Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Әни булу бәхете озакка бармады

«Балалар йортыннан берәр сабый алыйк», – диюемне ишетергә дә теләмәде ул.

Булачак героем белән очрашырга Чаллының затлы бистәсенә бардым. Урман буендагы өч катлы йортта өч бүлмәле фатирда яши ул. Фәния ханымның фатиры затлы, үзе уңышлы булса да, бәхете булмаган икән. Аның үзе турында елый-елый сөйләгәннәрен тыңлагач, «Байлар да елый икән» дигән әйтемнең хаклыгына тагын бер кат инандым. 

Алар ире Фәрит белән балачактан бергә уйнап үскәннәр. Урта мәктәпне тәмамлагач икесе дә югары белемле белгеч булыр өчен Казанга киткәннәр. Берсе авыл хуҗалыгы, икенчесе медицина институтын тәмамлаган. Диплом алгач, туй уздырып, гаилә корганнар. 

– Бер-беребезне хөрмәт итеп, яратышып яшәп киттек. Тормышыбыз начар булмады, бар да җитте, икебез дә эшләдек, фатир да, машина да алдык. Шәһәр читендәге «Прибрежный» бакчачылык ширкәтеннән дача да алдык. 

Тик Аллаһы Тәгалә бала сөю бәхетен генә күрсәтмәде. Аллаһтан вакыты җиткәч булыр әле дип, сабыр гына көттек. Табибларга да, күрәзәчеләргә дә йөрмәдек. Дүрт елдан соң туганнарыбыз киңәше буенча, табибларга медицина тикшерүенә бардык. Бик күп анализлар бирдек, икебезне дә заманча җиһазлардан карадылар. Һәм гаепнең ирем Фәриттә булуы ачыкланды.

Дусларыбыз да, табиблар да өметне өзмәскә киңәш иттеләр. «Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң, үзеннән ялварып сорагыз, гаиләгезне саклагыз, көннәрдән бер көнне ул сезне ишетер, хыялыгыз тормышка ашар, иншәллаһ», – дип тынычландырдылар. Иремә төрле дәвалау ысуллары бирделәр, хәтта Израильгә барып та дәваланып кайттык. Аллаһының рәхмәте белән безнең белән бергә хастаханә юлларын таптаган бер гаиләнең биш елдан соң, уллары туды. Алар гаиләсендә гаеп кемдә булгандыр, әмма Фәридә кемгәдер массажга йөргән һәм берничә айдан авырга узган. Тугыз айдан тупырдап торган малай алып кайтты. 
Минем ирем дә төрле табибларга массажларга да йөрде, эчмәгән даруы калмады, әмма балабыз булмады. Минем: «Балалар йортыннан берәр сабый алыйк», – диюемне ишетергә дә теләмәде ул. 
Гомер шулай үз көенә дәвам итте. Мөнәсәбәтләребез начар булмаса да, иремдә миңа карата салкынлык сизә башладым. Баксаң, ул чит хатын янына ияләшкән икән. Атналар, айлар буе кайтмый башлады да, башкага чыгып китте. 
Башта ике ел бик каты йөрде. Атналар, айлар буена кайтмый торган иде. Аннары тәки шул хатын янына китте. Баксаң ул, Фәритнең күрше авыл кызы икән. Кияүгә чыгып аерылган, малае бар. Кеше баласы дип тормады, шуны тәрбияләп гомере уза хәзер. Ә мин ирсез калдым. 
Шулай да Аллаһы Тәгалә мине кыз әнисе итте. Ирем киткәнче ятимнәр йортыннан бала алырга теләгемне тиешле урынга җиткергән идем, торак шартлары да, башклары да бала тәрбияләргә мөмкинлек биргәч, үтенечемне кире какмадылар. Үземә охшаган кара күзле, кара чәчле ике яшьлек баланы кызлыкка алдым. Әмма Фәрит безнең янга кайтырга теләмәде. 

Айсылуны әти-әнием белән бергәләп үстердек. Мәктәптә яхшы укыды, музыка мәктәбендә йөреп, өстәмә белгеч тә алды. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга китте. Акча түләп, КФУда укыттым. Барысы да әйбәт кебек иде. Университетны тәмамлагач, бер компаниягә эшкә урнашты. Ял көннәрендә яныма кайтып йөрде. Бер рус егете белән дуслашып йөргәнен белә идем инде, әмма баламның бәхетсез булачагын күз алдыма да китермәдем. «Кызым, ашыкма, бу кеше миңа ошап бетми, бер-берегезне өйрәнегез, аннары күз күрер», – дип ялваруларыма карамастан, Сашага кияүгә чыкты. 

Беренче елны әйбәт кенә яшәделәр алар. Бәйрәмнәрдә Чаллыга да кайттылар. Әмма кызымның бәхете озакка бармады. 
Бер көнне эшкә барганда, егылып аягын авырттырган. Узар әле дип йөреп, үзенә зыян гына салган. Баксаң, аягы бот төбеннән тартылган булган. Җитди операция ясадылар үзенә. Елизаров аппаратында шактый йөрергә туры килде. Дөресрәге, яңадан йөрергә өйрәнде ул. 

Ирләргә чирле хатын кирәкми шул, Саша кызымны минем янга кайтарып куйды. Шулай итеп кызым, култык таягы белән генә йөри ала торган булып калды. Икенче төркемдәге инвалид булуына карамастан, ул тик тормады. Тегәргә, чигәргә өйрәнде. Дуслар, туганнар заказга кием-салым да тектерделәр үзеннән. Тик баладан бәхетең булмаса, булмый икән ул... 

Фәния апа күз яшьләрен тыя алмыйча, рәхәтләнеп елады. Баксаң, коронавирус дигән зәхмәт Айсылуны вакытсыз гүргә керткән икән. «2020 елда каты чирләп, хастаханәдән терелеп чыккан иде. Быел яңа елдан соң, ике көн югары температура белән чирләде дә, өченче көнне ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче, вафат булды. Әни, табиб чакыртмыйк, үзем җиңәм», – дигән иде балакаем. Тик бу юлы, ковид дигән зәхмәт көчлерәк булып чыкты. Бик әшәке чир. Зинһар, санитар-эпедимиологик таләпләрне үтәргә тырышыгыз», – диде күпне кичергән Фәния ханым сабуллашканда.

(Исемнәр үзгәртеп бирелде.) 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш булган аяныч ЮХИДИ фаҗига балалар