсә дә, бу сүзләре гөнаһсыз хатынның йөрәгендә яра булып кала килде. Ә үзе, үзе соң! 

Нишләргә? Бакчаларына юл да якын түгел бит әле. Рәхилә өстенә курткасын гына элеп өеннән чыкты. Якында гына күрше малае Айнур машинасында казына, каядыр китәргә җыена бугай. 

– Туганым, мине бакчага хәтле илтеп куймассыңмы икән? – диюгә егет:
– Әйдә, утыр, Рәхилә апа, мин шул якка барам, – диде.

Юл буе егет дәртле көй уйнатып барды, нидер сөйләде. Ара-тирә әйе-әйе дип баш какса да, егетнең сөйләгәннәрен ишетмәде Рәхилә, тынгысыз уйлар аның миен бораулады. Чирек гасыр бергә яшәгән ире шулай мыскыл итәрме? Дөресме бу хәл? Элегрәк тә аңа әйтмәделәр түгел, әйттеләр – иреңә күз-колак бул дип. Ышанмады ул гайбәтләргә. Булмас, янәсе. Аллаһ каршында никахлашып, бер-беренә тугры булырга сүз куешып, өстәвенә, бик яратышып өйләнеште бит алар. Ара-тирә берничә сәгатькә югалгаласа да, юлдан язган дигән уй башына да килгәне булмады хатынның. Ике игез кыз үстереп, икесен дә туйлар ясап кияүгә бирделәр. Бүген-иртәгә картәти, картәни булырга торалар. Үткән яз бергә яшәүләренең дә 25 еллыгын билгеләп үттеләр. Булмас, дөрес түгелдер. Ялгыш күргәндер күршесе. Бәлки берәрсе йомыш белән генә килгәндер. Алай дисәң, Зөһрә юкка гына борчый торган хатын түгел. Дустының ниһаятъ күзен ачыйм диюеме?!

Килеп җиттеләр. Рәхилә егеткә рәхмәт әйтеп машинадан төште дә бакчалары ягына юнәлде. Бакча капкасыннан керүгә йөрәге сикереп чыгардай булып тибә башлады. Йортлары каршында чыннан да аларның машинасы тора. Хатын ишегалдына узды, беркем дә күренми. Йорт ишеген тартып-тартып карады – бикле. Эчтән биклеме соң бу, тыштанмы, әлегә аңлашылмый. Мунча тирәләрен йөреп килде – беркем дә күренми. Шул вакыт өйдә ниндидер шыбырдау ишетеп, йөрәге тагын урыныннан купты. Рәхилә ике куллап ишекне дөмбәсләргә тотынды. 

– Фәхит, Фәхит дим, ач ишекне! Ач дим хәзер үк!
Җавап булмады. Өй эчендә сәер тынлык урнашты.

Йортны әйләнеп чыкты. Тәрәзәләргә тимер рәшәткә куелган. Рәхилә янә ишеккә килде. 
– Фәхит, ач дим, хәзер үк ач!
Җавап булмады. Инде караңгы да төшеп килә. Димәк, дөрес. Димәк, аның ире башка хатын белән чуала. Нинди мәсхәрә бу, нинди хурлык! Бер төкереп кайтып китәргә дә уйлады хатын. Икенче яктан, ирен фаш итү теләге торган саен көчәя генә барды. Юк, болай калдырмаячак ул моны! Ничә тапкыр бер гаепсезгә җәберләнде ул ире тарафыннан! 

– Соңгы тапкыр әйтәм, ач ишекне! Яисә хәзер ут төртеп яндырам икегезне дә! – дип сөйләнсә дә, тавыш-тын килмәде. Сабырлыгы беткән хатын мунча яныннан барып бер кочак утын алып килде. Шырпысы да мунча кыегында гына торган. Утыннарны ишеккә сөяп тезде дә шырпы сызды. Каен кайрысына ут бик тиз кабынып китте. Әкрен генә үрмәләгән ут телләренә карап торса да, Рәхилә белә – янмас алар. Ире тереләй яна торганнардан түгел – уттан да, судан да коры чыккан кеше бит әле ул. Менә хәзер килеп чыгарлар әле төтенгә тончыгып. Һәм ул ялгышмады. Ишекне бәреп ачып чыккан исерек ир утын пүләннәрен тибеп очырды.

– Син нәрсә, акылдан яздыңмы әллә?!
Рәхилә эчкә үтәргә маташты, ире аның юлына аркылы төште.
– Кермә анда!
Авызыннан хәмер исе бәргән олы гәүдәле ирне Рәхилә ниндидер җан ачуы белән баскычтан этеп җибәрде дә эчкә узды. Өске катка менә торган баскычка омтылды. Каршысына төшеп килгән, куркудан күзләрен зур ачкан хезмәттәше Сәидәне күреп телсез калды.
– Си-и-ин?! Нишлисең син монда?

Секунд эчендә учлап күлмәгеннән эләктереп алды да җилтерәтеп түбәнгә төшерде. Кулына беренче эләккән әйберне – газ өстендәге тимер рәшәткәне алып Саидәнең башына тондырды. Хатын һушсыз булып идәнгә ауды. Ни эшләргә дә өлгерми калган Фәхит бу хәлгә аптырап калды: 

– Ни эшләвең бу, берни дә булмады бит, без болай гына, – дип сөйләнде.
Рәхилә кулларын ташлап идәндә һушсыз булып яткан хатынга карап катып калды. Үтердем. Кеше үтердем... Кинәт буыннары йомшарып идәнгә чүкте, хатынның беләген тотып пульсын капшады. Пульсы юк иде. Икенче кулыннан пульсын капшады. Юк! Ул кеше үтерде... Нишләргә дә белми ары-бире сугылды да тышка чыгып китте. Бочкадагы яңгыр суы белән бит-кулларын юды. Тик йөрәктәге утны су гына сүндерә алырмы соң? Йорт болдырына утырды да, битен ике кулы белән каплап, бу хәлләрдән йөрәге әрнеп, үксеп-үксеп еларга кереште. Инде нишләргә? Аны юатырга дип кулбашына кагылган ирнең кулын бер җирәнү тойгысы белән этеп җибәрде:

– Оятсыз син! Синең аркада мин кеше үтердем! Ни җитмәде сиңа? Мәхәббәтең көчле булгач аерыл да кавыш идең! Ник мине болай мәсхәрә иттең, оятсыз! – дип кычкырды. Бу хәлләрдән айный барган ир:
– Нинди мәхәббәт булсын, Рәхилә, гафу ит. Без бит чәй генә эчеп утырдык, – дип мыгырдаудан артмады.
– Тегесенә ни әйтим тагын. Үз ире була торып! – дип әрнеп сөйләнде хатын.
Сәидә белән бер конторада эшлиләр алар. Шым гына йөргән, йомшак холыклы Сәидәне шундыйдыр дип кем уйлаган!? Бары тик бәйрәм кичәләре вакытында исерткеч эчемлекләр эчеп бәйдән ычкынганын гына беләләр.
Фәхит иелгән башын күтәрми генә:

– Кичер мине, Рәхилә, әллә нинди шайтан котыртты, – дип мыгырдады. 
– Шайтан, шайтан... Иртәгә үк аерылам синнән, – диде Рәхилә калтыраган тавыш белән.
Хәер, иртәгә аның артыннан полиция килер, кулларына богау салырлар. Ничә елга утыртырлар инде? И, ходаем! Гөнаһы ни тора! Ояты ни! Балалар күзенә, кеше күзенә ничек күренер хәзер? Хезмәттәшләре ни дияр? Шул чак: 
– Әйдә, муенына таш бәйлик тә күлгә илтеп бәрик, – диде Фәхит, хатынның уйларын бүлеп.
Аның бу сүзләреннән беразга телсез калган Рәхилә ушын чак жыеп:
– Әйдә, чыгар... Сал машинага! – диде.

Аягында көчкә басып торган исерек ир бик тырышса да хатынны күтәрә алмады. Менә алар икәүләп Сәидәнең авыраеп калган гәүдәсен өстерәп алып чыгып машинаның алгы урындыгына утырттылар. Бакча капкасын ябып маташкан ирен көтеп тормады Рәхилә, рульгә утырып газга басты.
Хастаханәгә килеп җиткәндә инде күптән караңгы төшкән иде. Хатын кабул итү ишеге янында машинасын туктатты да, авыр ишекне көч белән этеп эчкә узды. Каршы чыккан шәфкать туташына: 

– Апаем, бер апаны китердем. Юлда аунап ята иде, машина бәргән булса кирәк, – дип алдашты. 
Ишектән ак халатлы олы гына апа белән яшь егет чыгып, Сәидәне носилкага күтәреп салдылар. Сәидәнең күз кабагын күтәреп, пульсын тотып караганнан соң, алып кереп киттеләр. Рәхилә тиз генә рульгә утырып кирегә сыпыртты. Артыннан берәүнең: «Апа, туктагыз әле, полиция килгәнне көтегез», – дип кычкырып калганын ишетсә дә, «ишетмәде» хатын! Җитәр бүгенгә! Иртәгә үзе барачак полициягә, үзе барын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирәчәк. Ә бүгенгә җитәр. Бу кичерешләрдән хәлсезләнеп өенә кайтып егылганда инде ярты төн узган иде.

Йокысы йокы булмады, саташып чыкты Рәхилә. Менә аның кулларына богау салганнар да маймыл кебек читлеккә япканнар, имеш. Хезмәттәшләре, ике кызы, ике кияве аңа карап башларын чайкап торалар. Ә исерек Сәидә судьяга күз кыса, имеш. Үзе: «Гомерлеккә утыртыгыз, гомерлеккә!» – дип кычкыра икән...
Рәхилә салкын тиргә батып уянып киткәндә таң яңа беленеп кенә килә иде. Кичәге хәлләр исенә төшеп йөрәге сыкрап куйды. Исәнме икән Сәидә? Пульсы чак беленә диде бит кичә кабул иткән табиб. 

Хатын чәйнектән агызып салкын чәй генә йотты да чыгып рульгә утырды. Аңына килә алдымы, әллә инде башына кан савып җан тәслим кылдымы? Ах, Рәхилә, ни эшләдең син дип үз-үзен битәрләп, кара уйларга уралып, хастаханә ихатасына килеп кергәнен сизми дә калды. Йөрәген тотып бераз болдырда басып торды да, бар көчен җыеп эчкә үтте. Йокыдан чак уянып маташкан бүлектә кеше-мазар күренми. Буш коридор буйлап бераз баргач, постта утыручы шәфкать туташыннан: «Сеңлем, мин кичә китергән апаның хәлен белмәкче идем», – дип сорады. Чибәр кыз күзләрен зур ачып: «Ой, ул апа төнлә тәрәзәдән чыгып качкан бит, исемен дә белми калдык», –диде. Кызый тагын нидер сөйләде, тик Рәхилә инде аны ишетмәде – шушы минутта өстеннән таулар төшкән сыман булды. Хастаханәнең болдырына басып, күкрәген тутырып иртәнге саф һаваны сулады да машинасы янына килде. Ишеген ачып, урындык чехолларын салдырып, чүп савытына илтеп бәрде дә руль артына кереп утырды. 

Ул район үзәгеннән чыкканда инде югарыга күтәрелгән кояшның якты нурларыннан 45 яшьлек чибәр хатынның җанына җылы йөгерде! Хәзер инде ул кая барасын һәм ни эшлисен бик яхшы белә иде...

Р.S. Рәхилә өзә-суга торган хатын булса да, тора-бара гафу итешеп, Фәхит белән бергә яшиләр. Фәхит тә башка тәртип бозмый. Хәер, анысын бер Ходай гына белә.

Гөлфия Гаян
Николай Туганов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш