«Әниемнең бөере белән яшим»
Рәсүләгә моннан 20 ел элек донор бөере куйганнар. Ә аңа кадәр ул биш ел диализга йөргән.
Шәһәрдәшебез Рәсүлә Фәизова тормышында нинди генә кыенлыклар кичермәгән. Әмма ул төшенкелеккә бирелми, яңа туган көнгә сөенеп, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булып яши.
Рәсүләгә моннан 20 ел элек донор бөере куйганнар. Ә аңа кадәр биш ел диализга йөргән.
– Мин үзем Тәтеш районында, күпбалалы гаиләдә туып-үстем. Үскән вакыттта сәламәтлек буенча кыенлыклар кичермәдем дә кебек. Чаллыга килеп урнашкач, бөерләрем авырта башлады. Түзә алмагач, табибларга йөрдем, төрле тикшерүләр үттем. Юлларымда яхшы табиблар очрады. Тикшерүләр минем ике бөеремнең дә кипкән булуын ачыклады. Шуннан соң, диализга йөрергә тотындым... – дип үзенең тормышын сөйләде ул.
Республика клиник хастаханәсе табиблары аңа донор бөере кую мөмкинлеген әйткәннәр. Тик мондый операциягә чират берничә елга сузылырга мөмкин, чөнки донор табу җиңел түгел.
Шул вакытта әнисе Сания апа кызына ярдәм итәргә карар кыла. Икесе дә кирәкле тикшерүләр узалар, анализлар тапшыралар. Аллаһның рәхмәте, әнисенең бөере Рәсүләгә яраклы дип табыла. Әни белән кыз Аллаһка тапшырып операциягә керәләр. Уролог-хирург Алмаз Гайнуллов Сания апаның бер бөерен алып Рәсүләгә утырта.
«Аллаһның биргәненә мең шөкер. Икебез дә исән-сау. Икебез дә диетада. Кыздырылган, майлы, тозлы, баллы, кыскасы, тәмле ризыклар ашамыйм. Помидорны бик яратам. Әмма ярамый. Кыяр салатына бик аз, тәм өчен генә турап салам. Көндә билгеле бер вакытта даруларымны эчәм. Аны Казаннан ай саен бушка бирәләр. Ике ай саен Казанга барып тикшереләм. Мин минуслардан плюслар табып яшәргә өйрәндем инде. Озак еллар сәүдә системасында эшләдем. Кышын салкын, җәен тынчу иде. Урамны да күрмәдек. Отпускага чыгу да кыен иде. Хәзер риелтор булып эшлим. Кирәк вакытта эштән китә алам. Җитәкчем аңлый, хәлемә керә. Яңалыктан куркырга кирәкми. 20 ел сатучы булып эшләгәч, институтта алган юридик белемнең дә кирәге чыкты. Дөрес, башта яңа эшкә өйрәнү кыен иде. Әмма бу минем тормышымны уңай якка үзгәртте. Элек Сидоровкада яши идек, хәзер яңа шәһәрдән фатир алдык. Рәхәтләнеп эшлим, кешеләр белән аралашам. Нинди генә язмышлар юк. Аларны тыңлыйсың да, үзеңнең авыртуларың, проблемаларың онытыла. Минем хәлем аларныкына караганда яхшырак дип сөенеп яшим», – ди ул.
Рәсүлә органнар күчереп куелган кешеләр белән вацап төркемендә аралашып тора. Күбесе, төшкә кадәр йоклап, төштән соң сүлпәнләнеп, мескенләнеп йөриләр ди.
«Мин андый кешеләрне аңламыйм. Һәркөнне иртән торып, матур итеп киенеп, бизәнеп эшкә баруга ни җитә? Хәзер авырмаган кеше юк инде, еласаң бөтен кешегә еларга була. Беркемнең дә савыты буш түгел. Һәр мизгелнең кадерен белеп, Аллаһка рәхмәтле булып яшәргә кирәк», – дип искәртте ул.
«Синдә әниеңнең бөере, сезнең арада бәйләнеш бармы?» – дип сорыйм Рәсүләдән.
– Ничек кенә әле. Мин берәр нәрсәгә борчылсам, шунда ук әни «Ни булды, кызым?» дип шалтырата. Көн дә озак итеп сөйләшәбез. Башка туганнарыма караганда әни өчен мин якынрак. Безне бит газиземнең бөерләре бәйли, мине шул яшәтә! Мин бүгенге халәтем өчен адым саен беренче чиратта Аллаһы Тәгаләгә, аннары әниемә, әтиемә рәхмәтлемен. Иртән торган саен, Җәмигъ мәчетенә карап, Аллаһка рәхмәт укыйм. Мин бүгенге тормышымнан бик канәгать, – диде ул елмаеп.
Чирле хатынны гадәттә ирләр яратмый дим сак кына язмам героена. «Зөлфия апа, минем ирем андый түгел. «Матурым», дип кенә тора, кая кирәк, шунда алып бара. Өй эшләрендә дә булыша. Туганнары да хөрмәт итә үземне. Атна саен диярлек я Тәтешкә, я Сарман районына әти-әни янына кайтабыз. Бүгенге тормышым бир рәхәт. Сез дә һәр нәрсәдән гыйбрәт алып, минем кебек сөенеп яшәгез», – дип, мине елмаеп озатып калды ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев