«Әллә кодагыем сихерләде...»
Эремчек пирогы ашаганнан бирле фатирымда тынычлык бетте.
Мин гомерем буе заводта бил бөгеп тырышып эшләдем, картаймыш көнемдә генә ике бүлмәле зур фатир сатып алдым. Ирем бик яшьли авариядә үлде, шуннан соң кияүгә чыкмадым. Үземне улымны тәрбияләүгә багышладым. Аны кеше итәр өчен тырыштым. Тик шушы мин көчкә-көчкә генә алган фатирыма кызыгучылар бар икән... Фатирым бик иркен, бик якты, чыннан да кызыгырлык та.
Улым өйләнде дә, алар килен бергә аерым яшиләр, еш кына килгәләп китәләр. Кодагыем да үзенең сеңлесе белән кунакка кергәләп чыгалар.
Менә шул кодагый дигән кешенең әшәке телле икәнен электән үк беләм. Фатирыма килгән саен сеңлесе белән бар бүлмәләрне карап чыгалар да, артымнан: «Болын кадәр фатирда үзе генә яши, ә балалар кеше почмагына түләп яшәргә мәҗбүр. Ничек шулай тыныч күңел белән яшәп була ул?!» – дип, чәйнәп йөриләр икән. Балаларны бит мин башка чыгармадым, улым үзе шулай хәл итте.
– Әни, тынычлап үзең генә яшә, без бүтән фатир табабыз. Беренче вакытны «снимать» итеп торырбыз, аннары акча җыйгач, ипотека алырга тырышырбыз, – диде.
Тик менә кодагыем гына башка фикердә икән. Үзе минем янга килгәч, тәмле телләнеп, төчеләнеп сөйләшеп утыра, урамда башкача кылана. Беркөнне сеңлесе белән тагын кергәннәр: «Кодагый, эремчек пирогы пешердем, бик тәмле, сиңа да авыз итәргә алып килдем», – ди. Баштан сөенеп куйдым, аннары шикләндем! Ләкин, аны-моны әйтмичә, бергәләшеп шул пирог белән чәй эчтек.
Шул көннән башлап фатирымда тынычлык бетте. Артымнан килеп, кемдер карап торган шикелле, менә-менә кагылып китәр кебек. Үзем генә утырганда кемдер исемемне атап чакыра, төрле тавышлар чыгара, хәтта улый. Шкаф эчендә бәргән, кырган тавыш ишетелә. Ә беркөнне төнгә таба чинау ишетәм, нәкъ кодагыйныкы кебек чыга тавышы. Котым очып, каян килә микән бу чинау дип кухняга таба чыксам, газ плитәсе тишегеннән шул ят тавыш ишетелә! «Мин монда!» – дип үртәгән шикелле.
Аптырагач, барысын да улыма сөйләргә булдым. «Саташма инде, әни», – генә диде. Өйдә үзем генә калырга куркам, тагын кайдан шакырлар, чинарлар микән дип, төннәр буе йоклый алмыйча ятам. Аптырагач, улымны яныма чакырттым, ул бер атна буе торып китте, тик берни дә ишетмәде. Мин дә тынычланган кебек идем. Аның чыгып китүе генә булды, тагын «тегеләр» үкерешергә тотындылар.
Шул теге пирогтан гына шикләнәм. Кодагый белән киленнең генә эше бу. Алар шул рәвешле мине акылдан яздырып, йә булмаса үтереп, фатирымны яулап алырга телиләрдер дим. Улыма, әлбәттә, боларны әйтмәдем. Болай да теге тавышларны сөйләгәч, миңа сагаеп карый. «Хатының белән яраткан әбиең мине үтерергә телиләр», – дисәм, икенче уянганда психиатрик клиникада булырмын кебек тоела. Әллә фатирымны сатыйммы дип тә карыйм. Тик хәзер торак йортлар бигрәк кыйммәт тора, сатып, акчамны югалтачакмын гына... Бу фатирда да кала алмыйм...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев