Әкрәмә Жуковская: «Мин күргәннәрне спектакль итеп куярлык»
«24 яшендә олы улым яман шештән үлеп китте. 2017 елда кечесенә инсульт булды», - ди ул.
“Театрга килгәнемә үкенмим”
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының уңышларында озак еллар спектакльләр чыгару бүлеге мөдире булып эшләгән Әкрәмә Жуковскаяның да роле зур. Ул 1993 елдан бирле театрда хезмәт куя. Бирегә аны Гөлнәзирә Аитова чакырып китерә. Театрның ул чактагы директоры Гыйлемхан Мөбәрәкшин яңа хезмәткәрне ошата. Тик бер атна эшләгәч Әкрәмәгә автозаправкада эшләүче дусты: «Анда акчасы аз, бездә хезмәт хакы яхшы, эшкә өйрәтербез», – дигәч, театрдан китә.
Тик театрның сихри көче ныграк булып чыга шул. Спектакльләр чыгару бүлегенә 20 кеше туплаган директор аны өенә килеп, кире үзләренә чакыра. «Мөдирне коллективка тәкъдим итәр вакыт җитте. Сез юк», – ди. Утырып сөйләшкәч, Әкрәмә театрга кайта. «Барганыма үкенмим, театрны, артистларны яратам», – ди ул. Режиссерлар, театр директорлары белән уртак телне тиз таба. Җитәкчеләр дә хезмәтен югары бәялиләр. Төрле дәрәҗәдәге диплом, мактау грамоталары, «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә дә лаек була.
«Декорация эзләп урманга кадәр бардык”
1990 елларда акчасызлык шартларында спектакльләргә декорация өчен әйберләр табу авыр була. Ярдәм сорап төрле җитәкчеләргә мөрәҗәгать итәргә туры килә.
«Сөясеңме, сөймисеңме» спектакленә он иләү өчен киле (элеккеге савыт) ясарга агач түмгәге (бүкән) кирәк булды. Көймә станциясендә бар дигәч, бер автобус кеше төялеп, Боровецк урманына урманчы өенә киттек. Ул өйдә юк иде. Хатыны: «Бүген ревизия көне. Казаннан күп кунаклар килде. Ул шулар белән», – диде. Шулай да без урманчыларны эзләп таптык, сөйләштек. Алар безне кунак иттеләр, дуслаштык. Урманчы хәтта бер йөк машинасы агач бирергә әзер иде. Тик без үзебезгә кирәген генә алдык та кайтып киттек», – дип искә алды ул яшь чакларын.
««Кәләпүшче кыз» спектаклен чыгарганда рәссам Рания Хәйруллина: «Геройга астан ут төшәргә тиеш, шундый механизм кирәк», – диде. «ЕлАЗ»ның генераль директор урынбасары Рәшит Салихов янына Алабугага бардым. Ятьмә кебек, әмма ныклы җайланма алып кайттым. Артистларны киендерү өчен өс һәм аяк киемнәрен өйдән дә алып килә идек. Хәзер барысын да интернет кибетләрдән алып була. Акчаны да вакытында бирәләр. «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакленә егетләр «ВАЗ-2101» машинасы таптылар. Аны сатып алдык та, ачык кызыл төскә буядык. Аккумулятор белән эшли торган итеп ясадык. Машина сәхнәгә чыга. Тамашачылар да шаккатып кабул итә үзен. Театр тормышы авыр да, кызык та, рәхәт тә инде ул».
«Комедияне тәрҗемә итү авыррак»
Спектакльләр чыгару бүлеге мөдире булуы өстенә, Әкрәмә Жуковская озак еллар сәхнә әсәрләрен синхрон рәвештә урысчага да тәрҗемә итә. 30дан артык спектакльне яттан белә ул.
Бу эшкә ул, декрет ялына киткән хезмәттәшен алыштырып, үз теләге белән алына. Беренче тәрҗемәсе 2007 елда «Хәят» спектакле була.
«Башта бик дулкынландым, чөнки гел татарча сөйләшәм бит. Акцент булыр дип курыктым. Әмма театрда «Барысы да әйбәт», – дип тынычландырдылар. Дустым, артистка Гөлүсә Гайнетдиновадан артикуляция (авазларны дөрес әйтү) дәресләре алдым. Алабуга мәдәният-агарту училищесының хор бүлегендә алган белемнәрем дә ярдәм итте», – ди шәһәрдәшебез.
Әкрәмә ханым тәрҗемәне башлар алдыннан текстны җентекләп өйрәнә. Озын монологларны, кыскаларын билгели. Тәрҗемәче эше игътибарлылык та сорый. Чөнки артистлар теләсә кайсы вакытта яңа сүзләр әйтергә, җөмләне үзгәртергә мөмкиннәр бит.
«Мин дә текстны спектакль барганда тамашачы сизмәслек итеп үзгәртергә өйрәндем. Әмма мөмкин кадәр төгәл тәрҗемә кирәклеген беркайчан да истән чыгармадым», – ди Әкрәмә Әкрәмовна.
Язмам герое белдерүенчә, комедияне тәрҗемә итү авыррак. Кызыклы сүзне артист әйткән вакытта ук тамашачыга җиткерү зарур. Җыр текстлары исә алдан тәрҗемә ителә. Алар булмаса, тәрҗемәче дәшми кала. Тамашачы көйне һәм шигъриятне үзе бәяли.
Иске бинада радиорубка тәрәзәсе югары урнашкан була. Күп вакытта Әкрәмә ханымга артистлар уенын күрмичә тәрҗемә итәргә туры килә. «Спектакльләрдә пауза барлыкка килгәндә, диалогка керү өчен, торып басып карый идем. Хәзер яңа бинада моның өчен барлык шартлар да тудырылды», – ди ул.
«Йөткергән өчен дә гафу үтенә идем»
Әкрәмә ханым тавышын тәрбияләү һәм саклау серләре белән дә уртаклашты.
«Спектакль башланырга 15-20 минут кала колакчыннарны (наушникларны) биреп бетергәч, кабинетка кереп, бал белән ромашка чәе эчәм. Радиорубкага бер стакан җылы су алам, аны тәнәфес вакытында йотып куям. Спектакль башланыр алдыннан күземне йомып, тынычланам. Көнбагыш, туңдырма ашамыйм. Ялгыш йөткереп җибәрсәм, колакчыннарны җыйганда тамашачылардан гафу үтенә идем», – ди ул.
Әкрәмә ханым кызыклы вакыйгаларны да хәтерендә яңартты.
«Чаллының бер драматургы үзенең пьесасы буенча куелган спектакльне премьера көнне үзе тәрҗемә итәргә булды. Озын буйлы, киң җилкәле ир минем кечкенә генә бүлмәмә керде. Аңа текстны бирдем дә радиорубкадан чыгып киттем. Спектакль тәмамлангач, янына кердем дә андагы күренешкә шаккаттым. Артистларның уенын күрер өчен драматург тезләнеп урындыкка менеп утырган. Идәндә бөтәрләп ташланган 5-6 кулъяулык ята. Кунагым мышный-мышный тирен сөртә. Куркып калдым:
– Нәрсә булды? – дип сорыйм.
– Һава юк. Тынчу. Сез ничек монда эшлисез? – ди.
Мин шаяртып:
– Иртәгә дә эшлисеңме соң? – дим.
– Ни за что! – диде дә радиорубкадан чыгып йөгерде».
«Тормышымда да драма җитәрлек»
Эштән уңа Әкрәмә ханым. Артистлар, техник хезмәткәрләр, җитәкчеләр дә ярата, үз итә аны. Театр яңа бинага күчкәч, спектакльләр чыгару бүлеге мөдире эшеннән китә ул. Чөнки бу вазифадагы кеше спектакльләрне чыгару өчен кирәк-яраклар табудан тыш, компьютерны, заманча технологияләрне дә яхшы белергә тиеш була. Шуны аңлап, Әкрәмә ханым бу җаваплы миссияне Радик Габделкадыйровка тапшыра. Үзе хуҗалык эшләре буенча җаваплы хезмәткәр булып эшли.
Кайчан очратсаң да, Әкрәмә ханым кешеләрне елмаеп каршы ала. Матур итеп озатып җибәрә. Үзенең эче тулы кайгы-хәсрәт икәнен сизмисең дә.
«24 яшендә олы улым яман шештән үлеп китте. 2017 елда кечесенә инсульт булды. Катлаулы операция кичерде. Бер ягы бөтенләй эшләми. Оныгым белән бергә тәрбиялибез. Тормышымда да драма җитәрлек минем. Мин күргәннәрне спектакль итеп куярлык хәтта», – ди ул күз яшьләренә буылып.
Әкрәмә ханымның кәефсез вакытын күрсәләр артистлар: «Нәрсә булды?» – дип хәлен сорашалар. «Энҗе Шиһапова, Чулпан Әскәрова гел ярдәм итеп, күңелемне юаталар», – ди ул.
«Әкрәмә бер бүлмәле кечкенә фатирында улы, оныгы белән яши. 7 ел инде улын тәрбияли. Гадәттә мондый авырулар озак яшәми, бигрәк яхшы карыйсыз дип табиблар шакката үзенә. Кан басымын үлчәп, даруларын вакытында эчертеп торалар. Улын төшке ашка кайтып ашата. Хәзер яшәгән йорты театрдан ерак түгел, Аллаһка шөкер. Улы гел: «Әни миннән алда үлмә инде, мине кем карар», – дип әйтә. Әкрәмәбез берүк сәламәт булсын», – ди дусты Гөлүсә ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев