Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Әнием мине яратмады

Без әйбәт яшәдек дип әйтә алмыйм. Үземне белә башлаганнан бирле яшәү өчен көрәшеп көн күрәм. Әтием Вәгыйз белән әнием Мөхлисәгә бер бала булганмын.

Тик әни генә нишләптер мине яратмады! Гел кыерсыта иде, кычкырды, кыйный иде...

Әти вахтада эштә, гел өйдә дә тора алмады. Әмма аның безнең белән булганда минем белән уйнаганын, хәтта кибеттән йомшак аю алып биргәнен хәтерлим. Әнинең характеры авыр иде дип әйтимме, әтигә дә тынгылык булмады. Гел нәрсәгәдер бәйләнеп йөрде, ә соңга таба алкоголь куллана башлады. Әнинең бер эчкән вакытында «Атаңны җенем сөйми. Үз сүзен әйтә торган мужик булмады ул! Их, теге вакытта... Бәлки тормышым башкачарак булыр иде... Шуңа сине дә яратмыйм!» дип әйткәнен хәтерлим. Нинди тормыш буласы булган? Теге вакыт дигәне нинди вакыттыр?.. Аларын инде әйтә алмам! 

Берсендә әти вахтага дип чыгып китте дә, шуннан кайтмады. Әни дә аны эзләп интекмәде... Аннары гына, еллар үтү белән, аның Себердә төпләнеп калып, шунда икенче гаилә корып яши башлаганын белдем. Хәзер ул исән түгел инде, яман чир булган аңарда. Яңа гаиләсе барлык йолаларга туры китереп, үзен соңга юлга озаткан. Дөресен генә әйткәндә, ул гаилә белән аралашмыйбыз. Алар мине, мин аларны белмим дигәндәй... 

17-18 яшьләрдә өйдән шатлана-шатлана чыгып киттем. Әни дә минем тизрәк чыгып китүемне теләде. Аны калдырып, кулыма бер сумка гына тотып, Казанга кузгалдым. Биредә педагогия университетына укырга кердем. Бер йортка вакытлыча яшәргә урнаштым. Тормыш җайланып, үз көе белән дәвам итте. 

1995 елны диплом язу белән мәш килеп йөргән чагым. Шундый көннәрнең берсендә әни тагын үзенең барлыгын белгертте: имештер, минем белән нәрсәгәдер сөйләшәсе килгән. Ул вакытта почта бүлекчәләрендә ерак арадагы шәһәрләр белән сөйләшү өчен аерым кабиналар бар иде. Әнинең тавышы телефоннан шундый якын ишетелә: «Кызым, – ди (миңа алай әйткәне дә юк иде), – каршы булмасаң, синең кырыеңа килер идем. Монда яшәрлек рәтем калмады. Бурычлар бик күп җыелганга, фатирны алабыз диләр. Эштән кудылар. Бүтән кешем дә юк бит минем». «Ярар, кайтырсың инде», – дигәнемне сизми дә калдым. Әнинең ягымлы тавышы мине «исертеп» җибәрдеме, әллә башка сәбәпме – белмим..

Ул вакытта мин инде җиткән кыз, кияүгә чыккан идем. Шәһәр читендә кечкенә генә үз йортыбыз белән яшибез. Матур гына тормыш алып бара идек.  

Берсендә шулай өйгә кайтсам, ишек төбендә әни утыра. Нинди сумка-букчаларын җыя алган, нинди киемнәре, савыт-сабалары калган – барысын да төяп килгән. Ничек килеп җиткән диген син?! Ярый, кердек, урнаштык кебек. Бер атна тыныч кына узды, ә аннан соң башланды: әни минем белән ирем арасына керә башлады. Әни: «Нигә сиңа бу ир, куып чыгар», – дип теңкәмә тия иде. Ахырда, тормыш иптәшем аның белән катгый итеп сөйләшергә мәҗбүр булды һәм бу хәлләргә нокта куелды.

Әни шәһәрдә олы яшьтәге карчыкны карарга алынып, бер бүлмәле фатирга кереп урнашты. Ул яктан аның бәхете бар, Аллаһы Тәгалә җаен биреп кенә тора. Алты айдан соң карчык та үлеп китте, әни фатирда хуҗа булып калды. Мөмкинлектән чыгып, үзем һаман булышырга тырыштым: хуҗалыкта үзебез үстергән яшелчәсен, кирәк-ярагын алып килдем. Әйтәләр бит «Җан тартмаса да, кан тарта» дип, тик һич кенә дә ярап булмый. «Мине карамыйсың, сиңа ир белән балаларың гына кадерле», – диеп миңа ризасызлыгын белдереп тора. Әле болай, әле тегеләй дип акча сорый. Илтеп бирәм, иремә әйткән юк. Җитмәсә, администрациягә шалтыратып: «Мине карамыйлар» – дип, тәмам җәфа чиктереп бетерде. Ни эшләргә дә белмим.

Бервакыт гадәттәгечә әнигә акча калдырып чыгып килә идем, бер рус карчыгы туктатты: «Син Маша кызымы?» (Аңа русча шулай эндәшәләр). Беләсеңме ул нәрсә ди: «Бу квартира барыбер аңа (миңа була инде) кала, үзем исән чагында мин аңардан квартира акчасын чыгартам».

Үзебезнең хуҗалык, Аллаһка шөкер, ул фатир турында уйлаган да, бер нәрсә өмет иткән дә юк. Әни әле яшь, җир җимертеп йөри торган хатын. Шушы сүзләрне ишеткәч, башка акча бирмәдем. Ничек кенә тырышсам, аны гафу итсәм дә, ул мине бала итеп һаман кабул итмәде.

Егерме еллап вакыт узды. Ул авырый башлады. Мөмкин кадәр ешрак янында булырга тырыштым. Үләренә өч ел кала фатирын миңа бүләк итеп бирде. Мин моны Аллаһы Тәгаләдән ятимлек ачысын татып үсүем өчен бирелгән компенсация итеп кенә кабул иттем. Ә әнине барлык йолаларны үтәп, үз туган авылына алып кайтып, соңгы юлга озаттым. Аллаһка шөкер, чит җирләрдә калмады, кабере караулы, һәрчак дога ирешеп тора. Үз бурычымны үтәдем. Мин аны гафу иттем.

Исемем редакция өчен генә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев