Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Әни, мин сине көтәм!

Таң беленеп килә иде. Кошларның чут-чут сайравына күке тавышы да кушылды. Сихри матурлыкка күмелгән иртәдә үзенең дөнья мәшәкатьләре белән бригадир Хажиәхмәт абый өйдән-өйгә йөреп, халыкны печән чабарга әйди башлады.

Озакламый кояш аяусыз кыздырырга тотыначак, аннан берничек тә качып котыла алмассың! Председатель Вәкил бригадир Хажиәхмәткә кичтән үк әйтеп куйды, таң ату белән халыкны печән чабарга чыгарырга кушты. Колхозның малы күп, печәнне түкми-чәчми вакытында чабып, киптереп, җыеп алып кайтырга кирәк.

Кайсы атка утырып, кайсы җәяү чалгыларын тотып печәнгә китте халык. Ике дус – Абдулла белән Сабирҗан алдан йөгерделәр. Аларның зуррак болынга барып, барысына да караганда да күбрәк чабарга иде исәпләре! Бер-берсе белән узыша-узыша печән чабарга керештеләр. Яшь кызлар җыр башлады, егетләр кушылды:

Күбәләк гөлләргә кунса, 
Гөлләр тибрәлә микән. 
Ул да мине сагынганда 
Күбәләгем, түгәрәгем, 
Асыл кошым, сандугачым 
Җырлап җибәрә микән. 

Шулай җырлый-җырлый эшли торгач, төшке аш вакыты да җиткән. Ындырда өстәл корганнар, яшь кенә ике кыз аш бүлә башлаган. 

– Әйдәгез, утырышыгыз, аштан соң мәтрүшкә чәе ясарбыз. 
Яшь егетләр дә җавапсыз калмадылар:
– Ашыгыз да бик тәмле, үзегез дә бик чибәр, чәй телне йотарлык булыр бугай!

Аш әзерләүче кыз күрше авылдан икән, аны монда икенче бригададан җибәргәннәр. 
– Кызлар, исемнәрегез ничек сезнең? – дип кызыксындылар егетләр. 
– Минеке Сәлимә. 
– Мин Нәзлия. 

Нәзлия исемлесе бигрәк чибәр, зәңгәр күзле, зифа буйлы, озын толымы нечкә биленә төшкән, ә йөзе артисткалардан да матуррак! Авыл егетләре барысы да гашыйк булдылар бу кызга. Абдулла үзенә әйтеп куйды: «Мин аңа өйләнәчәкмен!»

Соңга кадәр эшләгәч, бригадир кызларны Гайнекамал әбиләргә фатирга керткән. Абдуллага шул гына кирәк. Аларны чакырып чыгарыр өчен әнисеннән ике ипи сорап алган булды да, Гайнекамал әбиләргә кереп китте. 

– Гайнекамал әби, әнием ипи биреп җибәрде, кызларны сыйларсыз! Нәзлия, сезне клубка алып килергә куштылар, әйдә, җыеныгыз, мин сезне тышта көтәм! – дип, Абдулла капка төбенә чыгып китте. Аны көтеп торган Сабирҗан янына килеп:
– Хәзер чыгалар. Кисәтеп куям, колагың ишетсен: Нәзлия – минеке! 
– Ярый, аңладым, икенчесе дә бер дигән! 
Кызлар да озак көттермәделәр. Абдулла белән Нәзлия алдан киттеләр. Абдулла күптән түгел армиядән кайткан, диңгез флотында хезмәт иткән егет. Уртача буйлы, киң җилкәле, төскә-биткә бик матур, диңгезче киемендә, һәрбер кызның башын әйләндерерлек. Нәзлия дә аңа игътибар иткән, печән чапканын күреп ничек шаккаткан иде, чалгысы егетнең кулында уйнап кына тора. 
– Нәзлия, сиңа ничә яшь? Гаиләгездә ничә бала?
– Миңа унсигез тулды гына. Әтием сугышта хәбәрсез югалды, әнием берүзе биш кыз тәрбияли. Әнием дә, зур апам да, мин дә колхозчылар. Калганнары әле бәләкәйләр, мәктәптә укыйлар. Минем шәһәргә китәсем килә, авылда каласым килми. 

– Мин армиядән генә кайттым. Кайту белән эшкә куштылар. Мин электрик. Минем дә әтием сугышта хәбәрсез югалган, без дә биш бала, өч малай һәм ике кыз. Зур абыем яшьтән үк әни яныннан чыгып киткән. Аннан соң мин. Энем төзүчегә укый. Председатель җибәрде. Ике сеңлем мәктәптә укыйлар, әнием гаражда каравылда тора. Минем дә калага китәсем килә. Безнең хыяллар синеке белән бертөрле икән! Беләсеңме, мин тегеләй-болай боргаларга яратмыйм, турысын әйтәм: сине беренче күрүдә үк яраттым. Кияүгә чык миңа. Эштән курыкмыйм, дөньяны алып баручы ир, ышанычлы әти булырмын. Беркайчан да үкенмәссең миңа кияүгә чыкканыңа! 
Кинәт кенә булган тәкъдимнән кыз югалып калды. 
– Миңа уйларга кирәк, сау бул! 

***

– Мин инде эзләргә чыктым, шул гомер кайда йөрдең? – дип ачуланды иптәшен Сәлимә. 
– Ярый инде, тузынма, кияүгә чыгарга тәкъдим ясадылар! 
– Ризалаша күрмә, дускаем, бу авылның егетләре бик усал икәннәр! 
– Ярый, әйдә, йоклыйк, соң инде. Иртүк эшкә барасы бар.
Нәзлиянең күзенә йокы әсәре кермәде, бу уңган егетне үзе дә бик ошаткан иде. Кияүгә чыгам дип авыз ачарга да ярамый! Колхоздан җибәрмиләр, авылда тормыш авыр, аны яхшыртырга бернинди дә юл юк! 
Абдулла да башын югалтты. Аңлый, әгәр дә тиз генә өйләнмәсә, югалта кызны, берәр егет эләктерәчәк бит! Нигә хәзер үк өйләнергә, шәһәргә китәргә! Аннары күз күрер. 

***

– Әнкәй... Сиңа бер әйбер әйтәсем бар. 
– Әй, Аллам, тагын нәрсә булды, нишләп төн уртасында уятасың? – дип торып утырды әнисе. 
– Әни, мин өйләнәм, кыз сорарга барырга кирәк. 
– Балам, хатыныңны кая алып кайтасың? Өйдә ятарга түгел, утырырга да урын юк! 
– Кайгырма, әни, без шәһәргә китәрбез! 
– Читтә читәнгә элеп куйганнар ди сиңа! 
Миңнурның улын бер дә җибәрәсе килми иде. Абдулла гаиләдә иң уңганы, иң булганы, туйдырып торучы да шул, иркәләрен эзгә салучы да ул. 
– Әнкәй, кайгырма, мин сезне ташламам, ярдәм итәрмен! 
Идәндә тезелешеп яткан иркәләренә карады. Чыннан да, йортлары бик кечкенә: аш бүлмәсе дә, йокы бүлмәсе дә шул, дәресләрен дә шунда хәзерлиләр. Йорт бик фәкыйрь булса да, анда чисталык хөкем сөрә. Ничек булса да йорт салырга кирәк! 
Иртән тагын узыша-узыша печән чаптылар. Кеше күрмәгәндә генә Абдулла, Нәзлия янына килеп, кесәсенә язу салды. 
– Эштән соң мин сине йорт янында көтәм! Төнен тамчы да йоклый алмадым, синең турыда уйладым. Димче җибәрәм, печән эше беткәч өйләнешәбез. Аннан шәһәргә барып эшкә урнашабыз, килештекме?

***

 Печән беткәч, Нәзлия авылына кайтып китте. 
– Әнкәй, минем шәһәргә китәсем килә. 
– Председатель җибәрми бит. Берни дә эшләп булмый шул, балам, – диде әнисе баласын кызганып.
– Бер егет белән таныштым менә. Кияүгә чык, димче җибәрәм, диде. 
– Ашыкма, кызым, яшь бит әле син!  
– Ә минем шәһәргә китәсем килә! – дип кырт кисте Нәзлия.

Икенче көнне иртә белән Нәзлияләргә Абдулла, әнисе Миңнур, димче карчык Әсмабикә килеп керделәр. 

– Саумысыз, димче диңгез кичерә, диләр. Ә менә без диңгезләр кичеп кайткан бер шәп егет белән сезгә килдек әле. Бу йортта бер чибәр бар, безнең егеткә шәп пар, диләр. 
Шулай такмаклый-такмаклый керде димче карчык. Әсмабикәнең теле телгә йокмый. Нәзлиянең әнисен күндерде тәки кызын кияүгә бирергә! 
Яшьләр язылыштылар да, шәһәргә юнәлделәр. Абдулланы заводка электрик итеп алдылар, Нәзлия кондитер фабрикасына урнашты. Барактан бүлмә бирделәр. Дөнья көйләнде, яшь пар матур тормыш башлап жибәрделәр.

Беркөнне Нәзлиянең күңеле болгана башлады. Врачка барган иде, балагыз булачак, диделәр. Нәзлия декретка чыккач, Абдулла ял алды. Авылга кайткач, колхозга электрик булып эшкә чыкты. Моңарчы электрик күрше колхоздан килеп йөргән булган. 

Улына алты ай тулгач, Нәзлияне эшкә чакырттылар, балага ясле бирәбез диделәр. Абдулла кырт кисте: «Авылда калабыз, йорт төзибез!» Нишләсен, Нәзлия күңеле сыкраса да ризалашты. Аптыраганнан фермага сыер савучы булып урнашты. Сыер савуы бик авыр булса да, хезмәт хакы югары, өйгә сөт тә кайта.

Эшчән Нәзлиягә бар эш тә җиңел бирелде. Тик кайнананың ирен аңа каршы котыртуы гына бәгырен корытты, гаиләдә тавыш чыга башлады. Улына дүрт яшь тулгач, кайнанасы араларына кереп, каты низаг чыкты. Абдулла кайнар канлы кеше, хатынына кул күтәрде. Нәзлия берничә көн урыннан тора алмыйча ятты. Тәнендәге күгәргән эзләр беткәч шәһәргә китте, элеккеге эшенә урнашты. Улы Алмазны да үзе белән алып китмәкче иде, ләкин малай качып калды, аның дусларыннан, әтисеннән аерыласы килмәде. Абдулла хатынын сагынды һәм шул вакытта гына Нәзлияне чыннан да бик яратканын аңлады. Кул күтәргәненә дә бик үкенде, тормышларына тыкшынган әнисен дә гаепләде. Барып хатынын алып кайтмакчы булды, Нәзлия ризалашмады. Ана кеше улын гына нык сагынды. 

Ир-ат нишләсен, йорт тулы мал, хатын-кыздан башка яшәп булмый! Күрше авылдан Гыйззенур исемле бер тол хатынны алып кайтты. Ә Алмаз әнисен бик нык сагынды, әйләнеп кайтыр дип көтте. Әтисе яңа хатын алып кайткач, өмете бөтенләй өзелде баланың. Аннары аңлады, әнисен сагынып елап ятып кына берни үзгәрмәячәк, ничек тә үги әнине кире кайтарып җибәрергә кирәк дип, үзенә күрә план кора башлады. Ул Гыйззенурның кая барганын, ниләр эшләгәнен әкрен генә күзәтте: бәдрәфкә керсә – тыштан ишеген бикләп куйды, тегесе көне буена шунда утырырга мәҗбүр булды. Абдулла кич эштән кайткач «тоткын»ны ачып чыгарды. Иртәгесен Алмаз аны тавык кетәклегенә бикләп куйды, бу юлы каеш эләкте малайга. Тагын бер атнадан үги ананы мунчада бикләде. Кичен әтисе эштән кайткач тавыш чыкты. Гыйззенур әйберләрен җыеп кайтып китте. 

Абдулланың да бу хәлләргә бик эче пошты. Ул ничек булса да Нәзлияне алып кайтырга карар кылды. Яңадан кул да күтәрмәс, тормышларын матур гына алып барырга тырышыр. Нәзлия дә аны аңлар...

– Улым, әйдә, ял көнне икәүләп әниеңне алып кайтабыз. Бергә матур итеп яшәрбез, әйеме, улым?
Бу мизгелләрдә Алмаздан да бәхетле бала юк иде. Ул, ниһаять, кабат әтиле-әниле булачак! 

Фәния Шәрипова

Н. Туганов фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев