Алия Корбанова: «Әниебез дә вафат булгач, энем белән тагын да якынайдык»
Аларның әтиләре 41, әниләре 43 яшьтә үлгән.
52нче мәктәпнең татар һәм рус теле укытучысы Алия Корбанованы студент чагыннан күзәтәм. Беренче очрашуда ук тырышлыгы, максатчанлыгы белән игътибарымны җәлеп иткән иде ул. Чаллы дәүләт педагогия университетында укыганда Саҗидә Сөләйманова премиясе стипендиаты булды, бөтенроссия педагогик бәйгесендә һәм татар теле буенча халыкара олимпиадада җиңде. Университетны кызыл дипломга тәмамлап, хезмәт юлын татар теле укытучысы булып башлады. Җиде ел эшләү дәверендә укучыларының яраткан укытучыларына әйләнде. Тик бүген без аның белән эше турында түгел, гаиләсе, ата-ана мәхәббәте, туганлык хисләре турында сөйләшәбез.
– Алия, гомер йомгагың каян башлана?
– Мин Актаныш районы Яңа Кормаш авылында туып үстем. Әтием шофер иде. Әнием укытучы булырга хыялланган, ләкин хыялын тормышка ашыра алмаган. Гаиләдә энем Илнар белән үстек. Башта туган авылымда укыдым, аннары Татар Суыксуы мәктәбен алтын медальгә тәмамладым. Юрист, хисапчыга да укый алыр идем, әмма әнием минем укытучы булуымны теләде. Мин аңа каршы килмәдем, Чаллы Дәүләт педагогия университетына укырга кердем. Бүген яраткан эшемне башкарам. Энем дә Чаллыда яши. Без икәү әти-әниебез белән бәхетле яшәгән туган йортыбызның утын сүндермәскә тырышабыз. Әти-әниебез мәңгелек йортка күчкәч, безнең өчен бу изге бурыч булып калды.
– Белүемчә, әтиегез Илфак фаҗигале төстә үлгән.
– 2010 елның 15 декабре безгә зур кайгы алып килде. Әти күрше абый белән «Чаллы-Бройлер»дан товар төяп, Түбән Новгородка эшкә киткән иде. Ул төнге икедә юл-транспорт һәлакатенә очрап үлгән. Аңа нибары 41 яшь иде... Бу коточкыч хәбәрне мәктәптәге укытучым әйтте: «Алия, әтиең чирләгән. Сезгә авылга кайтырга кирәк», – диде. Мин бу сүзләргә гаҗәпләндем. Ничек инде эшкә киткән кеше чирләсен?! Әни әтинең үлгәнен әйткәч, салкын карга ятып еладым. Авария бик көчле булган, әтиемне өлешләп җыйганнар, без аның йөзен генә карадык. Әтине югалту минем өчен бик авыр булды, чөнки мин әти кызы. Ул мине яратып, «Әлюш кызым» дип эндәшә иде. Әти турында язган сочинение районда беренче урын алган иде. И әти сөенде инде. Үзем дә әтиемне нык ярата идем. Энем, киресенчә, әни баласы булды. Әнием еш кына: «Кызым, син зуррак, апаеңны ташлама, ярдәм ит, аңа таяныч бул. Малай кешегә тормыш итү авыррак», – ди иде. Әтиемне соңгы юлга озатканда да ул туганнарыбыз белән бергә: «Елама, кызым, энкәшеңә үрнәк һәм терәк бул», – диде. Әнием миңа шалтыратканда да: «Апаеңның хәле ничек?» – дип, Илнар турында сораша иде. Ник минем хәлне сорамыйсың дип үпкә белдергәч: «Синеке яхшы икәнен беләм бит, кызым», – ди иде. Кечкенә чакта сугышкан, тарткалашкан чаклар да булгандыр инде, әтиебез үлгәч без Илнар белән бик нык якынайдык. Әниебез вафат булгач, туганлык җепләре тагын да ныгыды.
– Ә әниегезгә ни булды?
– Ул югары кан басымыннан интегә, авырый иде. Алты ел элек 30 майда 43 яшендә, безне бөтенләй ятим итеп, инсульттан китеп барды. Авылдашыбыз бу хәбәрне йомшартып: «Кайтыгыз, әниегез авырый», – дип шалтыратты. Аның авырганын белә идек инде. Әмма яшь килеш үләр дигән уй башыбызга да кермәде. Машинада кайтканда икенче авылдашым шалтыратып: «Аллаһы Тәгалә бер кешегә нигә шулкадәр кайгы бирә икән. Әниеңнең урыны җәннәттә булсын», – дигәч, әниебезнең үлгәнен белдек. Шуннан соң мин авылга кайтып җиткәнебезне хәтерләмим. Энем белән ике яктан кулын тотып еладык. Ачык йөзле, тормышта бар нәрсәне таба торган, тырыш, ярдәмчел, уңышларыбызга сөенеп яши торган изге кеше иде. Авылда мәдәният йорты директоры булып эшләде, җырларга, биергә ярата, ут чаткысы кебек кыю иде. Балаларны бушлай бәйләргә, чигәргә өйрәтте. Үләсе елның кышында миңа бирнәгә дип мендәр тышлары чикте. Үләсен сизенде бугай, ашыгып, ялга да туктамыйча эшләде. Без күбрәк әтибезгә охшаганнар, тыйнак, сабырлар. Әниебез китеп баргач берара югалып та калдык. Аннары үзебезне кулга алып, йорт тулы терлекне урнаштырдык, бакчаны әниебез исән вакыттагы кебек тәртиптә тоттык.
– Үги әтиегез кайда?
– Әтиебез үлгәндә әнигә 35 яшь иде. Авылда ялгыз хатынга тормыш алып бару авыр булганлыктан, әниебез кияүгә чыкты. Нияз абый безне үз балалары кебек яратты, тәрбияләде, энемне эшкә өйрәтте. Авылга кайтканда мине машина белән каршы ала, озатып куя иде. Әнием үлгәч, ул китте. Телефоннан сөйләшеп торабыз, энемнең никахында да, туенда да булды. Сирәгрәк шалтыратсак: «Мин сездән хәбәрләр көтәм бит», – ди. Без аның туганнары белән дә дустанә мөнәсәбәттә. Нияз абый өйне ремонтларга, мунча төзергә булышты.
– Нинди яшьтә булсаң да, кешегә әни җитми. Бүген әниегез кебек якын кешегез бармы?
– Аллаһка шөкер, бар. Ул әниебезнең апасы Рушания Шәйхразиева. Минзәлә медицина училищесын тәмамлаганнан бирле Тукай районы үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Ачык йөзле, ягымлы кеше. Аны хезмәттәшләре дә, авырулары да, без дә нык яратабыз.
– Алия синең энеңне нык яратуың сизелеп тора, ачуланышканыгыз бер дә юкмы?
– Илнар – әтиемнең төгәл копиясе. Аның холкы да, тышкы кыяфәте дә әтиемә охшаган. Әзрәк ачуланышып алсак та, әниемнең васыяте искә төшә. Илнар минем энем генә түгел, әти-әнием кебек кадерле кеше. Без бер-беребезгә терәк булып, ярдәм итеп яшибез.
Туган авылыбыздагы өебезгә кайтып йөрибез. Андагы күп эшләрне энем эшли. Әти-әнинең каберен тәртиптә тоту да күбрәк аңа төшә. Үзем генә булсам, мин йортыбызны бүгенге дәрәҗәдә тота алмас идем. Илнарым исән сау булып, Айсылуыбыз белән бәхетле гомер итсен.
– Гаиләгә чит кеше килеп кергәч, туганнар арасында мөнәсәбәтләр киеренкеләнә. Илнар өйләнгәч мөнәсәбәтләрегез үзгәрмәдеме?
– Мин Илнарга әти-әниебезне алыштырырлык гаиләдән кәләш туры килсен дип теләдем. Аллаһка шөкер, Айсылуыбызның әти-әнисе энемне үз уллары кебек кабул иттеләр. Айсылу сеңлем кебек якын кешегә әйләнде. Киленебезнең әтисе Радик абый авылдагы өебезне ремонтларга, ут-су кертергә ярдәм итте.
Мин Аллаһы Тәгаләдән үземне кызларыдай кабул итә, ярата торган гаиләгә килен булып төшсәм иде дип сорыйм. Тормыш иптәшем миңа ярдәм итә, мине аңлый, ярата торган кеше булсын иде. Аңардан кыз бала тудырасым килә, чөнки безнең бөтен туганнар малайлар тапты. Хәер, Аллаһ кемне бирсә дә, сау-сәламәт бала тусын. Илнарымның үзе кебек малае бар. Илфатыбызны бик яратам, чөнки аңарда да әтиемнең чалымнары күп.
– Алия, син укучыларыңны яратасың, ата-аналарны хөрмәт итәсең. Бүгенге вәзгыятьтә бу сирәк күренеш дисәм дә ялгыш булмас.... Моның сере нидә?
– Аллаһы Тәгалә бер яктан алса, икенче яктан ярдәмен, игелекле кешеләрен бирә. Җиде ел эшләгән сыйныфым – минем икенче гаиләм. Әниемне югалткан кайгылы көннәремдә укучыларымның әти-әниләре миңа рухи яктан гына түгел, матди яктан да ярдәм иттеләр. Аллаһның рәхмәте яусын аларга. Без бер-берсен ярата торган кешеләрдән торган чын гаиләгә әйләндек. Бу – зур бәхет.
- Алия, быел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган шәһәр Советы сессиясендә туган телебездә чыгыш ясадың. Бу – синең тырыш хезмәтеңнең тагын бер матур нәтиҗәсе. Әлеге вакыйга нинди тәэсирләр калдырды?
– Мине бу җаваплы чарада чыгыш ясарга сайлап алдылар. Бу – минем өчен горурлык. Бар эшне әти-әнием минем өчен сөенеп, горурланып ятсыннар дип тырышып, җиренә җиткереп башкарам. Алар мине күктән күзәтеп торалардыр кебек. ТР Рәисе алдында чыгыш ясаганымны күреп туганнарым, авылдашлар сөенде. Дәрәҗәле кешеләр җыелган залдагы зур экранда әтиемнең, туган авылымның исеме күренеп торды. Иманым камил, әти-әнием бездән риза булып яталардыр. Рухлары шат, урыннары фирдәвес җәннәтендә булсын.
– Алия, йөзеңнән елмаю китмәсә дә, күңелең яралы...
– Вакыт яраларны дәвалый диләр. Бу дөрес түгел, еллар узган саен яра тирәнәя генә. Яшүсмер чакларда әнине тыңламаган өчен гафу үтендемме икән дип уйланам. Ә иң кыены: авылга кайтып капка төбенә туктагач, машинадан төшә алмый торабыз. Күзләргә яшь тула, тамакка төер тыгыла. Әнинең каршы алырга чыкканын көтәбез. Шатлыкларны уртаклашырга, борчуларны бүлешергә әти-әниебез юк. Мин укучыларыма гел: «Әти-әниле вакытыгыз – иң бәхетле чагыгыз. Аларга матур сүзләрегезне кызганмагыз. Гел сөендереп яшәгез, борчымагыз. Алар мәңгелек түгел», – дим. Кайвакыт дусларымның ата-аналары белән дорфа сөйләшкәннәрен күреп йөрәгем әрни. Ата-ана – дөньядагы иң кадерле затлар, исән-сау булганда аларны хөрмәтләп яшәргә кирәк.
Фоталар Алия Корбановадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев