Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Адашкан мәхәббәт» тарихы

Әлеге җырны белмәгән кеше сирәктер. Елый-елый тыңлаганнар да аз булмагандыр. Аның язылу тарихы бик тә үзенчәлекле.

Айдан төшкән нурлы күпер, 
Моңлыларга юл булып.
Шул күпердән, шул күпердән, 
Адашкан мәхәббәт бара. 
Адашкан мәхәббәт елый, 
Язмыш буйлап куылып...

Әлеге җырны белмәгән кеше сирәктер. Елый-елый тыңлаганнар да аз булмагандыр. Чыннан да, җырда ниндидер серлелек, могҗиза, сыкрау һәм үксеп елау ишетәбез. Өзелеп яратып та, бергә була алалмаган ярлар турында ул. Ә андыйлар шактый бит... 

Җыр Татарстанның халык, Россия һәм Башкортстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов репертуарыннан. Ә аны беренче булып Чаллы җырчысы, ТРның атказанган артисты  Равил Галиев башкарган. Бу бердә юктан түгел, чөнки җырның сүзләрен Чаллы шагыйрәсе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең театр әһелләре берлеге, ТРның Язучылар берлеге әгъзасы, бик күп мактаулы исемнәр иясе Зөләйха Минһаҗева иҗат иткән. Аның язылу тарихы бик тә үзенчәлекле. Зөләйха апаның үкси-үкси елап, күл буенча сузылган юл буйлап айга менеп китәсе килеп, япа-ялгызы яланда үткәргән төне була ул...

«Аның чалбар стрелкалары бармак кисәрдәй»

«Мине, 10 классны тәмамлаган 16 яшьлек кызны Баулы районы Яңа Кара Зирек авылына клуб мөдире итеп куйдылар. Мин үзем Салих авылыннан. Үзегез беләсез, 16 яшьтә бит ул һәр чәчәккә гашыйк була торган вакыт. Мин килгән көнне бу авылда бер егет армиядән кайткан була. Кунак кызын озату бар иде бит элек. Егетләрдән белешкән булса кирәк, бу мине озатырга теләп йөрде. Тик дуслашырга ашыкмадым. Мин яшәп торган квартира хуҗабикәсе дә гел әйтә торды: сиңа гашыйк буласы егетләр шактый, берсе белән генә йөрмә, апаем. Бөтенесен дә ничек кирәк шулай эшләтә аласың, дип тә өстәргә ярата иде. Ул әйткәннәрне дә истә тотып, мин берәүне дә якын да җибәрмәдем, еракка да этәрмәдем, һәркайсы белән дус булдым. Шулай ике ел эшләдем бу авылда. Соңрак белдем, теге армиядән кайткан егет минем янга башка егетләрне якын җибәрмәгән икән. Үзе миннән калмады. Мин моның пөхтә киенүенә, башка ир-атларга охшмаган якларына игътибар итә башладым. Аның чалбар стрелкасы бармакны кисәрдәй итеп үтекләнгән булыр иде, хәтта тагып йөргән шарфларын да үзе бәйли икән дип ишеттем. Ул чакта егетләр кия торган киң балаклы чалбарларны да авылдагы егетләргә ул тегеп бирә торган була. Бу минем өчен бик гаҗәп тоелды. Сокландым. Шулай без аның белән дуслашып йөри башладык.»

«Комплекс неполноценности»

«Без яшь чакта җитәкләшеп кенә йөреш иде. Ә мин гороскап буенча кучкар, безнең өчен бар да ак яки кара, дус яки дошман, яхшы яки начар бит инде. Мин шулчак үзем өчен билгеләдем, бу егет - мин гомер итәчәк кеше. Әлбәттә бу хакта беркемгә дә әйтмәдем, ул да белми. Кая ул, сизмәсен дип тырышу һаман. Заманасы шундый бит. Шулай да аның бер кимчелеге бар иде. Мин моңы хәзер генә аңлыйм, анда русча әйткәндә “комплекс неполноценности” булган. Син шундый, мин мондый, син минем белән булмассың инде, дип кабатлый иде ул. Мин нинди дә, ул нинди, аңламый идем. Әмма ул үзен кимрәк куйды. Шушы сыйфаты безне аергандыр да...»

«Син бездә калалмыйсың, аның яраткан кызы бар!»

“Әйткәнемчә, ике ел эшләдем дә, Казанга укырга киттем. Әллә кереп була, әллә юк дип икеләнеп китсәм дә, институтка укырга кердем. “Театрально –режиссерский институт культуры”га. Бу егет райондагы техникумга керде. Әле дә хәтерлим, аның әти-әнисе миңа гел посылкалар салып торды, хатлар алыштык. Мине бик үз иткән иделәр. Инде бөтен авыл белә безнең җитәкләшеп йөргәнне. Ул Казанга килештерә иде, мин авылга кайтышлый аларга кунакка кереп йөрдем. Шулай 4 ел чамасы йөрдек. Институтның соңгы курсында аспирантурага керегә уйладым. Саллы гына фәнни эш әзерләп Мәскәүгә җибәргәч, кабул ителдегез дигән хәбәр килде. Иң беренче йөргән егетемнән сөенче алырга булдым, тиз генә хат язып салдым. Сөйләүләре буенча минем хатны алгач өч көн эчкән дә бу, люлкәле мотоциклына утырып күрше авылга клбука киткән. Анда клубның ябылып килгән, кызларның өйләренә таралышкан чагы була. Бу дус егете белән шуларның берсен эләктергән дә, люлкәгә салып өйләренә алып кайткан. Кызның клуб янында бер сандалие төшеп тә калган, диделәр. Кайтып кергәннәр болар сыңар сандали белән. Әти-әнисе моңа аптыраган, әлбәттә. «Кызым, борчылма, син бездә калалмыйсың. Улыбызның яраткан кызы бар. Хәзер сине кире кайтарып куярлар,»- дип тә краганнар. Мин бу позорны ничек күтәрим, юк, мин монда калам, дип бу кыз боларда кала. Күрәсең, аның инде күзе төшеп йөри торган булган бу егеткә.»

«Өйләнә. Туйга кайт»

«Мин хат салганнан соң бер җавап та килмәвенә гаҗәпләнеп йөргәндә, әти-әнисеннән хәбәр килеп төште. Өйләнә. Туйга кайт, диелгән иде анда. Элек «чиканка»лар модада иде. Шундый зур гына картина сатып алдым да, туйга дип кайтырга чыктым. Ул картинада кылыч тоткан кыз, аяк астында киселгән баш сүрәтләнгән. Асфальт юк, күтәртелгән юллар гына. Автобус иртән һәм кич йөри иде. Кичкесенә утырып кайтып барам шулай, күз алдыма мәҗлес табыны килеп басты. Түр башында утырган аны һәм хатынын күз алдына китедем. Мин, 4 ел йөргән кызы, кайдадыр берүзе кунаклар арасында... Ничек түзәрме-е-ен, дидем дә кыр уртасында автобусны туктатып төшеп калдым. Эңгер-меңгер. Баулы районында балык үрчетә торган күлләр бар иде. Шундый бер күл янына барып, «чиканка» картинасын асытма куеп утырдым. Бөтен эмоцияләрем беткәнче еладым да еладым. Ә ай түп-түгәрәк! Һәм аннан күл буйлап юл сузылган. Менә шул юл буйлап айга менеп китәсе килде, шушы чынбарлыктан качасы. Бу яшисе килмәү халәте түгел, миңа анда башка дөньядыр шикелле иде. Менә шулчак җырның беренче куплеты туды да инде: Айдан төшкән нурлы күпер, моңлыларга юл булып. Шул күпердә адашкан мәхәббәт бара, язмыш буйлап куылып. Шул сүзләрне төнне буе кабатладым да кабатладым. Калган ике куплеты соңрак туды. Аңынчы ярты ел вакыт узды, әлбәттә. Һәм әйтергә кирәк, шул чакта җанымнан түгелгәндәй, бер-бер артлы шигырьләр язылды да язылды. Мин аларны бер блокнотка терки башладым... Ә ул көнне иртәнге автобусны туктатып, кире Казанга кайтып киттем.»

«Мин ул көнгә рәхмәтлемен»

«Аспирантурага кергәч авылдан хат килде: кайт, әниең авыр хәлдә. Кайтсам, аллаһка шөкер әни исән-сау. Тагын укыса кияүгә чыкмый кала дип хатны махсус яздырган әнкәй. Мин инде Казанга кире барып тормадым. Һәм нәрсә әйтәсем килә, мин ул көнгә, аның шулай өйләнүенә әле дә рәхмәт укыйм. Үткәнгә ишек ябык, алга таба яшәргә, бәхетле булырга кирәк иде миңа. Әйе, кеше гомер буе беренче мәхәббәтен сагынып яши. Тик ул мәхәббәтен түгел, яшьлеген сагына. Әле шунсы да бар бит, әгәрдә шул беренче мәхәббәтең белән бергә калсаң, бәхетле булыр идеңме?! Мин менә ул егетнең бертуктаусыз янымда «син шундый, мин мондый» дип торуларына озак түзәлгән булыр идем микән? Әлбәттә, юк! Ул башкага өйләнмәгән булса мин 44 ел иңгә-иң куеп гомер кичергән Якубымны очраткан булыр идем микән? Юк! Салават Фәтхетдинов, Равил Галиев, Резидә Шәрәфиева, Айдар Галимов кебек җырчылар башкара торган җырлар туар иде микән?.. Сүз уңаеннан, шигырьләремнең икенче өлеше иремә багышлап язылды. Айдар Галимов җырлый тоган «Син, син» җыры да Якубыма багышланган шигырьгә язылган. 

...«Нокрәт» ансамбленә йөргән чаклар. Мин алып баручы. Бервакыт теге шигырьләр язылган блокнотым Асия Әхмәтшина кулына килеп кергән. Бермәлне эзләп йөрим, бу минем ежедневникка багланып, дөньясын онытып шигырьләремне укып утыра. - Син бит шагырь, ди бу миңа. Һәм аннан бер шигырьне күчереп алып Вәсим Әхмәтшинга күрсәткән. Шулай беренче җыр туды. «...Син мине хәтерлә, шул сиңа каргышым», диелгән сүзләп бар анда. Аннары соң инде 4 буын «Сердәш»ләр белән йөрдем. Минем 40 яшемә кичә әзерләп йөрибез. Ринат Гобәйдуллин да әзерләшә. Шунда миннән берничә шигырь сорады ул. Мин «Адашкан мәхәббәт»не укып күрсәттем. Җыр бит инде бу, диде ул шулчак. Аны кичәмдә Равил Галиев башкарды. Аннары ул аны үз репертуарына алды. Быелгы юбилей концертында да башкарды. Шулай бер вакыт Чаллыга яшь, институтны гына бетергән Салават Фәтхетдинов килеп төште. «Адашкан мәхәббәт»не ишетеп, аны үзенә сорап алды. Ул аның шактый гына сезонлы альбомнарына да керде. 

Салават Фәтхетдинов: «Шулай җырланып китте ул»

«Без Зөләйха Минһаҗева белән бергә эшләдек бит. Концертларымның башында. Шигырьләр сөйләп алып барды. Шундый күңелле ханым иде ул. Җырның көй авторы Ринат Гобәйдуллин белән музыкант Илдус Низамов алып килде бугай миңа ул җырны. Тыңлап карадым да, җырларга булдым. Шулай җырланып китте ул,»- диде кыскача гына җыр турында Салават Фәтхетдинов.

Равил Галиев: «Мин аны аңлап җырламадым»

«1993 елны «Сердәш» ансамбленә килдем. Ринат абый Гобәйдуллин, тавыш мөмкинлекләренә, тембрга, холыкка карап дигәндәй, безгә җырлар яза иде. 95нче елда ул миңа Зөләйха апа Миһаҗева сүзләренә “Адашкан мәхәббәт”не язып бирде. Ул һәм «Бәхетемә юллар илтәләр» җыры белән алар икесе 97дә чыккан алҗбомы да керделәр. Бик яратып, теләп җырлап йөрдем. Чөнки ул вакытта үзеңнең җырың булу бик дәрәҗәле иде. Гадәттә күпләр инде популяр җырчыларның танылып өлгергән җырларын башкарып йөри иде. Ә “Сердәш” тә җырчыларга үз җырлары тәти башлады. Дөресен әйткәндә, мин аны ул чакта аңлап җырламадым. Аның мәгънәсен аңлап бетерер яшьтә түгел идем. Күпмедер вакыт җырламый да тордым. Еллар узгач кына, олыгая барган саен гына төшендем мин аның асылына. Яңа оранжировкалар ясатып бүгенге көндә мин аны чын-чынлап ләззәтләнеп җырлыйм. «Энергетик»та быел узган 55 яшьлек юбилей кичәмдә кабат җырладым. Күренеп тора, тамашачы да сагынып каршы алды»,- дип уртаклашты Равил Галиев.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев